Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277
-
Космонавтика көне 12.04.2011

12 апрель көнне Россиядә игълан ителгән Космонавтика елы уңаеннан физика укытучысы Галимуллин И.Ш. тарафыннан мәктәп күләмендә ачык тәрбия чарасы үткәрелде. Чара презентацияләр белән үрелеп барды.
Космонавтиканың 50 еллыгы уңаеннан Юрий Гарарин призына район мәдәният йортында “Йолдызларга омтылам” смотр-бәйгесендә безнең укучыларыбыз Сәмигуллина Зөлфирә, Вәлиева Алсу, Гаянова Зәлия, Дәүләтова Илмира, Зиннәтова Әдилә, Зиннатова Алисәләр актив катнаштылар. Сәнгатьле сөйләм конкурсында 2 сыйныф укучысы Вәлиева Алсу 2 урынга лаек булды.
-
Конкурс
11.04.2011
Республика күләмендә үткәрелә торган “Үзеңне күрсәт” (“Прояви себя”) фотоконкурсына укучыларыбыз Мөхәммәтҗанова Зилә (6 класс), Гаянова Зәлияләрнең (4 класс) эшләре тәкъдим ителде. Аларга уңышлар телибез.
-
Сәламәтлек дәресләре 08.04.2011

Мәктәбебездә оешкан төстә сәламәтлек дәресләре булып үтте. Класс сәгатьләрендә укытучылар сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр. Дәресләрдә авыл фельдшеры Рәйсә Исмагиловна да катнашты.
-
Бассейнда 06.04.2011

Олы арташ төп мәктәбе укытучылары һәм техник хезмәткәрләре Сабага бассейнга бардылар. Йөзүләр вакытында 50,100 м дистанцияләрендә вакытка йөзүләр булды.
Барлык катнашучылар да тән һәм рух сихәте алып кайттылар. Рәхмәт оештыручыларга!
-
“Нарат” боз сараенда 30.03.2011

29 нчы март көнне мәктәпнең 13 иң тырыш яхшы укучысы “Нарат” боз сараена барып күңелле һәм файдалы итеп ял иттеләр.. Эзмә һәм Нырты авылларыннан килгән балалар белән дә танышырга өлгерделәр. Балаларга бик ошады.
-
Яшь батырлар 28.03.2011

26 нчы март көнне мәктәбебездә Фаляхов Рифат Мәүлид улы истәлегенә көрәш булып узды. Ярышта районның яшь батырлары 11 авырлыкта бил алышты. Җиңүчеләр арасында безнең укучылар да бар иде. Менә алар: Галимуллин Алмаз- I урын(43 кг), Дәүләтшин Булат- I урын(26 кг), Гаянов Илдус-II урын(50 кг), Галимуллин Нияз-II урын(40 кг), Ахмадуллин Рифат-III урын (32кг). Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Кенгуру"- Халыкара математик конкурс 17.03.2011
Мәктәбебезнең математика сөючеләре "Кенгуру" дип аталучы халыкара конкурста катнаштылар. 1 сәг 15 минут дәвамында 2-8 сыйныф укучылары кызыклы математик мәсьәләләр чиштеләр. Конкурста мәктәбебездән 17 укучы катнашты. Җиңүчеләр май аенда билгеле булачак. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез. Әлбәттә һәркем җиңүче була алмый, шулай да конкурс барлык катнашучыларга да үз белемнәрен тикшереп карарга ярдәм иткәндер..... -
Әлифба бәйрәме 14.03.2011

Бүген бездә зур бәйрәм, 1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән саубуллашырга җыелдылар. Әлифба бәйрәме кечкенәләрнең өч чиреклек эшенә йомгак ясау тантанасы ул. Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме белән сезне беренчеләр!
-
"Ягез әле кызлар"
09.03.2011
6 март көнне мәктәбебездә 1-9 сыйныф кызлары катнашында "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 5 команда ("Замана баласы","Саба", "Дуслык", Бал кортлары", "Салют") катнашты. Бәйрәм өйгә бирелгән биремнәрне үтәү, мода, пантамимо, сюрприз, прическа ясау турлары һәм концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм һәр командага аерым номинация белән бәяләнде. Аеруча "Замана балалары" командасының яхшы әзерлеге бәяләнеп үтелде.
-
08.03.2011

Хөрмәтле гүзәл затлар, Сезне чын күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз.
Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып.











