МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большие Нырты, ул.Г.Тукая, д.24 |
| Телефон: | 8(84362) 45-3-44 |
| E-Mail: | Bnerte.Saba.ds@tatar.ru; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большеныртинский детский сад "Милэшкэй" |
| Руководитель: | Зиатдинова Алия Рануровна |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 20 воспитанников |
| У нас учат: | 2 педагога |
МБДОУ «Большеныртинский детский сад «Милэшкэй» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Айдарның туган көне. 28.07.2016

Бүген Айдарның туган көне - аңа 5 яшь тулды. Айдар! Сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Әти-әниеңне, туганнарыңны сөендереп, тәртипле булып үсүеңне телибез.
Иң матур теләкләр белән бакчадагы дусларың һәи апаларың.
-
Без уйныйбыз бергәләп. 28.07.2016

Бергәләшеп комлыкта уйнау бик рәхәт.
-
Тирә-ягыбыз чиста булсын! 20.07.2016

Районда "Чистый берег" акциясе кысаларында су буйларын, чишмә яннарын , ял итү урыннарын чистарту эшләре бара. Безнең бакча хезмәткәрләре дә акциядә катнашып, чистарту эшләренә үзләренең өлешләрен керттеләр. Чисталыкны саклау - үзебезнең кулларда.
-
Тәмле җәй 19.07.2016

Аланнарда - җиләк исе,
Басуларда - иген исе,
Җәйләүләрдә - сөт исе...
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе,
Шушы булыр җәй төсе.
-
Чәчәкләр арасында! 19.07.2016

Үссен матур чәчәкләр
Гел кояшка үрелеп.
Балкып торсын җиребез
Яшеллеккә күмелеп.
-
Җиләкле җәй айлары. 22.06.2016

Кояш көлеп торганда
Килеп чыктык урманга.
Урман безне кумады,
Без бит аның кунагы.
Җиләк белән сыйлады,
Шатлык эчкэ сыймады.
-
Матур җәйне рәсемгә төшердек. 20.06.2016

Аланнарда-җиләк исе,
Басуларда-иген исе,
Җәйләүләрдә сөт исе...
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе-
Шушы булыр җәй төсе!
-
Хуш исле чәчкәләр. 17.06.2016

Чәчәккә үрелүгә,
Сизде бугай уемны:
-Өз-з-з-мә! -диеп, бал корты
Безелдә де түгелме?
-
Иң күңелле чак. 16.06.2016

Җәйне көтәбез кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз үтеп китә, дип.
Җәй үзе шуны сизгән шикелле
Кыскарта төнне, озайта көнне.
Кояш соң бата, төннән таң ата;
Айга эш тә юк ял итеп ята.
Кояшка эш күп ул таңңан тора.
Иген уңдыра, безне кыздыра.
Безгә миләшләр, җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына эшли кешегә.
-
"Мишә" елгасы. 15.06.2016

Без бүген үзебезнең "Мишә" исемле елгабызга бардык.
Әй, сөям мин табигатьнең гүзәл күренешләрен!
Чылтырап аккан суын, анда балык йөзешләрен.




