Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
Спортны сөябез. 22.12.2017

Мини-футбол буенча Икшермә зонасында уздырылган ярышта, мәктәбебезнең спорт сөюче егетләре 3 нче урынга лаек булдылар. Булдырасыз, егетләр!
-
Тырышлык җиңү китерә. 21.12.2017

Олимпиадалар буенча мәктәбебездә урыннар саны арта бара. 8 нче сыйныф укучысы Валиева Алсу рус әдәбиятыннан җиңүче, татар теле һәм физик тәрбия фәннәреннән призер булды. Алсуны һәм аның укытучыларын котлыйбыз, республика этабында да уңышлар телибез!
-
Юбилей котлы булсын! 21.12.2017

Тәҗрибәле, киң күңелле, олы җанлы җитәкчебез Гөлнур Вакыйфовна! 35 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирүче, тирән белемле, һәр яңалыкны уйлап кабул итүче, төрле конкурсларда җиңү яулап, күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләнгән җитәкчебез. Сезне 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбриклибез, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Һәр көнегез кояш кебек якты, саулыгыгыз ныклы , гомерегез бәхетле булсын. Эшегездә энергия, укытучылар белән уртак тел табып безнең белән янәшә эшләвегезне телибез. Һәрчак һәм бар җирдә сезгә уңыш юлдаш булсын.
-
Рәзинә-җиңүче. 20.12.2017

Фән олимпиадалары дәвам итә. 8 нче сыйныф укучысы Миннегулова Рәзинә татар әдәбияты фәненнән районыбызда кабат җиңүче булды.Рәзинәне һәм укытучысы Фирая Әхмәтхановнаны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Спортны үз итә. 18.12.2017

17 нче декабрь көнне районда үткәрелгән бадминтон ярышында Мөхәммәтҗанов Рәис 1 нче урынга лаек булды! Рәис укуда да сынатмый һәм спортны да үз итә.
-
Көрәштә җиңү. 16.12.2017

16 нчы декабрь көнне Каюмов Нияз районда үткәрелгән Республикакүләм көрәш ярышында 2 нче урынны алды, грамота һәм медаль белән бүләкләнде.
-
Бадминтончы кыз. 12.12.2017

9 нчы декабрь көнне Казанда үткәрелгән Республикакүләм бадминтон ярышында 3 нче сыйныф укучысы Ахмадуллина Камилә 3 нче урынны алды. Бу җиңүе өчен ул медаль һәм кызыксындыру бүләкләренә ия булды.
-
Биючеләребез булдыра. 12.12.2017

Бүген балалар иҗат үзәгендә "Золотой каблучок" дип исемләнгән районкүләм хореография буенча конкурс үткәрелде.Мәктәбебезнең "Сәйлән" бию төркеме (җитәкчесе Газизҗанова Г.В.) әлеге конкурста уңышлы чыгыш ясады.
-
Технологиядән җиңү! 11.12.2017

8 декабрь көнне балалар иҗат үзәгендә JuniorSkills стандартлары буенча район Чемпионаты булып узды. 6 нчы сыйныф укучысы Ахунова Гөлназ (җитәкчесе Хабибрахманова Г.Ш.) "Техника дизайна и моды" номинациясендә 1 нче урынны алды. Булдырдын, Гөлназ!
-
Мәктәбебез горурлыгы. 11.12.2017

8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Рәис экология һәм химия фәннәреннән (укытучысы Рузалия Хәмитовна) җиңүче булды! Чын күңелдән Рәисне котлыйбыз!











