Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
Җырлыйк, дуслар, бергәләп 16.06.2015

“... Ал да булыр чагыбыз,
Гөл дә булыр чагыбыз,
Без җырламый,кем җырласын,
Безнең шундый чагыбыз....”Бүген лагерыбызда “Җырлыйк, дуслар, бергәләп” дип исемләнгән җыр бәйгесе үтте. Укучылар җырлап кына калмадылар, үзләренең матур биюләрен дә башкардылар.
-
Хәрәкәттә-бәрәкәт. 15.06.2015

Сәламәтлек зур байлык бит,
Хәрәкәттә- бәрәкәт,
Спорт белән шөгыльләнү ,
Җанга ял, тәнгә сихәт.
Бүген ярышка, спортка битараф булмаган, аны яраткан, кирәк дип санаган, үз сәламәтлеген спорт белән ныгытуны хуп күргәннәр җыелды. Сәламәтлек өчен спортның һәр төре яхшы. Лагерьдагы спорт көнебез менә шундый юллар белән башланып китте. Көнебез гел хәрәкәттә үтте.
-
12 июнь-Россия көне. 12.06.2015

12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик, чәчәк атучы дәүләт итеп күрү теләге берләштерә. Кадерле дуслар! Россиянең һәр гражданины үз иле, халкының киләчәге якты булуын тели. Көчле, имин ил буларак, без үз Ватаныбыз белән горурланабыз. Барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Бу көнне балалар белән презентацияләр карап үттек, Россия һәм Татарстан гимннарын җырладык.
-
“Шифа” акциясе 06.06.2015

Бу көнне лагерь балалары белән “Таш елга”га барып дару үләннәре җыйдык. Анда бару белән бераз ял итеп уйнап алдык. Аннары бергәләп дару үләннәре җыярга керештек. Аларның файдасы, кайбер үләннәрнең агулы икәнлекләрен сөйләштек. Мәктәпкә кайткач үләннәрне киптерергә тараттык.
-
Гиннес рекордлары көне. 05.06.2015

Бүген лагерьда Гиннес рокордлары көне булды. Балалар бик матур итеп җырладылар, биеделәр, кеше ясый алмаган күнегүләр, чәч үрү осталыкларын күрсәттеләр. Бу бәйгедә балалар белән беррәттән укытучылар да катнашты.
-
Оста куллар 04.06.2015

Бүген лагерьда «Оста куллар» дип исемләнгән проект эшләрен яклау булды. Кызлар мәрҗәннәр, беләзекләр, малайлар тартмалардан машиналар, очкычлар ясадылар.Соңыннан балаларны тәмле конфетлар белән сыйладык.
-
Башлангыч мәктәп белән саубуллашу. 04.06.2015

1 нче июнь көнне 4а сыйныфында шаулап – гөрләп башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе узды. Чара бик матур, күңелле булса да, балалар да,беренче укытучылары да,күз яшьләрен яшерә алмадылар.
-
Лагерь ачылу көне. 04.06.2015

Бу көнне балалар түземсезләнеп көттеләр. Өч командага бүленеп лагерь хәзинәсен эзләдек. Балалар төрле каршылыкларны җиңделәр. Лагерь хәзинәсен икенче команда тапты. Аннары мәктәп каршында тантаналы линейка, концерт булды.
-
Спорт көне 03.06.2015

Бүген лагерьда спорт көне булды. Укучылар 4 командага бүленеп кызыклы эстафетада катнаштылар.
-
“Тамчы-Шоу” 02.06.2015

Бүген лагерьда «Тамчы-Шоу» күңел ачу программасы оештырдык. Моның өчен һәр отрядтан 5 әр укучы алдык. Укучыларга төрле тематикага хас сораулар бирелде: районыбыз турында, математик биремнәр, Шәүкәт Галиевның шигырьләре , мәктәп турында. Укучылар барлык сорауларга да бик җиңел генә җавап бирделәр. Тапшыруыбыз музыкаль номерлар белән бизәлеп барылды. Барыбызга да “Тамчы- Шоу “ порграммасы бик ошады.












