Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Суган уңышы алынды 15.08.2017
Мәктәп яны тәҗрибә участогында җәй буе тырышып хезмәт куюның нәтиҗәсен күрү бик күңелле. Бу көннәрдә бакчабыздан мул итеп суган уңышы җыеп алынды.
-
Бакчада эш гөрли
15.07.2017
Җәйге каникул дәвамында мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрләп тора. Укучылар график нигезендә практика узалар: түтәлләрдәге чүп үләннәрен утыйлар, су сибәләр.
-
Хезмәт төбе-хөрмәт
15.07.2017
Җәйге чорда 14-18 яшьлек 17 яшүсмер "Саба" җәмгыятенә һәм "Галиахметов И.Х." фермер хуҗалыгына эшкә урнашты. Бүгенге көндә 10 укучы "Саба" җәмгыяте ындыр табагында, фермада хезмәт куялар.
-
"Чиста яр" акциясе 15.07.2017
Мәктәп коллективы "Чиста яр" акциясендә бик теләп катнашты. Күмәк көч белән чишмә һәм инеш буйлары чистартылды, үләннәр чабылды. Тирә-юнебез чиста булса, үзебезгә дә күңелле!
-
Сәләт-Биләр форумы 13.07.2017
13 июль көнне 8 класс укучысы Сөнгатуллина Айгөл Сәләт-Биләр форумында катнашты. Сәләтле яшьләр өчен оештырылган әлеге форумда укучылар яңа технологияләр, алдынгы тәҗрибә белән таныштылар.
-
"Дуслык"та 21 нче көн 23.06.2017
"Дуслык" лагеренда 21 көн сизелми дә үтеп китте. Көн саен нинди дә булса төрле яңалыклар, кызыклы әңгәмәләр, күңелле сәяхәтләр белән лагернең соңгы көне җиткәнен сизми дә калдык. Бүген бик күңелле итеп "Сабантуй" бәйрәме булып үтте. "Чүлмәк вату", "Канат тарту", "Галош киеп йөгерү", "Су ташу" кебек кызыклы уеннарда катнашып, бик күп бүләкләр оттык. Иң соңыннан лагерь турында үзебезнең кичерешләр белән уртаклаштык.
-
"Хәтер көне" 22.06.2017
"Дуслык" лагеренда 20 нче көнебез "Хәтер көне"нә багышланган флешмоб белән башланып китте. Иртәнге аштан соң отрядларда "Сезнең батырлык - мәңгелек" темасына әңгәмә үтте. Олы Кибәче авыл территориясендә урнашкан һәйкәлләргә веноклар куелды. Отрядлар арасында "Сугыш чоры җырлары" дип исемләнгән бәйге узды. "Күңелле старт" спорт интеллектуаль уены белән көнебез тәмамланды.
-
"Дуслык"та 19 нчы көн 21.06.2017
"Дуслык" лагеренда 19 нчы көнебез гадәттәгечә иртәнге линейкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң "Чәчәкләр тормыш яме" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Соңыннан балалар "Ташлар иле"нә сәяхәт кылдылар. Төшке аштан соң "Матурлык янәшәдә" дигән темага асфальтта рәсем ясадылар.
-
Чишмәләр көне 20.06.2017
"Дуслык" лагеренда экология атналыгы дәвам итә. Бүген балалар Зөлхиҗҗә чишмәләре тирәсен чистарттылар. Авылыбызның иң матур һәм изге урыннарының берсе булган чишмәбез авылдашларыбызга саф суы, матурлыгы белән көч өстәп, сөендереп торсын!
-
"Урман көне" 18.06.2017
"Дуслык"та 16 нчы көн "Урман көне" буларак үтте. Иртәнге аштан соң балалар мәктәп тирә - ягындагы агачлар белән таныштылар, табигатьтә экскурсиядә булдылар. "Урман - зур байлык" дип исемләнгән экологик КВН да катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар.