Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 42 учащихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Бөек шәхесне искә алу.
18.01.2018
Ш.Мәрҗани истәлегенә багышлап китап күргәзмәсе оештырылды һәм татар теле укытучылары җитәкчелегендә укучылар тарафыннан буклет ясалды.
-
Тарих битләрендә- Ш.Мәрҗани.
18.01.2018
Бүген тарих укытучысы Хасанов М.М. 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Россия тарихында Мәрҗани эшчәнлеге"дигән темага чыгыш ясады. Тирән эчтәлекле әңгәмә презентация нигезендә алып барылды.
-
Кошлар ашханәсе.
17.01.2018
Башлангыч сыйныфлар атналыгында төрле чаралар дәвам итә. Укучылар план буенча викториналарда, тренингларда актив катнаштылар, төрле уеннар уйнадылар.Барлык укучылар да яхшы җимлекләр ясап, аларны агачка элеп, кошларны сөендерделәр.
-
Рәиснең зур уңышы.
15.01.2018
8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис химия фәненнән "Путь к олимпу" республикакүләм олимпиадасының призёры булды.Укытучысы Рузалия Хәмитовнаны һәм Рәисне зур уңышы белән котлыйбыз!
-
Ш.Мәрҗәни безнең күңелләрдә.
15.01.2018
Күренекле шәхес- Ш.Мәрҗәнинең тууына 200 ел уңаеннан 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен китапханәче Ләйлә Вагизовна "Беренче таң чаткысы" исеме астында әдәби кичә уздырды.
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы.
15.01.2018
Бүген башлангыч сыйныф укучылары өчен атналык башланып китте. Атналыкның беренче көнендә укучылар план белән танышты һәм алар өчен җыен үткәрелде.
-
Рәсем ясарга яратабыз.
14.01.2018
8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Самат район күләмендә уздырылган "Всемирный день памяти жертв ДТП" конкурсының "Иң яхшы плакат" номинациясендә актив катнашканы өчен грамота белән буләкләнде( Җитәкчесе Хабибрахманова Г.Ш.)
-
Каникулның бер көне.
27.12.2017
Көтеп алган кышкы каникуллар башланды. 5-6 нчы сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып, күңел ачтылар.
-
Чыршы бәйрәмендә.
26.12.2017
Мәктәбебезнең спорт, сәнгать, уку буенча алдынгылары район башлыгы тарафыннан уздырылган Чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм төрле әкияти тамаша, күңелле уеннар, җырлар,биюләр белән үрелеп барды. Укучылар чын күңелдән ял иттеләр, уеннарда катнаштылар.
-
Президент ёлкасында.
26.12.2017
Уку һәм спорт буенча алдынгы укучыбыз Каюмов Нияз Казан шәһәрендә үткәрелгән зур Яңа ел тамашасында булып кайтты.