Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
E-Mail: | bolartash@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеарташская ООШ" |
Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
Год основания учреждения: | 1995 |
У нас учатся: | 42 учащихся |
У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Мәктәптә милли Сабантуй бәйрәме үтте.
01.06.2016
1июнь – халыкара балаларны яклау көне. Шушы уңайдан, мәктәбебездә Сабантуй бәйрәме үткәрелде. Гөлнур Вакыйф кызы мәктәп коллективын һәм укучыларны уку елын уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде, уку елын уңышлы тәмамлаучы һәм мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, җыр-бию, уеннар белән дәвам итте.
-
Әти-әниләр җыелышы.
01.06.2016
2015-2016нчы уку елы тәмамланды. 1 нче июнь көнне әти – әниләр өчен җыелыш үтте. Җыелышның беренче өлешендә Әгъләмова Л.И.”Балаларга әхлак тәрбиясе бирү” темасына эчтәлекле, үтемле чыгыш ясады. Икенче өлештә укыту эшләре буенча директор урынбасары ДәүләтоваЛ.А. укучыларның контроль эш нәтиҗәләре, уку сыйфаты белән таныштырды. Йомгаклау сүзе белән мәктәбебез директоры Газизҗанова Г.В. чыгыш ясады. Җыелыш аерым классларда дәвам итте.
-
"Кояшкай"да 1нче көн. Исәнме, "КОЯШКАЙ"!.
01.06.2016
Укучыларның көтеп алган җәйге яллары җитте. Балалар өчен мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшли башлады. 1нче көнне укучылар көндәлек эш режимы белән таныштылар. Һәр отряд үзенә исем,девиз,җыр сайлады. 1июнь - балалар көненә оештырылган Сабантуйда катнаштылар.
- Помоги своей школе! 30.05.2016
-
Техник иҗат фестивале.
27.05.2016
Районда техник иҗат фестивале булып узды. Мәктәбебездән 10 укучы шунда катнашты.
Салихов Рүзәл, Гасимуллина Язгөл һәм Төхбәтуллин Инсаф Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
- Без утырткан алмагачлар. 26.05.2016 9нчы сыйныф укучылары "Соңгы кыңгырау" бәйрәме көнне мәктәп бакчасына алмагачлар утырттылар. Алар мәктәп белән элемтәне өзмәсеннәр,илебезгә лаеклы алмаш булып килсеннәр.
- "Новый взгляд" фәнни-гамәли конференциясендә катнаштык. 26.05.2016 Районыбызда республикакүләм "Новый взгляд" фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Мәктәбебездән ГайсинаИ.И. рус теленнән (җит.МиннебаеваГ.С.)һәм СалиховР.Р. биологиядән (җит.СафиеваР.Х.)катнашып, сертификат белән бүләкләнделәр.
- Иҗат итәргә яратабыз. 26.05.2016 Мәктәбебез укучылары, белем алу белән беррәттән, төрле әйберләр иҗат итәләр. Гильзадан бик матур корабль ясадылар һәм техник иҗат фестивалендә катнашачаклар.
-
Хуш,мәктәп,үз күрдең...
25.05.2016
25нче май - Соңгы кыңгырау бзйрәме. 9нчы сыйныф укучылары өчен бүген мәктәптә соңгы кыңгырау яңгырады. Шатлыклы да, моңсу да көн бү. Без аларның имтиханнарын уңышлы биреп,хыялларының чынга ашуларын теләп калабыз. Ак юллар сезгә!
-
Мәктәбебез көрәшчеләре.
22.05.2016
21 нче май көнне Икшермә кадет мәктәбендә көрәш үткәрелде. Мәктәбебездән Ахмадуллин Рифат,Каюмов Нияз,Мөхәммәтҗанов Самат катнашты. Мөхәммәтҗанов Самат 3нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.