МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | |
E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Сыерчыкларны көтеп калабыз! 23.03.2022
Бүген бакчабызга КФХ фермер Зиятдинов Рифат һәр баланы исәпкә алып сыерчык оялары бүләк итте. Ояларны уен мәйданчыгындагы агачларга әтиләр беркетеп куйдылар. Бик зур рәхмәт әтиләребезгә! Балалар сыерчыкларның исән -сау кайтып, ояларны үз итүләрен көтәләр.
-
Кышкы уеннар. 21.03.2022
Яз булуга карамастан март ае салкын тора. Әмма без балалар белән кояшның җылы нурлары астында саф һавада рәхәтләнеп кышкы уеннарны уйныйбыз.
-
Су - тормыш яме. 18.03.2022
Балалар белән су үзенчәлеген өйрәнүне дәвам итәбез һәм су никадәр кеше тормышына, хайваннарга, табигатькә кирәклегенә төшендек.
-
Грамота эшчәнлеге. 09.03.2022
Грамотага өйрәтү эшчәнлегендә хәрефләрне язарга, авазларны ишетергә өйрәнәбез.
-
Гаилә бәйрәме. 05.03.2022
Бүген бакчабызда язның иң беренче матур бәйрәме 8 Март Халыкара хатын - кызлар бәйрәме һәм 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне искә алынып үтте. Балалар әти-әниләрен котлап шигырьләр, җырлар бүләк иттеләр һәм бергәләшеп күңелле уеннар уйнадылар.
-
Конкурс "Мы творим чудеса" 05.03.2022
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әти-әниләр ярдәмендә төрле материаллар кулланып "Мы творим чудеса" дигән конкурс игълан ителде. Барлык әти-әниләр бу конкурста бик тырышып катнаштылар һәм бәйрәм вакытында әти-әниләр, балалар грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
Әниемә бүләгем. 03.03.2022
Кисеп ябыштыру эшчәнлегендә балалар әниләренә бүләккә дип матур открыткалар ясадылар.
-
Гражданская оборона. 01.03.2022
Балалар белән "Гражданнар оборонасы нәрсә ул?"- дигән темага әңгәмә үткәрелде. Янгын чыкса нишләргә һәм үзеңне ничек сакларга,чит кешеләр белән әңгәмә кормаска, өйдә үзең генә калганда һәрвакыт ишекне бикләп утырырга, чит ят әйберләргә кагылмаска, тиз вакытта әти-әниеңә яки олы кешеләргә хәбәр бирергә икәне аңлатылды.
-
23 февраль- Ватанны Саклаучылар көне!!! 22.02.2022
Кадерле әтиләрне, дәү әтиләрне, бабайларны һәм дә малайларны бәйрәм белән котлыйбыз! Безнен кисеп ябыштыру эшчәнлегендә ясалган кечкенә бүләгебез сезгә бәйрәм котлавы булсын.
-
Кулдан эшләнгән күргәзмә. 21.02.2022
Әти -әниләр һәм балалар тырышлыгы белән эшләнгән күргәзмәбез. Бик матур эшләнгән эшләр. Бик зур рәхмәт Сезгә!!!