МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
"Бик күңелле рус теле". 10.12.2021

Рус теле эшчәнлегендә кар бабай төзедек һәм кыргый җәнлекләрнең эзләре белән таныштык.
-
"Юл йөрү кагыйдәләре." 03.12.2021

Режим вакытларында балалар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итәләр. "Юл йөрү кагыйдәләре" буенча төзелгән дидактик уеннарда уйныйлар.
-
"Әниләр бәйрәме". 26.11.2021

Бүген бакчабызда балалар белән әниләр бәйрәмен үткәрдек. Барлык әниләргә, дәү әниләргә исәнлек-саулык, тазалык-байлык, гаилә бәхете, илләр тынычлыгы, балаларының игелекләрен күреп, яшәүләрен теләп калабыз. Бәйрәм белән Сезне кадерле әниләр, дәү әниләр, әбиләр! Без Сезне бик яратабыз.
-
"Әниләргә бүләк". 25.11.2021

Балалар әниләр бәйрәменә үз куллары белән матур открыткалар әзерләделәр.
-
"Мәрҗән". 23.11.2021

Математика шөгылендә түгәрәкләрдән әниләргә мәрҗән төзедек.
-
"Кар бабайның дуслары". 22.11.2021

Саф һавага чыккач, балалар белән җепшек кардан кар бабайлар әвәләдек. Кошларны җим белән сыйладык. Участоктагы карларны көрәргә дә өлгердек.
-
"Кар бабай". 15.11.2021

Кар бабай!
Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Балалар үзләре ясаган кар бабайларын бик яраттылар. Аңа иптәшкә тагы кар бабайларын ясарга сүз бирделәр.
-
"Куркынычсыз юл". 11.11.2021

Атна темасы буенча, без балалар белән, юл кагыйдәләре һәм транспорт төрләре белән таныштык. Балалар автобуска утырып, сәяхәткә бардылар. Алар анда светофор, полиция хезмәткәре белән таныштылар. Юлда очраган юл билгеләрен балалар әйтеп бирделәр. Шөгыль бик күңелле үтте.
-
"Дровосек". 01.11.2021

Геометрик фигуралардан "Дровосек" төзедек.
-
"Киемнәр дә безне бизиләр". 01.11.2021

Кисеп-ябыштыру шөгылендә балалар татар орнаментларын кулланып,алъяпкыч һәм читек бизәделәр.Алар татар кызлары һәм малайларына хас булган сыйфатлар белән таныштылар.Татар кызларының тырыш,акыллы,оялчан,сабыр,ягымлы,нурлы,киң күңелле,итәгатьле;малайларының тырыш,батыр,курку белмәс,көчле,ярдәмчел,намуслы булырга тиеш икәнен белделәр һәм шул сыйфатларны үзләрендә дә булдырырга теләк белдерделәр.




