МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Тау шуабыз бергәләп. 20.12.2014

Балаларга бакчада күңеллерәк булсын дип, бакчада эшләүче апалар аларга кечкенә генә тау ясадылар һәм балалар рәхәтләнеп шудылар.
Ап-ак карлар
Әкрен генә явалар.
Чаналар белән балалар
Рәхәтләнеп тау шуалар.
-
Урманда нәрсәләр яши. 15.12.2014

Балаларны кыргый хайваннары таныштыру,булган белемнәрен тирәнәйтү, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан балалар рәсем шөгыльлендә үзләренә охшаган җәнлек ясадылар.
-
Викторина "Кошлар-безнең дусларыбыз!" 13.12.2014

"Кышлаучы кошлар" атналыгын йомгаклап бакчабызда "Кошлар- безнең дусларыбыз!" исемле викторина үткәрдек. Балалар янына кунакка куян кызы килде һәм кошлар белән танышасы килгәнен әйтте. Балалар викторина барышында уеннар уйнадылар, кошларның сайравын тыңлап кайсы кош икәнен әйттеләр, табышмаклар чиштеләр.
1. Гөлдерү-гү, гөлдерү-гү, Кызыл тәпи- кемдер бу? (күгәрчен)
2. Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар.(чыпчык)
3. Үзе аклы-каралы
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын- калада.(саескан)
4. Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә?( песнәк)
-
Уен "Песи һәм кошлар" 13.12.2014

-
Саескан әвәлибез. 12.12.2014

Кечкенәләр дә тик тормыйлар, аларда пластилин кулланып саескан әвәләделәр.
-
Без саескан ясадык. 12.12.2014

Ялтыравык әйберләрне
Ташый ул оясына
“Карак” дигән яман аты
Чыккандыр менә шуңа
Күргәнем бар минем аның
Ул йомырка эчкәнен
Беләсеңме син бу кошны
Ни исемле икәненМенә шушындый табышмак белән әвәләү эшчәнлеген башлап, пластилиннан картина ясадык.
-
Күңелле соң саф һавада. 11.12.2014

Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Яңа яуган кар шыгырдый,
Өстенә баскан саен,
Курыкмыйча каршылыйбыз
Салкын кыш аен.
Урамга чыктык шаулашып,
Йортлардан чана тартып;
Уйныйбыз учта йомарлап,
Юеш кар тубы атып.
-
Рәсем карау "Кошлар килгән җимлеккә" 10.12.2014

Балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру.Рәсемнең эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга дөрес, ашыкмыйча, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп җавап бирү күнекмәләрен үстерү. И.Н.Мурашковска методикасы буенча, рәсемгә карап, хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү максатыннан чыгып рәсем буенча хикәя төзергә өйрәнәбез.
-
Кышлаучы кошларны аерабыз. 10.12.2014

"Кошларны аер" уены аша кышлаучы кошларны танырга өйрәнәбез.
-
Карабүрекне ясыйбыз. 08.12.2014

Бу атна эчендә балалар белән кошларга карата сакчыл караш уяту, сөйләм үстерү күнекмәләре формалаштыру, сүз байлыгын арттыру, рәсем сәнгатенә кызыксыну уяту, төсләрне тоярга өйрәтү максатыннан кышлачы кошлар турында сөйләшербез һәм зурлар белән кышлаучы кошларның иң матур кош карабүрекне рәсемгә төшердек.




