Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес. 29.10.2016

29 нчы октябрь көнне мәктәбебездә интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча бердәм дәрес үтте. Информатика укытучысы Гайбадуллин И.Б. балалар белән дәресләр оештырды. Интернет челтәре аша мәгълүмат эзләргә туры килгәндә, социаль челтәрләрдә теркәлү үткәннән соң да, балалар куркынычсызлык турында онытмасыннар иде, үзләрен глобаль челтәрдә әдәпле тотсыннар иде.
-
Әти-әниләр җыелышы. 29.10.2016

Бүген 1нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта ГайсинаГ.Я. "Укучының сәламәтлеге" темасына чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гөлнур Вакыйф кызы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Ландыш Альберт кызы әти-әниләрне чирек нәтиҗәләре, алда торган мәсьәләләр белән таныштырды. Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Отряд сборы"Минем хокукларым,минем бурычларым". 25.10.2016

Ай саен отрядларда сборлар үткәрелә. "Тамчы"отрядында "Минем хокукларым, минем бурычларым"темасына җыен үткәрелде. Укучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Ачык тәрбия сәгате 24.10.2016

Бүген 3 сыйныфта "Мәрхәмәт елмаюдан башлана" исемле
ачык тәрбия сәгате булып узды.
-
"Янәшәдә - ветеран"акциясе дәвам итә. 24.10.2016

Бүген 4 һәм 6 нчы сыйныф укучылары сугыш чоры балалары Әхтәм һәм Гамбәр апаларда булдылар. Алар өй эшләрендә булыштылар.Әхтәм абый,Гамбәр апа балаларның килүенә бик шат булдылар. Акция дәвам итә.
-
Хуш киләсең Сөмбелә - Көз кызы. 17.10.2016

Көз - матур һәм табигать хәзинәләренә бай ел фасылы. Шушындый гүзәл ел фасылында мәктәптә Көз бәйрәмнәре уздыру матур традициягә әйләнде.Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең Сөмбелә - Көз кызы" бәйрәме уздырылды. Мәктәпнең спорт залын бик матур итеп бизәделәр. Бар җиргә сары яфраклар, төрле төстәге шарлар эленде.Призерлар булып түбәндәге сыйныфлар билгеләнде: 9 сыйныф - 26 тавыш, 8 сыйныф - 22 тавыш, 7 сыйныф - 13 тавыш җыйды. Котлыйбыз!!!
-
О көз! О мәктәп!
17.10.2016
Югары сыйныф укучылары арасында "О көз! О мәктәп" темасына миниатюр театр конкурсы узды. Көз ул - байлык, муллык ае. Шуңа күрәдер, бәйрәм чарасы күңелле уеннар һәм җыр - бию белән үрелеп барды. Конкурсларның нәтиҗәләренә йомгак ясап, җиңүче командаларга Мактау грамоталары тапшырылды.
-
Барысы да хәтердә... 15.10.2016

15нче октябрь-Хәтер көне. Шул уңайдан, китапханәче Ләйлә Вагыйз кызы "Барысы да хәтердә..."дигән тема астында китап күргәзмәсе оештырды.
-
Иҗат итү түгәрәге 13.10.2016

Бүген "Изобретательство" түгәрәгендә укучыларыбыз
үзләре җыйган беренче роботларын йөрттеләр.
-
Бакчада көзге эшләр. 12.10.2016

Октябрь. Җәй тәмамланды, көз җитте. Инде көннәр дә кыскара, шушы көннәрдә бакчаларда көзге эшләрне эшләп калдырырга кирәк. Бу бик мөһим чор – бакчаны кышка әзерләргә кирәк. Дәресләрдән соң мәктәп коллективы бакчага эшкә чыкты. Алар кишер, чөгендер уңышын җыеп алдылар, бакчаны чүпләрдән чистарттылар.











