Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
Рәзинә-җиңүче. 20.12.2017

Фән олимпиадалары дәвам итә. 8 нче сыйныф укучысы Миннегулова Рәзинә татар әдәбияты фәненнән районыбызда кабат җиңүче булды.Рәзинәне һәм укытучысы Фирая Әхмәтхановнаны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Спортны үз итә. 18.12.2017

17 нче декабрь көнне районда үткәрелгән бадминтон ярышында Мөхәммәтҗанов Рәис 1 нче урынга лаек булды! Рәис укуда да сынатмый һәм спортны да үз итә.
-
Көрәштә җиңү. 16.12.2017

16 нчы декабрь көнне Каюмов Нияз районда үткәрелгән Республикакүләм көрәш ярышында 2 нче урынны алды, грамота һәм медаль белән бүләкләнде.
-
Бадминтончы кыз. 12.12.2017

9 нчы декабрь көнне Казанда үткәрелгән Республикакүләм бадминтон ярышында 3 нче сыйныф укучысы Ахмадуллина Камилә 3 нче урынны алды. Бу җиңүе өчен ул медаль һәм кызыксындыру бүләкләренә ия булды.
-
Биючеләребез булдыра. 12.12.2017

Бүген балалар иҗат үзәгендә "Золотой каблучок" дип исемләнгән районкүләм хореография буенча конкурс үткәрелде.Мәктәбебезнең "Сәйлән" бию төркеме (җитәкчесе Газизҗанова Г.В.) әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясады.
-
Технологиядән җиңү! 11.12.2017

8 декабрь көнне балалар иҗат үзәгендә JuniorSkills стандартлары буенча район Чемпионаты булып узды. 6 нчы сыйныф укучысы Ахунова Гөлназ (җитәкчесе Хабибрахманова Г.Ш.) "Техника дизайна и моды" номинациясендә 1 нче урынны алды. Булдырдын, Гөлназ!
-
Мәктәбебез горурлыгы. 11.12.2017

8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис экология һәм химия фәннәреннән (укытучысы Рузалия Хәмитовна) җиңүче булды! Чын күңелдән Рәисне котлыйбыз!
-
Юбилеең котлы булсын! 10.12.2017

10 нчы декабрь көнне мәктәбебезнең технология укытучысы һәм профсоюз оешмасы җитәкчесе Гафур Әюп улына 55 яшь тулды! Юбилярыбызны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз! Аңа саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшендә зур уңышлар, бәхетле озын гомер телибез!
Гомерегез булсын бәхетле,
Бәхетегез булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сезгә бу көнне. -
Ватан геройлары көне. 09.12.2017

9 нчы декабрь- Ватан геройлары көне уңаеннан укучылар белән Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм Ватан геройлары турында төрле чаралар үткәрелде. Шулай ук обелиск кырын кардан чистартып, сугышта һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 07.12.2017












