Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Лагерьның ундүртенче көне 16.06.2015
Лагерьда "Җиңү кайтавазы" атналыгы башланды. Бүгенге чаралар "Хәтердә ул көннәр" исеме астында узды. Отрядлар Җиңүгә карата газеталар чыгарды, рәсемнәр ясадылар, сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янын тәртипләделәр.
Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Иң матур рәсем ияләренә истәлек бүләкләре әзерләнде.
"Дуслык"лылар уен-ярышларны көтеп алалар, һәр төр уенда теләп катнашалар. Бүген дә спорт залында һәм мәйданчыкта рәхәтләнеп уйнадылар, ял иттеләр алар.
-
Лагерьның унөченче көне 15.06.2015
"Дуслык" лагере балалары бүген, иртәнге аштан соң, Мишә буе болынына юл алдылар. Речевка, күңелле җырлар белән юл сизелмәде дә.
Иң башта биология укытучысы Мөхетдинова А. Р. балаларны дару үләннәре белән таныштырды. Ә безнең болын андый үләннәргә бай икән. Тамчыдан күл җыела шул, бергә-бергә шактый дару үләннәре җыйдык. Хәзер ял итсәк тә була. Табигать кочагында дуслар белән бигрәк тә күңелле! Мишә болыны безнен шат авазлардан яңгырап торды. Шулай булмый ни?! Футбол уенында каршы як капкасына туп кергәч, җанатарлар сөенми нишләсен!?
-Ура-а-а!!! Го-о-о-о-л!!!
-
Лагерьның уникенче көне 14.06.2015
Бүген лагерь иртәсе регевна, кричалкалар, өндәмәләр әйтелүдән башланды. һәр отряд аларның отышлырагын сайлады, яңаларын иҗат итте. Отряд почмакларын яңартучылар да, эмблемаларны асфальтка ясаучылар да табылды. Кыскасы, һәр отряд үзен башкаларга ныграк танытырга тырышты, үз-үзен рекламалады.
Көндезге аштан соң дару үләннәре белән таныштык, табигатькә чыктык, дару үләннәре җыйдык.
-
Лагерьның унберенче көне 13.06.2015
Унбер көн сизелми дә узды "Дуслыкта"та. Бүген "Булмаган җире сирәк, үзе һәрвакыыт кирәк" дигән табышмаклар кичәсе балаларга мавыктыргыч булды.
Көнддезге аштан соң оештырылган "Җырлыйбыз да, биибез дә" дип аталган чарда һәр отряд "Дусларга күчтәнәч" концерт-тамаша эзерләгән иде. Бу чараны вожатый уеннар белән аралаштырып алып барды. Уйнарга да, җырларга да, биергә дә яратабыз шул без!
Күңелле безнең "Дуслык"та!
-
Лагерьның унынчы көне 12.06.2015
Бүген "Дуслык" лагеренда Россия көне билгеләп үтелде. Бәйрәм уңаенннан вожатый Шарифуллина В.М.балалар белән "Дәүләт символларын беләсеңме?" темасына җыен үткәрде. Җыен, гадәттәгечә,сәламләүдән башланды.Игътибарлылыкка уен вакытында пазллардан дәүләт символларын төзеделәр. Җыеннның төп өлеше "Мин беләм"уенын,"Дәүләт символлары" темасынна электрон презентация,"Дәүләт бәйрәмнәрен кем белә?" "Туган илем - иркә гөлем" бәйгеләрен үз эченә алган иде. Балалар үз отрядларының эмблемаларын ясадылар, төрле милләт халкын берләштергән илебезне гүзәл чәчәк бәйләме белән чагыштырдылар, төрле милләт биюләрен башкардылар. Көннең икенче яртысында спорт ярышлары узды.
Бәйрәм көне күңелле үтте.
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2015
Бүген "Дуслык" балалары зирәклектә көч сынашты. Иртәнге аштан соң лагерьның иң яхшы ребус, крассворд төзүчеләре ачыкланды. Болар Мөхәммәтгалиев Азат, Мөхетдинов Рәмзил, Семенова Азалия һәм Хуҗиәхмәтов Илданур. Ә "Табышмак әйтәм, җавабын тап!" дигән чараның үз җиңүчеләре: Гыйльметдинов Алмир, Закиров Динар,Мөхәммәтова Иллария, Гыйльметдинов Әдел һ.б. Авыр эштән соң мәйданчыкта малайлар футбол, ә кызлар варсбол уеннары уйнадылар.
-
Лагерьның сигезенче көне 10.06.2015
Бүген лаегрьга физика укытучысы Нурисламов Ә.С. кунакка килде. Ул "Дуслыклылар" белән космонавтикага багышланган чара уздырды. Балалар космос турында күп кызыклы яңалыклар ишетте, белгәннәрен укытучы белән уртаклаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын ишеттеләр.
"Күңелле эстафета"ларда безнең балалар бик теләп катнаша.Бүген аны Мөхетдинов Ф.Я. оештырды.Һәр бала үз командасы өчен тырышты, җанатарлар аларга көч биреп торды: "Мы всегда на первом месте
И во всем всегда мы вместе!"
-
Лагерьның җиденче көне 09.06.2015
Бүген балалар лагерьга бигрәк тә ашкынып килделәр, чөнки кызыклы экскурсияләр көтә аларны. Юлга кузгалганчы төркемнәрдә кроссвордлар чиштеләр, үзләре дә төзеп карадылар.
Ниһаять, көтелгән вакыт җитте, зур автобуска утырып "Сабантуй" комплексына юл алдык. Монда күргәннәр барыбызга да ошады. Алда - боз сарае! Күбебез тимераякта инде шактый оста җилдерә, беренче кат бозга чыгучылар да бар. Аларга тәрбиячеләр ярдәм итте.
Шәп үтте бүгенге көн! Рәхәтләнеп ял иттек, истәлеккә фотоларга да төштек.
-
Лагерьның алтынчы көне 08.06.2015
Лагерьда "Спорт- сәламәтлек" атнасы дәвам итә.Бүген "Дуслык" балаларын Мишә болыны үзенә чакырды. Вожатый ярдәмчеләре Билалова Энҗе һәм Шәрифуллин Рәдис артынннан речевкалар әйтеп, тигез атлап юлга кузгалды алар.
Табигатьтә ял итеп, уйнап кайткан балаларны пешекче апалары тәмле ашлар белән сыйлады. Көндезге аштан соң физрук Мөхәммәтгалиев И.Ф. "Иң яхшы атучы", "Иң яхшы сикерүче" һ.б. бәйгеләр уздырды,җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның бишенче көне 05.06.2015
Лагерьның бишенче көне дә үтеп китте. Балалар бүген сүзнең тәэсир көченең никадәр зур икәнен ныграк аңлый алгандыр,мөгаен. ”Тәмле сүз-җан азыгы” дип исемләнгән чара шул максатны күздә тотып оештырылган иде.Балалар төрле ситуацияләрдә,уеннарда катнаштылар,теләкләр,җырлар өйрәнделәр. “Иң зур байлык-саулык” темасына китапчык ясау шөгыленнән бер бала да читтә калмады.Нәтиҗәдә,төрле-төрле китапчыклар,буклетлар ясалды.Һәр китапчык үз эченә кызыклы мәгълүмат,рәсемнәр сыйдырган. Көндезге аштан соң стадионда яңа уеннар өйрәнделәр,туплы уеннар уйнадылар.Бүгенге көн дә балалар күңеленә хуш килде!