Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Көрәшче егет. 09.04.2018

Салават Фәтхетдинов призына Теләчедә үткән көрәш турнирында, 9 нчы сыйныф укучысы Каюмов Нияз 2 нче урынны алды. Ул диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Алга таба да оста көрәшчебезгә уңышлар телибез!
-
"Сәламәт бул" акциясе #БудьЗдоровРТ 07.04.2018

"Сәламәт бул" акциясе кысаларында сәламәтлек темасына күргәзмә оештырылды.8 нче сыйныф укучысы Закирова Ләйләнең эше район турына җибәрелде( җит. Хабибрахманова Г.Ш.)
-
Сәламәтлек- зур байлык. 05.04.2018

"Сәламәт бул" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән "Без сәламәтлек яклы" дип аталган бердәм дәрес үткәрелде.
-
Без спортны сөябез. 05.04.2018

Район күләмендә оештырылган баскетбол ярышының Икшермә кадет мәктәбендә зона туры булып узды.Мәктәбебезнең яшь баскетболчылар командасы әлеге ярышта уңышлы уен күрсәттеләр.
-
Илхам бәйгесе. 03.04.2018

Халыкара "Илхам" бәйгесенең район турыннан узып,8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Самат Арча районында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Җитәкчесе Шигабиева Ф.А,
-
Яшь спортчы. 02.04.2018

Бадминтон ярышларында зур уңышларга ирешкән 3 нче сыйныф укучысы Ахмадуллина Камилә үзенең яшьтәшләре арасында 3нче урынга лаек булды. Җиңүчебез медаль һәм диплом белән бүләкләнде. Булдырасың, Камилә!
-
Боз сараена сәяхәт. 28.03.2018

Укучыларнын яллары күңелле үтә. 6-7 нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда тимераякта шуып кайттылар.
-
Киләчәккә юл. 27.03.2018

Язгы каникуллар дәвам итә. Бүген 8-9 нчы сыйныф укучылары Саба аграр көллиятендә экскурсиядә булып кайттылар. Аларга киләчәктә проффессия сайларга бу зур этәргеч булды.
-
Нәүрүз мөбәрәк булсын! 25.03.2018

Нәүрәз бәйрәме язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрлә торган халык бәйрәме булып санала. Ял көне бу бәйрәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә бик күңелле итеп уздырылды. Мәктәбебез укучылары төрле уеннарда катнашып, тәмле ботка ашап, рәхәтләнеп ял иттеләр.Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Без булдырабыз! 24.03.2018

Районкүләмендә оештырылып килә торган мәгариф хезмәткәрләре арасында уздырылучы волейбол ярышының зона этабында безнең мәктәп коллективы командасы 2 нче урынга лаек булды. Алга таба да зур уңышлар телибез! Без булдырабыз!!!











