Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 271 272 273 ( 274 ) 275 276 277
-
Җиңүләрнең даны мәңгелек! 09.05.2011

Җиңү көнен каршы ала халкым,
Яз китергән җиңү назларын.
Бик күпләрнең гомерләре кайткан,
Җаны булып киек казларның.
-
Мәктәп күләмендә өмә узды 05.05.2011

Мәктәп күләмендә өмә узды. Өмәдә барлык укучылар, укытучылар актив катнаштылар. Мәктәп территориясен, спортплощадканы җыештырдык, чүптән арындырдык.
-
Баскет-шоу 28.04.2011

27 нче апрель көнне мәктәбебезнең 5-6 класс укучылары Икшермә мәктәбендә оештырылган баскетбол ярышында актив катнаштылар. Зона ярышларында Сатыш һәм Икшермә мәктәбе укучылары җиңү яулады. Безнең укучыларга алдагы ярышларда җиңүләр телибез!
-
“Безнең күңелләрдә син,Тукай!” 26.04.2011

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә бөек шагыйребез Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган "Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәне педагог-оештыручыбыз Гаянова В.Н. үткәрде. Кичәбезнең икенче өлешендә укучыларыбыз викторина сорауларына җавап биреп көч сынаштылар.Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дәүләтова И.Г. оештырды. 6 сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанова Зилә бу бәйгедә җиңү яулады. Викторина соруларының номерларын укучыларыбыз презентациядән үзләре сайлар алдылар. Кичәдә укучыларыбыз Тукай иҗаты турында киң мәгълүмат алдылар, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, артистлык сәләтләрен үстерделәр, Тукай шәхесе белән горурлану хисләре кичерделәр.
-
“Тукайга ияреп...үзеңчә” 25.04.2011

Габдулла Тукайның 125 еллыгы уңаеннан "Сабантуй” газетасы һәм Арча көллияте үткәргән "Тукайга ияреп... үзеңчә” конкурсында укучыларыбыз Дәүләтова Илмира, Мирочев Русланнар актив катнаштылар.
-
“Бу атнада кунакта...”
23.04.2011
22 апрель көнне Балалар Иҗат Үзәгендә "Без бергә” халыклар фестиваленең "Бу атнада кунакта” акция-конкурсында педагог-оештыручыбыз Гаянова Венера Нәҗиповна да катнашты.4 мәктәпнең педагог-оештыручысы "Татарстан” командасында татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырып, 1 урынны яуладылар.Алар районыбыз данын республика күләмендә яклаячаклар. Аларга зур уңышлар телик!
-
“Йөрәкләр дуслыгы” («Содружество сердец»)
22.04.2011
22 апрель көнне укучыларыбыз Валиева Алсу(1 сыйныф), Мөхәммәтшина Гөлчәчәк(6 сыйныф) һәм Сәмигуллина Зөлфирәләр (7 сыйныф) район Балалар Иҗат Үзәгендә үткәрелгән халыклар фестивалендә "Мода театры” конкурсында 1 урынны алдылар. Җитәкчеләре: Гаянова В.Н.
-
Зарница 2011
19.04.2011
16 апрель көнне "Зарница – 2011” уенында катнашып мәктәбебез командалар арасында 3 урынга лаек булды. 6 сыйныфтан Галимҗанова Алинә, 9 сыйныфтан Нигәмәтуллина Ләйсинәләр укучылар арасында 3 урынны алдылар . Җитәкчеләре: Дәүләтгәрәев Зөлфәт Сәетгәрәевич
-
Афәрин! 18.04.2011

“Уку һәм хезмәт эшчәнлегендә хезмәтне саклау” буенча рәсем конкурсында 5 сыйныфта укучыбыз Хәбибрахманова Гөлфинә 3 урынны алды. Җитәкчесе рәсем укытучысы Хәбибрахманова Гөлнур Шәһитовна.
-
Биеккә.... 13.04.2011

13 апрель көнне мәктәп күләмендә 4-6 һәм 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында биеклеккә сикерү ярышы үткәрелде. Ярышны физкультура укытучысы Дәүләтгәрәев Зөлфәт Сәетгәрәевич оештырды. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.











