МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Ак чәчәкне күзәтәбез. 14.06.2016

Балалар табигатьне, чәчәкләрне күзәтергә бик яраталар. Бүген без балалар белән ак чәчәкнең төзелешен искә алдык , аның матурлыга сокландык.
-
Без табигатьнең дуслары. 11.06.2016

Гөл чәчәкләр өзмәдек без.
Куаклар сындырмадык.
Яшел урман аланында
Уйнадык та җырладык.
Кояшка карап елмайдык.
Җиләкләргә сәлам әйттек.
Һәркем өйгә алып кайтты
Бер кочак сәламәтлек!
-
Мәдәният йортына сәяхәт. 10.06.2016

Бүген без авылыбызның мәдәният йортына сәяхәткә бардык. Рузалия апалары балаларга төрледән төрле уеннар уйнатып, балаларга бүләкләр дә өләште.
-
Уеннар уйныйбыз. 10.06.2016

Мәдәният йортында балалар төрле кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар.
-
Актым чишмәсенә сәяхәт. 09.06.2016

Тирә-юньне, табигатьне саклау, яклау, үз-үзеңне табигатьтә дөрес тоту күнекмәләрен тәрбияләү, суларның, чишмәләрнең матурлыгын күрү аларга сак караш тәрбияләү максатыннан без бүген балалар белән үзебезнең авылыбызның "Актым чишмәсенә" сәяхәткә бардык. Авылыбызда чишмәләребезнең бик аз булганлыктан балаларга чишмәләрне ел саен чистартып торырга кирәклеген искә алдык. Чишмәләрне чистартып, тәрбияләп торсаң гына алар саекмас, гел шулаай челтерәп агып торырлар.
-
Актым чишмәсе. 09.06.2016

Челтер-челтер көмеш чишмә
Яр астыннан агадыр.
Әби көн дә тәмле чәйгә
Суны шуннан аладыр.
Әби әйтә:-Чишмә суы
Гади түгел, серле, -ди,-
Ул кешегә көч бирә,-ди,-
Ямьли туган җирне,-ди.
-
Табигатебезнең матурлыгы. 09.06.2016

Сандугачкай, сара, сайра,
Котлап матур таңнарны.
Туган җирдәй гүзәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
Күрче, дөнья нинди матур,
Тирә-ягың гөл генә.
Гөлбакчабай ямьле була
Бары туган җир генә.
-
"Мәликә" уенын уйныйбыз. 08.06.2016

-
1 июнь-балаларны яклау көне! 01.06.2016

Җәйнең беренче көне-балачак иленең иң матур бәйрәме. 1 июнь-балаларны яклау көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бүген бездә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Балалар төрле уеннарда, ярышларда катнашып көч сынаштылар.
-
Капчык киеп ярышу. 01.06.2016

Бәйрәм барышыда бик күп төрле уеннар уйнадык, хәттә капчык киеп йөгердек.
Илдә бәйрәм! Өйдә бәйрәм!
Менә шуңа күрә без.
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.




