МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
Телефон: | |
E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Туган көн!!! 26.04.2016
Бүген Искәндәрнең туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Искәндәр сине туган көнең белән котлыйбыз.Сиңа корычтай нык сәламәтлек, шомырт чәчәгедәй ак бәхет, озын гомер, шатлык-куанычлар, әти-әниеңнең ярдәмчесе булып үсүеңне теләп бакчадагы дусларың һәм апаларың.
-
Урман-җиребезнең матурлыгы,байлыгы. 25.04.2016
Без бүген атна башын үзебезнең туган як урманнарының байлыгын, матурлыгын өйрәнә башладык. Балалар урман катнаш, ылыслы, яфраклы булуын, урманны якларга, сакларга, кирәклеген белделәр. Урманнарыбыз булмаса табигатебезнең чисталыгы бетәчәген, матурлыкның яме булмавын аңладылар.
-
Шәфкатьле булсын һәркем. 22.04.2016
Бу атна эчендә шәфкатьлелек атнасы узып бара. Без бүген балалар белән китапханәче Люция апа янында бу сүзнең мәгънәсенә яңадан бер кат төшендек. Балалар бик күп ягымлы сүзләр ярдәмендә дусларыңа, әти-әниеңә, якыннарыңа карата шәфкатьчел, бер вакытта да бер-береңне рәнҗетмәскә, дус- тату булырга кирәклеген аңладылар.
-
Безнең бүләкләр. 22.04.2016
Балаларны Люция апалары бер дә буш калдырмады, бик күп укысыннар, матур язсыннар, дип аларга матур китапчыклар һәм альбомнар өләште.
-
"Кәҗә белән сарык" әкиятен уныйбыз. 22.04.2016
Без Тукай абыйның шәкертләре һәм без аны һәр елны искә алабыз, зурлап шигырьләр, җырлар өйрәнеп кичәләр уздырабыз. Менә бүген дә Г.Тукайның әсәрләрен искә төшереп "Кәҗә белән сарык" әкиятен уйнап алырга булдык. Менә безнең бүреләребез дә учак янына җыелганнар.
-
Әкиятләрне уйныйбыз. 22.04.2016
Озак та үтмәде учак янына зур капчыкларын күтәреп, кәҗә белән сарык якынлашты.
-
Без Г.Тукай абыйны яратабыз. 22.04.2016
Балаларга әкиятне уйнавы бик ошады, аларның хәтта кире бакчага кайтасылары да килмәде.
-
Мультфильм карыйбыз. 22.04.2016
Люция апа балаларга Г.Тукай әкиятләреннән торган мультфильмнар да күрсәтте.
-
Туган көн!!! 22.04.2016
Бүген Гаделнең туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Гадел, сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Иң изге теләкләр белән апаларың һәм дусларың.
-
Җырлап күңел ачабыз. 22.04.2016
Гаделне туган көн белән котлап "Ак калач" җырын җырладык