Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Табигать -зур байлык. 09.06.2018

Лагерьның бүгенге көне табигать биргән зур байлык-дару үләннәренә багышланды."Дару үләннәре ни сөйли?" рубрикасы астында укучылар үләннәрнең файдалы яклары белән тагын да якыннан таныштылар, аларны танырга өйрәнделәр. Укучылар өчен бу бик кызыклы һәм тормышка файдалы тема булды.
-
Без -табигать дуслары. 08.06.2018

Лагерьда экологияга багышланган атналык башланып китте. Бүген укучылар "Табигатьне саклыйк" темасына проект эше эшләделәр. Көн дәвамында бадминтон ярышы да оештырылды.
-
Зирәкләр һәм тапкырлар. 07.06.2018

Укучылар бүген төрле тукталышларда( "Көйне таны", "Сүзләр илендә", "Кызыклы рәсем", "Кем тизрәк", "Башваткычлар чишәбез") командалап көч сынаштылар.Шулай ук "Тамчы шоу" уены да аларга бик ошады. Зирәк һәм тапкыр укучылар билгеләнде, аларга бүләкләр бирелде.
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" 06.06.2018

Лагерьдагы чаралар спорт темасына дәвам итә.Укучылар бүген "Куркынычсыз тәгәрмәч"дип аталган чарада узләренең көчләрен сынадылар. Алар юл йорү кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм соңыннан велосипед ярышы оештырылды.
-
Спорт һәм без. 05.06.2018

Лагерьда спорт атналыгы дәвам итә. Бүген "Спорт һәм без" исеме астында узган чарада укучылар спорт темасына анкета тутырдылар, кроссвордлар чиштеләр һәм күңелле спорт уеннарын яратып уйнадылар.
-
Һөнәрләр илендә. 04.06.2018

Лагерьның бүгенге көне "Һөнәрләр илендә" дип аталды. Укучыларга төрле һөнәр ияләре турында тагын да күбрәк мәгълүмат бирелде.Соңыннан авыл хуҗалыгында эшләүче һәнәр ияләренең хезмәте белән якыннан танышу максатыннан экскурсия оештырылды.
-
Без ГТО яклы! 03.06.2018

"Кояшкай" лагерының өченче көне "Без ГТО яклы!" исеме астында узды. Балалар бик теләп йөгерү, сикерү, туп ату һәм башка спорт төрләре буенча ГТО нормалары тапшырдылар. Җиңүчеләргә урыннар билгеләнде, бүләкләр бирелде.
-
Уйлыйбыз да, уйныйбыз. 02.06.2018

Лагерьның икенче көнендә укучылар башваткычлар чиштеләр һәм флешмоб биюен барысы да бик теләп биеде. Балаларга бүгенге көн бигрәк тә ошады, алар күтәренке кәеф бн ойләренә таралдылар.
-
Лагерьның беренче көне. 01.06.2018

Җәйнең беренче көнендә "Кояшкай" лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Укучылар "Салават күпере" һәм "Йолдызчыклар" отрядларына бүленделәр, аларга куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре аңлатылды. Балаларны яклау көне уңаеннан "Күңелле уеннар" дип аталган бәйрәм оештырылды.
-
Спортта зур җиңү. 31.05.2018

3 нче сыйныф укучысы Ахмадуллина Камилә Татарстанда узган бадминтон ярышында парлы уенда 3 нче урынны алды. Җиңүчебез диплом һәм медаль белән бүләкләнде.











