МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Кошларга җимлек элдек. 18.11.2014

Бүген балалар белән агачка җимлек элдек.Табышмаклар аша балалар кышлаучы кошлар белән таныштылар. Кошларга бик күп кирәкми, кемдер җим, кемдер икмәк валчыгы алып килергә , дип балалар белән сөйләштек. Күпме кошны ачлыктан коткарып калып була. Менә шулай ярдәм иткәндә генә, безнең нәни дусларыбыз исән кала. һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен бик зур файда китерә, корткычлардан, пычранудан саклый. Матур сайраулары белән күңелебезне күтәрә. Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик. Аларны саклыйк. -
Саф һава-тәнгә дәва. 18.11.2014

Урамда салкын, диләр,
Бик тә өшетә, диләр.
Урамга аның үзен
Күрергә чыктык бездә .
Тун кидек, шарф яптык,
Күп йөрдек урамда.
Көтә-көтә салкынны,
Туңып беттек урамда.
-
Җир шары буенча сәяхәт. 17.11.2014

Бу атна эчендә балалар белән “Җир шары буенча сәяхәткә” (Себер, Көньяк, Африка темалары берләшә) чыгарбыз. Балаларны төньяк һәм көньяк илләре, анда яшәүче халыклар, хайваннар, үсемлекләр, карта һәм глобус белән танышу максаты итеп алынды.
-
Игра "Детский сад для животных." 17.11.2014

Балаларны җылы як белән таныштыру, көньяк полюс турында кыскача мәгълүмат бирү русс теле эшчәнлегендә дә максат итеп куелды. Балалар уен аша җылы як җәнлекләренең балалары турында өйрәнделәр.
-
Пингвин баласы. 17.11.2014

Балаларны “салкын” һәм “җылы” төсләр белән таныштыру, Төньяк һәм Көньяк полюс турында кыскача мәгълүмат бирү, пингвиннарның кайда яшәүләре, рәсемдә салкын төсләр куллану максатыннан чыгып зур төркем балалары пингвин баласы ясадылар.
-
Безнең хокукларыбыз 14.11.2014

Русс теле эшәнлегендә дә балаларның балалар бакчасында нинди хокуклар үтәлгәне һәм хокук төшенчәсен аңлату өстендә эшләдек.
-
Зур өйләр төзибез. 14.11.2014

-
Безнең хокукларыбыз. 14.11.2014

Уртанчы төркем балалары белән эш дәфтәрен кулланганда да һәр баланың яшәү урынлы булырга хокуклы булуын искә алдык.
-
Калфак бизибез. 13.11.2014

Бу атна "Безнең хокукларыбыз", дип атала. Бүген әвәләү эшчәнлегендә балалар белән "Ике кыз" әкиятендәге үги кызга әвәләү элементлары кертеп калфак ясадык. Балалар белән үги кызның нинди хокуклары бозылганын яңадан бер тапкыр искә төшердек.
-
Укучылар бездә кунакта. 12.11.2014

Бүген 4 нче сыйныф укучылары бакча балалары янына кунака керделәр. Һәм үзләренең "Салават күпере",- дип исемләнгән әкиятләрен уйнап балаларны куандырдылар.




