Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
E-Mail: | kibichisaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 79 учащихся |
У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Мэңгелек дан 02.02.2018
Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан мәктәптә Хәрби дан көне узды. Юнармия отряды членнары Олы Кибәче авылы һәйкәл-обелискы территориясен кардан чистарттылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алып, венок куйдылар. Җитәкчеләре-ТИН укытучысы Камалов Р.В.
-
Башлангыч класс укытучылары семинары 02.02.2018
2 февраль көнне мәктәбебездә "Шәхескә юнәлтелгән технологияләр кулланып, укучыларда төп компетенцияләр формалаштыру" темасына башлангыч класс укытучыларының район семинары узды. 2 класста "Кушу һәм алуның өйрәнгән алымнарын куллану" темасына математика дәресе (укытучы-Газизова Г.Р.), 3 класста "Одушевленные и неодушевленные имена существительные" темасына рус теле дәресе (укытучы-Шайхеразиева Ф.В.), 1 класста "Ч,ч хәрефләрен язу" темасына ана теле дәресе (Гыйлметдинова И.Г.), 4 класста "Тизлек берәмлекләре. Тизлек, вакыт, юл арасындагы бәйләнеш" темасына математика дәресе (укытучы-Давлиева В.Н.) күрсәтелде. Соңыннан "Укыту эшчәнлеген активлаштыру алымы буларак инновацион технологияләр куллану", "Критик, логик фикерләүне үстерү, танып-белү һәм иҗади сәләтләрен камилләштерү, төп компетенцияләрне формалаштыру" темаларына фикер алышулар узды.
-
Кошларга ярдәм 01.02.2018
Кыш- кошлар өчен зур сынау чоры. Кошларга ярдәм итү максатыннан Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары “Кошларга кышкы ярдәм” акциясендә теләп катнашалар.
-
Авыл китапханәсендә 31.01.2018
Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылары авыл китапханәсендә булып, китаплар дөньясына гаҗәеп сәяхәт ясадылар.
-
Батырлык дәресе 27.01.2018
27 январь көнне мәктәбебездә Ленинград камалышы өзелүгә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде. Дәресне ТИН укытучысы Камалов Р.В. уздырды.
-
Кышкы табигатьтә 26.01.2018
Ап-ак мамык кар, гаҗәеп яхшы һава торышы –буш вакытны саф һавада уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Бу кәефне генә күтәреп калмый, сәламәтлекне дә ныгыта. Саф һавада булуның организмны чыныктыруы һәм иммунитетны күтәрүе куптән мәгълүм. Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары дәресләрдән сон класс җитәкчеләре белән берлектә чаңгы шуалар.
-
Бизәкләрдә милли төсмерләр 25.01.2018
"Туган якны өйрәнү" түгәрәгенә йөрүчеләр "Бизәкләрдә милли төсмерләр" дигән темага түгәрәк шөгылендә катнаштылар. Мәктәп музеенда узган әңгәмәдә укучылар туган авылыбыздагы, киемнәрдәге милли бизәкләр турында сөйләштеләр. Түгәрәк җитәкчесе-Каримова Л.Р.
-
Башлангыч класслар табигать кочагында 22.01.2018
2 класс укучылары кышкы табигать матурлыгына сокланып, чаңгыда шудылар.
-
8 класс укучылары кышкы табигать кочагында 20.01.2018
8 класс укучылары класс җитәкчеләре Каримова Л.Р. белән берлектә кышкы табигать кочагында ял иттеләр, чаңгыда шудылар.
-
Кышкы ямь 18.01.2018
6 класс укучылары класс җитәкчеләре Гафиятова Ә.Ф. белән берлектә кышкы матурлыкка сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда йөрделәр, бергәләп ял иттеләр.