Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Чишмәләр көне 20.06.2017

"Дуслык" лагеренда экология атналыгы дәвам итә. Бүген балалар Зөлхиҗҗә чишмәләре тирәсен чистарттылар. Авылыбызның иң матур һәм изге урыннарының берсе булган чишмәбез авылдашларыбызга саф суы, матурлыгы белән көч өстәп, сөендереп торсын!
-
"Урман көне" 18.06.2017

"Дуслык"та 16 нчы көн "Урман көне" буларак үтте. Иртәнге аштан соң балалар мәктәп тирә - ягындагы агачлар белән таныштылар, табигатьтә экскурсиядә булдылар. "Урман - зур байлык" дип исемләнгән экологик КВН да катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар.
-
"Җилкән"дә - 16 нчы көн 18.06.2017

"Җилкән" лагеренда соңгы көннәр якынлаша. Иртәнге аштан соң балалар мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр. Бакча җиләге, чәчәк түтәлләрендәге чүпләр уталды, яшелчәләргә су сибелде. "Кеше сәламәтлеге һәм экология" темасына әңгәмә үтте. Төшке аштан соң стадионда хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Дуслык"та 15 нче көн 17.06.2017

Бүген "Дуслык" лагеренда 15 нче көнебез. Иртәнге аштан соң балалар "Мин тынычлыкны ничек күз алдына китерәм" дип исемләнгән рәсем бәйгесендә катнаштылар. "Шаһи тавы", "Изгеләр чишмәсе"нә сәяхәт кылдылар. Табигатьтә төрле кызыклы татар халык уеннары уйнадылар. Төшке аштан соң "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында, начар гәдәтләрне кисәтү максатыннан, "Юк!" дип әйтә бел" дигән темага әңгәмә үтте.
-
"День веселья" 16.06.2017

Сегодня в нашем пришкольном оздоровительном лагере "День веселья". После завтрака все ребята приняли участие в конкурсе песни и танца. А также прошел конкурс показ мод "Лето 2017". После обеда дети играли в подвижные игры на свежем воздухе.
-
Казан шәһәренә экскурсия 15.06.2017

15 июнь көнне "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагерена, "Җилкән" хезмәт һәм ял лагерена йөрүчеләр башкалабыз Казанга экскурсиягә бардылар. "Фан-24" күңел ачу үзәгендә балалар төрле аттракционнарда булдылар. Аннан соң сәяхәтебез Казан зооботаника бакчасында дәвам итте. Төрле җәнлкеләр, кошлар, сөйрәлүчеләрне рәхәтләнеп күзәтергә мөмкин булды биредә. Көрән һәм ак аюлар, тигрлар, зебра, дөя, бегемот, мараллар һәм бүреләр, маймыл һәм башка җәнлекләрнең ни белән тукланганнарын, нинди шартларда яшәгәннәрен үз күзләре белән күрү балалар өчен бик кызык булды. Террариум һәм оранжереяда да озаклап йөрдек.Аннан соң Казан шәһәренең тарихи үзәгенә юнәлдек. Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, Муса Җәлил һәйкәле, Спас башнясы, ханнар төрбәсе янәшәсендә башкалабызның, Казан ханлыгының тарихын искә төшердек. Башкалабызның гүзәллегенә, чисталыгына сокланып, бик матур кичерешләр, хатирәләр белән тәмамланды бу сәяхәт.
-
"Җилкән" - 12 нче көн 14.06.2017

Ял һәм хезмәт лагере план нигезендә үз эшен дәвам итә. Иртәнге аштан соң түтәлләр йомшартылды, чүпләр уталды. Балалар Төбәк сөтчелек фермасында экскурсиядә булдылар.Зоотехник Резеда Равиловна кадрлар, эш графигы һәм эшчәнлек белән таныштырды. Төшке аштан соң "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз" темасына плакатлар ясадылар.
-
Җәйге лагерьда 12 нче көн 14.06.2017

Иртәнге аштан соң "Кешене күркәм гадәтләре бизи" дигән темага әңгәмә узды. Төбәк сөтчелек фермасына экскурсиягә барып, балалар үзләрен кысыксындырган сорауларга җавап алдылар. "Иң - иңнәр" дип исемләнгән бәйгедә һәр бала иптәшләренә үзенең чыгышын тәкъдим итте. Бәйгедә "Иң оста биюче", "Иң оста җырлаучы" һәм иң оста шигырь сөйләүче"ләр билгеләнде.
-
"Дуслык"та 11 нче көн 13.06.2017

"Дуслык" лагеренда "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында "Без тормышны яратабыз!" дип исемләнгән рәсем бәйгесе узды. "Гүзәл кыз" бәйгесендә кызлар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Төшке аштан соң балалар "Күңелле стартлар" интеллектуаль спорт уенында үзләренең көчләрен сынадылар.
-
День России 11.06.2017

В пришкольном оздоровительном лагере "Дуслык" прошли мероприятия, посвященные празднованию Дня Российской Федерации. День традиционно начался с утренней линейки с исполнением Гимна Российской Федерации. Во время беседы "Я люблю тебя, Россия" обучающиеся показали хорошие знания государственных символов РФ. Организовали конкурс рисунков на асфальте "Дети рисуют страну".








