МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Традицион булмаган алым белән миләш тәлгәшен ясыйбыз. 08.12.2014

Кечкенәләр белән мамык таякчыклары кулланып миләш тәлгәшен ясадык, үзебезнең бик күп миләш тәлгәше белән кызыл түшләрне сөендердек.
-
Кышкы әкият. 06.12.2014

Атна дәвамында кыш, кар үзенчәлекләре, табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр, кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту өстендә бик күп эш алып бардык . Һәм атна ахырында "Кышкы әкият" темасына конкурс оештырдык, матур рәсемнәрне фотога төшердек.
Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
-
Транспорт төрләрен өйрәнәбез. 06.12.2014

"Светофор" түгәрәгендә су, һава, җир транспорт төрләрен өйрәндек һәм уен аша транспортларны төсләре буенча гаражларга урнаштырдык.
-
Лото "Юл билгеләре." 06.12.2014

Зурлар белән беррәттән кечкенәләр дә лото кебек уеннар аша юл билгеләрен үзләштерергә, отып калырга тырышалар.
-
Кызыл түшне кисеп ябыштырабыз. 04.12.2014

Балалар белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә кыш, кышлаучы кошлар, аларның кышны ничек каршылаулары хакында сөйләштек һәм үзләренең фантазияләрен файдаланып кызыл түшне кисеп ябыштырдык.
-
Миләш тәлгәше. 04.12.2014

Ай – яй матур агач соң,
Кызыл төймәләр таккан.
Төймәләре ачы соң
Өзеп, авызга капсаң
Кечкенәләр белән кисеп ябыштыру эшчәнлегендә миләш тәлгәше кисеп ябыштырдык..
-
Көтеп алган кыш җитте. 04.12.2014

Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
-
Кем беренче кар бөртеген җыя? 03.12.2014

Кечкенәләр белән кар бөртекләрен җыюда ярыштык.
-
Сулыш гимнастикасы ясыйбыз. 02.12.2014

-
Тылсымлы кар бөртеге. 01.12.2014

Рәсем вакытында җир өстен ап-ак кар бөртегенә күмдек.
Ап- ак карым, яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
Шугалаклар эшләрбез,
Син булмасаң нишләрбез?
Ап- ак карым, яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
“Балачак тиз үтә” дип,
Бала- чага көтә бит.
Ап- ак карым, яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!




