Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Китапханәгә сәяхәт. 23.06.2018

Укучылар белән Ике басу Арташ китапханәсенә сәяхәт оештырылды. Китапханәче Әгъләмҗанова Миләүшә укучыларга "Башваткыч" уены оештырды һәм викторина сорауларына җаваплар алынды. Укучылар яңа китаплар белән таныштылар һәм аларга бу сәяхәт бик ошады.
-
"Хәтер көне мәңгелек" 22.06.2018

22 нче июнь- сугыш башланган көнне искә алу максатыннан укучылар сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләделәр, тыл ветераннары турында эшләнгән альбом белән таныштылар һәм тынычлык темасына багышланган рәсем конкурсы уздырылды.
-
Компьютер һәм без. 21.06.2018

Лагерьның бүгенге көнендә укучылар компьютерда эшләүнең яңа технологияләре белән таныштылар, хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм бакчада тырышып эшлделәр.
-
Районым-горурылыгым. 20.06.2018

Укучылар бүген районыбызның истәлекле урыннарына сәяхәткә бардылар.Бүгенге экскурсия аларга бик ошады.
-
Яшь балыкчылар. 19.06.2018

Җәйнең матур көнендә Мишә елгасы буенда кызлар-малайлар бүген бик тырышып балык тоттылар. Балыкны күп тоткан һәм иң зурын эләктергән балыкчыларны бүләкләү оештырылды.
-
Дуслык белән көчле без. 15.06.2018

Бүгенге көнебез "Дуслык белән көчле без" исеме астында үтте. Дуслык темасына багышланган әңгәмәдән соң укучылар үзләренең дуслары турында бик теләп үзләренең фикерләрен җиткерделәр, шулай ук дуслык турында җырлар, шигырләрне дә укучылар бик теләп башкардылар.Бәйрәм алдыннан оештырылган "Сабантуй мизгелләре" дип аталган рәсем конкурсында эчтәлекле, матур рәсемнәр ясалды.
-
Сәяхәтләр көне. 14.06.2018

Лагерьның бүгенге көне укучылар өчен аеруча истә калырлык булды. Лесхоз бистәсенең "Нарат" боз сараена һәм шулай ук төрле истәлекле урыннарга экскурсия укучыларга бик ошады.
-
Туган ягым чишмәләре. 13.06.2018

Чишмәләрне чистарту - изге эш.Укучылар белән бу изге эштә без дә катнаштык.Туган ягыбыз чишмәләренә экскурсия ясап, аларның тарихы белән таныштык һәм тирә-якларын чистарту эшләрен оештырдык.
-
Табигатьтә кунакта. 12.06.2018

Табигать-зур байлык. Аны сакларга һәм яратырга кирәклеген истә тотып, бүген укучылар белән экология темасына әңгәмә уздырылды һәм туган ягыбыз табигатенә экскурсия оештырылды.
-
Без булдырабыз. 11.06.2018

Бүген укучылар лагерьда күнелле уеннар уйнадылар һәм кызлар арасында эшләпәләр бизәү бәйгесе дә оешкан төстә узды.











