МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Агачның бөреләре. 28.04.2022

Балалар белән бакчабызда үскән шомырт, каен, миләшнең бөренләрен танырга һәм аерырга өйрәндек.
-
"Сдай макулатуру - спаси дерево" 27.04.2022

В нашем детском саду идет экологическая акция экологическая акция «Сдай макулатуру- спаси дерево» и акция "Сдай батарейку - спаси планету".
Цели этих акций: Сохранение и ответственное потребление природных ресурсов нашей планеты. Привлечение внимания подрастающего поколения к необходимости вторичного использования природных ресурсов. Распространение информации о важности мероприятия по сдаче макулатуры для вторичной переработки. Вовлечение детей и родителей в игровой, соревновательной форме в практику сбора и сдачи макулатуры Формирование экологического мировоззрения.
-
Тукай көне - безнең бәйрәм! 26.04.2022

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Г. Тукай безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек…Менә бездә буген балалар белән Габдулла Тукай иҗат иткән шигырьләрен, җырларын һәм туган көнен искә алдык.
Тукай туган ямьле яз аенда
Кырлай дигән татар авылында.
Моңлы җыры, үткен сүзе белән
Ул дөньяга шуннан танылган.
-
Бәйрәм мизгелләре. 26.04.2022

Балалар Габдулла Тукайның "Гали белән кәҗә", "Карлыгач", "Туган тел" , "Бала белән күбәләк", " Кызыклы шәкерт" шигырьләрен сөйләделәр.
-
Хезмәт төбе-хәзинә. 26.04.2022

Бу атналыкның максаты балаларның өлкәннәр хезмәте, аларның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, төрле һөнәр ияләренә кызыксыну уяту.
-
Юбилей 55 яшь!!! 25.04.2022

Хөрмәтле Гөлсинә Хамитовна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - 55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр сезнең күңелне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын Сезгә. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә, хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый бергә- бергә эшләргә язсын! Иң изге теләкләр белән мәгариф өлкәсен әйдәп баручы баш специалист Луиза Мажитовна, хезмәттәшләрегез, профсоюз оешмасы җитәкчесе Гәрәева С.Р., әти-әниләр һәм балалар. -
Бөтенроссия экологлар көне! 25.04.2022

Бөтенроссия экологлар көне уңаеннан балалар белән чәчәк төрләрен искә төшердек һәм тагын бер чәчәк бакчасында үсүче гладиолус чәчәгенең суганы белән танышып аны утырттык.
-
Хезмәт тәрбиясе. 20.04.2022

Балаларны хезмәт тәрбиясе белән таныштыру уңаеннан мәйданчыктагы карны тараттык.
-
Физик тәрбия. 16.04.2022

Саф һавада балалар белән хәрәкәтле уенның бер төре "Песи һәм тычкан" уенын уйнап җитезлекне, өлгерлекне үстерәбез.
-
Туган көн!!! 13.04.2022

Бүген Диананың туган көне. Аңа 2 яшь тулды. Балалар Дианага "Ак калач" җырын җырладылар һәм теләкләрен әйттеләр.




