Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Хезмәт төбе-хөрмәт
15.07.2017
Җәйге чорда 14-18 яшьлек 17 яшүсмер "Саба" җәмгыятенә һәм "Галиахметов И.Х." фермер хуҗалыгына эшкә урнашты. Бүгенге көндә 10 укучы "Саба" җәмгыяте ындыр табагында, фермада хезмәт куялар.
-
"Чиста яр" акциясе 15.07.2017
Мәктәп коллективы "Чиста яр" акциясендә бик теләп катнашты. Күмәк көч белән чишмә һәм инеш буйлары чистартылды, үләннәр чабылды. Тирә-юнебез чиста булса, үзебезгә дә күңелле!
-
Сәләт-Биләр форумы 13.07.2017
13 июль көнне 8 класс укучысы Сөнгатуллина Айгөл Сәләт-Биләр форумында катнашты. Сәләтле яшьләр өчен оештырылган әлеге форумда укучылар яңа технологияләр, алдынгы тәҗрибә белән таныштылар.
-
"Дуслык"та 21 нче көн 23.06.2017
"Дуслык" лагеренда 21 көн сизелми дә үтеп китте. Көн саен нинди дә булса төрле яңалыклар, кызыклы әңгәмәләр, күңелле сәяхәтләр белән лагернең соңгы көне җиткәнен сизми дә калдык. Бүген бик күңелле итеп "Сабантуй" бәйрәме булып үтте. "Чүлмәк вату", "Канат тарту", "Галош киеп йөгерү", "Су ташу" кебек кызыклы уеннарда катнашып, бик күп бүләкләр оттык. Иң соңыннан лагерь турында үзебезнең кичерешләр белән уртаклаштык.
-
"Хәтер көне" 22.06.2017
"Дуслык" лагеренда 20 нче көнебез "Хәтер көне"нә багышланган флешмоб белән башланып китте. Иртәнге аштан соң отрядларда "Сезнең батырлык - мәңгелек" темасына әңгәмә үтте. Олы Кибәче авыл территориясендә урнашкан һәйкәлләргә веноклар куелды. Отрядлар арасында "Сугыш чоры җырлары" дип исемләнгән бәйге узды. "Күңелле старт" спорт интеллектуаль уены белән көнебез тәмамланды.
-
"Дуслык"та 19 нчы көн 21.06.2017
"Дуслык" лагеренда 19 нчы көнебез гадәттәгечә иртәнге линейкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң "Чәчәкләр тормыш яме" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Соңыннан балалар "Ташлар иле"нә сәяхәт кылдылар. Төшке аштан соң "Матурлык янәшәдә" дигән темага асфальтта рәсем ясадылар.
-
Чишмәләр көне 20.06.2017
"Дуслык" лагеренда экология атналыгы дәвам итә. Бүген балалар Зөлхиҗҗә чишмәләре тирәсен чистарттылар. Авылыбызның иң матур һәм изге урыннарының берсе булган чишмәбез авылдашларыбызга саф суы, матурлыгы белән көч өстәп, сөендереп торсын!
-
"Урман көне" 18.06.2017
"Дуслык"та 16 нчы көн "Урман көне" буларак үтте. Иртәнге аштан соң балалар мәктәп тирә - ягындагы агачлар белән таныштылар, табигатьтә экскурсиядә булдылар. "Урман - зур байлык" дип исемләнгән экологик КВН да катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар.
-
"Җилкән"дә - 16 нчы көн 18.06.2017
"Җилкән" лагеренда соңгы көннәр якынлаша. Иртәнге аштан соң балалар мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләделәр. Бакча җиләге, чәчәк түтәлләрендәге чүпләр уталды, яшелчәләргә су сибелде. "Кеше сәламәтлеге һәм экология" темасына әңгәмә үтте. Төшке аштан соң стадионда хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
"Дуслык"та 15 нче көн 17.06.2017
Бүген "Дуслык" лагеренда 15 нче көнебез. Иртәнге аштан соң балалар "Мин тынычлыкны ничек күз алдына китерәм" дип исемләнгән рәсем бәйгесендә катнаштылар. "Шаһи тавы", "Изгеләр чишмәсе"нә сәяхәт кылдылар. Табигатьтә төрле кызыклы татар халык уеннары уйнадылар. Төшке аштан соң "Наркотикларсыз тормыш" акциясе кысаларында, начар гәдәтләрне кисәтү максатыннан, "Юк!" дип әйтә бел" дигән темага әңгәмә үтте.