Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
"Хеллоуин" 08.11.2015
31 нче октябрьдә Америкада "Хеллоуин- Изгеләр көне" бәйрәм ителә. Безнең илебездә әлеге бәйрәм яңа булып санала, шуңа күрә аны үткәрү масштаблары да әлегә зур түгел. Шулай да берничә ел дәвамында мәктәбебездә Хеллоуин бәйрәме үткәрелә. Укучылар шушы бәйрәм рухына туры китереп грим ясап, төрле костюмнар киделәр, бүлмәләрне бизәделәр, уеннар оештырдылар.
-
"Ватан" фестивале 06.11.2015
6 ноябрь көнне "Пирамида" күңел ачу комплексында "Ватан" фестивале лауреатларының гала концерты булды. Концертта "Сәйдәш" бию ансамбле, ТРның халык артисты Миңгол Галиев, брейк-данс буенча дөнья чемпионы "Фристайл" бию төркеме һәм башка танылган җырчылар, бию ансамбльләре катнашты. Гала концертны Чаллыдан нәфис сүз остасы Мәликә Шарипова, ТНВ алып баручысы, җырчы Илдар Кыямов һәм Олы Шыңар урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы "Каз канаты" балалар фольклор коллективыннан (җитәкчесе Әлфия Билалова) Рәдис Шәрифуллин алып барды. Ул "Ватан" фестивале истәлек дипломы белән бүләкләнде.
-
"Сәләхият-Дарование" 05.11.2015
5 нче ноябрьдә Балалар иҗат йортында "Сәләхият"- укучылар арасында сәнгатьле сөйләм район бәйгесе оештырылды. Сабаның 85 еллыгына багышланган әлеге конкурста 8 нче сыйныф укучысы Нигмәтҗанова Илзирә чыгыш ясады. Һәр укучы катнашучы сертификаты һәм Зөфәр Шәйхетдиновның "Ана сүзе" исемле китабы белән бүләкләнделәр.
-
"Быстрее!Выше!Сильнее!" 03.11.2015
3 нче ноябрьдә Балалар иҗат йортында үткәрелгән "Быстрее!Выше!Сильнее!" спорт-интеллектуль бәйгесендә, мәктәбебезнең "Дуслык" командасы I урынны яулады. Команда составында 7 нче сыйныф укучылары Галимуллин Нәзир, Гарифуллина Гөлчәчәк, Ахунҗанова Ания һәм 6нчы сыйныф укучысы Хөсәенов Динар катнашты. Җитәкчеләре Нәбиуллина Дилбәр Илфатовна. Молодцы, кызлар-егетләр!
-
"Нарат" боз сараена экскурсия! 02.11.2015
Бу атнада мәктәпләрдә каникуллар башланды. Көзге каникулга бик күп чаралар, конкурс-бәйгеләр планлаштырылды. Укучыларны күңелле һәм мавыктыргыч яллар көтә! Иң беренче каникул көнендә үк 8 нче сыйныф укучылары өчен "Нарат" боз сараена экскурсия оештырылды. Укучылар тимераякта шууны бик ошаттылар, кәефләре күтәренке иде!
-
Ата-аналар җыелышы
30.10.2015
З0 нчы октябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы уздырылды. Укучыларның әти-әниләре I чирек нәтиҗәләре белән, каникул чорында оештырылачак чаралар белән таныштылар.
-
Уңыш бәйрәме №3! 29.10.2015
28 нче октябрьдә уңыш бәйрәме оештыру чираты өлкән сыйныфларга да килеп җитте. " Килдеңме, көз?!" бәйрәм программасына
-"көз һәм без"-иң яхшы фильм,
-көзге яфраклар биюе,
-"көзге хикмәт"-иң матур бизәлгән табын номинацияләре кертелгән иде. Жюри нәтиҗәләре буенча беренчелекне 8 нче сыйныф яулады.
-
Уңыш бәйрәме №2 27.10.2015
27 нче октябрь көнне мәктәбебездә 5-7 нче сыйныфлар арасында "Көзге яңгырны яратам?!" дип исемләнгән уен кичәсе булып узды. Барлык сыйныф укучылары шушы темага багышланган газеталар чыгардылар, гербарий, көзге композиция ясадылар, җырладылар, биеделәр, уеннарда актив катнаштылар.
-
Уңыш бәйрәме №1! 23.10.2015
Бүген мәктәбебездә уңыш бәйрәменә багышланган "Көзне нигә алтын диләр?!" дип исемләнгән чара булып узды. Әлеге бәйрәм уңаеннан башлангыч сыйныфлары арасында көзгә багышланган рәсем, нәфис сүз, җыр, бию конкурслары үткәрелде. Барлык сыйныфлар да бик теләп катнаштылар, уеннар уйнап, җырлар җырлап бик кәнәгать булып калдылар.
-
"Остров сокровищ" 22.10.2015
22 нче октябрь көнне сәләтле балалар мәктәбендә Р.Л. Стивенсонның "Остров сокровищ" әсәре буенча әзерләнгән квест булып узды. Мәктәбебездән 5 нче сыйныф укучылары Мударисова Сөмбелә, Мухаметгалиев Азат һәм китапханәче Хусаинова Зәмирә катнаштылар. Әлеге чара укучыларны китап укуга тарту һәм әдәби әсәрләргә карата кызыксыну уяту максатыннан әзерләнгән.