Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277
-
"Балалар оешмасы" ның туган көне
15.09.2011
15 нче сентябрь "Балалар оешмасы" ның туган көне. Бу көн 5нче сыйныф укучылары өчен иң шатлыклы көн булды. Алар бүгеннән Варислар.
Яшь варислар юлда.
Очкыннарны сүндермичә,
Без ялкын үрләтәбез.
Ул ялкынны учак итеп,
Яңадан гөрләтәбез.
-
Ел класс җитәкчесе 12.09.2011

Олы Арташ төп мәктәбендә “Ел класс җитәкчесе” конкурсына әзерлек башланып китте. 4нче сыйныф җитәкчесе Ризәлә Нурлыгаян кызы 12нче сентябрь көнне “И туган тел, и матур тел” дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Дәреснең максаты: матур итеп сөйләшә белү күнекмәләре тәрбияләү. Әлеге дәрестә ана теленең бөеклегенә соклану, аны ихтирам итү, саклау һәм үстерү мәсьәләсе дә зур урын алды.
-
Ачык дәрес
10.09.2011
“Ачык дәрес” газетасының 2011нче ел август санында химия - биология укытучысы Сафиева Рузалия Хәмит кызының ”Үпкә төзелеше. Үпкә һәм тукымаларда газ алмашы” дигән темага дәрес үрнәге басылып чыкты. Рузалия Хәмитовнага тагын да иҗади уңышлар телибез.
-
Тырышып эшлибез,күңелле ял итәбез. 07.09.2011

Көз. Муллык. Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли. Үзебез үстергән кишер, чөгендер, кабак һәм башка яшелчәләрдән тәмле салатлар ясадык.
Тырышып эшлибез,күңелле ял итәбез.
-
ИСӘНМЕ, ЯҢА УКУ ЕЛЫ! 01.09.2011

Якты маяк булып балкыйсың.
Олы Арташ төп мәктәбендә Белем бәйрәме әнә шундый шигъри юллар белән башланып китте. Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйфовна , Саба муниципаль башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Котдусов Ильнур Илдус улы, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары, Ләйсән Рәкыйп кызы, Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Рәхимҗан улы һәм башкалар үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәммәбезгә дә зур уңышлар китерсен.
Чакыра, тагын чакыра
Кыңгырау классларга.
Бүгеннән – Белем көненнән
Уку елын башларга. -
САБАНТУЙ 12.06.2011

Арташ авыл җирлеге Сабантуйлары гөрләп узды!
-
Хөрмәтле Рәис Нургалиевич! 08.06.2011

Хөрмәтле Рәис Нургалиевич!
Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез-юбилеегыз белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә гомернең озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын телибез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән аермасын. Тормыш иптәшегез белән балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп оныклар сөеп яшәргә язсын.
Олыгаям диеп һич кайгырма, 50 яшь матур чак кына.
Барча балаң, якыннарың белән кадерен белеп яшәр чак кына.
Күпме яшь тулса да тулсын, яшә әле, кояш кебек көлеп кенә
Яраткан гаиләңнең, эшеңнең кадерен белеп кенә. -
Бүген 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2011

Бүген 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне. Беренче мәртәбә балаларны яклау көне 1950 елда үткәрелгән. . Балаларны яклау көне уңаеннан мәктәбебездә Сабантуй оештырылды.
-
01.06.2011

1 июнь көнне җәйге ял лагере башланып китте. Лагерьда 20 бала ял итәчәк. Алар ике отрядка бүленгән: "Ромашка" һәм "Кыңгырау" отрядлары.
-
24.05.2011

Гөрләп торган кыңгыраулы мәктәп еллары күз ачып йомган арада уза да китә шул. Бәхетле, бер кайгысыз балачак кул болгап кала. Балачак белән бергә мәктәп еллары, сыйныф бүлмәләре, парталар кала, яраткан укытучылар, тәрбиячеләр, классташлар кала...
Соңгы кыңгырау бәйрәме – яшь кешенең беренче җиңү тантанасы. Алда торган биеклек – имтиханнар биреп, гыйлем тавын яулап алган көн.
Сау бул, хуш балачагым,
Иң гүзәл матур чагым.
Алда көтә зур юллар,
Язмыш безгә ни юллар?
Ә язмыш сезгә бары тик ак юллар гына юлласын иде, кадерле укучылар! Амин!!!











