Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
Татар теленнән олимпиаданың куанычлы нәтиҗәләре. 20.12.2016

7нче сыйныф укучылары Миннегулова Рәзинә татар әдәбиятыннан олмиададан 1нче, татар теленнән Вәлиева Алсу 2нче урынга лаек булды. Укытучылары Фирая Әхмәтхан кызын һәм укучыларны уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Тагын да уңышлар телибез!!!
-
Физик тәрбиядән олимпиада нәтиҗәсе. 20.12.2016

8нче сыйныф укучысы Каюмов Нияз физик тәрбиядән олимпиададан 2нче урынны алды. Зөлфәт Сәетгәрәй улын һәм Ниязны зур уңышлары белән тәбрик итәбез!!!
-
Файдалы очрашу. 20.12.2016

Һөнәр сайлау - бик җаваплы эш. Шул максаттан, Саба аграр көллиятендә Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринар академиясе укытучылары белән очрашу үткәрелде. 9 һәм 11нче сыйныф укучылары өчен әлеге очрашу бик файдалы булды.
-
Җыен "Ватаным-Татарстан!" 19.12.2016

Бүген эзтабарлар отрядлары белән педагог-оештыручы
Дәүләтова И.Г. "Ватаным - Татарстан!" темасына җыен үткәрде.
-
Класс сәгате "Татарстан - минем биографиям" 19.12.2016

Бүген мәктәбебездә класс сәгатьләре "Татарстан - минем биографиям"
темасына багышланды. Тәрбия сәгатьләренең максаты, ТР ның кичәгесе,
бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак безнең биографиядә зур урын алып
торуын билгеләү, туган ягыбызның үткәне, бүгенгесе белән таныштыру, патриотлык,
гражданлык сыйфатлары үстерү, яшәгән төбәк белән горурлану хисе тәрбияләү
иде.
- Олимпиадада тагын бер җиңү. 14.12.2016 9нчы сыйныф укучысы Салихов Рүзәл технологиядән олимпиададан 3нче урынны яулады. Җитәкчесе Гараев Гафур Әюп улы. Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итәбез.
-
Мини - футбол.
14.12.2016
Икшермә кадет мәктәбендә булып узган мини - футбол ярышында безнең мәктәп егетләре командасы 3нче урынга лаек булды. Егетләр,молодцы!!!
-
Рәиснең тагын бер уңышы. 10.12.2016

7нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис тырышып укый, бик күп олимпиадаларда катнаша. Бу уку елында аның инде 4 призлы урыны булды. Соңгысы информатика фәненнән. 3нче урынга лаек булды. Җитәкчесе Гайбадуллин Ильнур Бакиевич. Рәис! Сиңа тагын уңышлар телибез!!!
-
Көрәшчеләребез.
10.12.2016
Арташ халкы элек-электән көрәшчеләре белән дан тота.10нчы декабрь көнне Сатыш мәктәбендә үткәрелгән көрәштә Әхмәдуллин Рифат,Каюмов Нияз 1нче,Галимуллин Фаяз 2нче, Мөхәммәтҗанов Самат 3нче урынга лаек булды.Җитәкчеләре Дәүләтгәрәев З.С. Егетләр! Молодцы!
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2016

Бүген мәктәбебездә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.
Иртән укучыларыбыз Ватан геройлары дип исемләнгән
видеофильм карадылар. Озын тәнәфестә китапханәчебез
Ләйлә Вагыйз кызы "Онытмыйк җиңү батырларын" исемле
белән китап күргәзмәсе оештырды.Педагог-оештыручыбыз
Илсөяр Гаязетдин кызы "Герой пионерлар" турында сбор үткәрде.











