Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Күңелле поход.
27.09.2014
24 нче сентябрь көнне мәктәбебез белән сәламәтлек көне һәм “Басай” чишмәсенә поход оештырдык. Походка барганчы мәктәп янында тантаналы линейка уздырдык. Линейка Татарстан Варислар Берлегенә багышланды. Мәктәбебез директоры Сәләхиев Нәкыйф Юныс улы барлык укучыларны бәйрәм белән котлады һәм район күләмендә уздырылган конкурсларда катнашкан укучыларга грамоталар биреп китте. Шуннан соң мәктәп янындагы спорт мәйданында укучылар сыйныфларга бүленеп ГТО нормаларын тапшырдылар. Яхшы, күтәренке кәеф белән “Басай” чишмәсенә сәфәр чыктык. Бу көнне кояш та безгә рәхимле иде. Укучылар учак ягып тәмле-тәмле ризыклар пешерделәр, самавыр белән чәй кайнаттылар, уеннар уйнадылар. Бу күренеш сабантуй мәданын хәтерләтте. Күтәренке кәеф белән өйләргә таралыштык.
-
Ветераннарга ярдәм.
26.09.2014
26.09.2014.
Көз… Бакчада барлык уңышларны җыеп, озын кышка әзерләнер вакыт. Һәм шундый матур көннәрнең берсендэ 11 нче сыйныф укучылары үзләренең шефлык күрсәтуче ветеран укытучылары – Шәрәфетдинова Флюрә Һидыятовнага ярдәм итәргә бардылар. Алар тырышып бакча казыдылар, ә Флюрә апа рәхмәт йөзеннэн аларны узе устергэн тәмле виноград белән сыйлады.
-
Хәлфә бабай чишмәсе янында зур өмә
24.09.2014
22 -23 нче сентябрь көннәрендә Хәлфә бабай чишмәсе янында зур өмә булды. Чишмәне төзекләндергән вакытта калган чүп-чарларны җыеп яндырдылар. Бу изге эштә катнашканнарга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Награждение победителей конкурса IT чемпион
23.09.2014
20 сентября 2014 года в ГАУ «Технопарк в сфере высоких технологий «ИТ-парк» состоялось торжественное награждение победителей первого этапа республиканского конкурса «IT-чемпиона» в номинации «Самый активный школьник». Учащееся нашей школы Юнусова Д.Р. и Гилазова Г.А. (7 б.класса) получили ценный подарок-ноутбук.
-
Школьный этап Всероссийской олимпиады по биологии
23.09.2014
22.09.2014г в МБОУ «Кутлу-Букашская СОШ» состоялся Школьный этап Всероссийской олимпиады по биологии среди 7,8,9,11 классов
Победители:
7 класс
I- Валеева Альбина
II- Гилазова Гадиля
III- Юнусова Дина
8 класс
I- Гайнуллина Гульгена
II- Гизатуллин Ильмир
III- Имаев Расуль
9 класс
I- Мухаметшина Айгуль
II- Гатауллина Гузель
III- Гаянова Айсылу
11 класс
I- Хуснуллина Алина
II- Хисамова Альбина
III- Галиуллина Назира
-
Шефлык эше
23.09.2014
Өлкәннәргә, ялгызларга һәрчак ярдәм итәргә кирәк. Аларны игътибарсыз калдырырга ярамый.Өлкәннәргә ярдәм итеп,үзебезнең киләчәгебез турында уйларга мәҗбүр булабыз,чөнки безнең дә картаер көннәребез алда.Әгәр без аларны кайгыртмасак,безне дә кайгыртмасалар ни булыр? Татар халкының шундый мәкале бар бит:”Үз изгелегең үзеңә кире кайтыр”- дигән. 22 нче сентябрь көнне 6б нчы сыйныф укучылары үзләренең шефлык күрсәтүче ветеран укытучылары- Мещерякова Анастасия Ивановнага ярдәм итәргә бардылар.Йорт тирәсендәге барлык чүп-чарларны чистарттылар. Ветераныбыз балалар эшеннән бик канәгать булдып калды. Балаларга, укытучыларга, трактор белән тәэмин итүче Ногманов Дамир абыйга, Котлы Бүкәш авыл җирлегенә үзенең зур рәхмәтен белдерде. Ә без ветераныбызга исәнлек- саулык теләп саубуллаштык. Кемгә дә булса изгелек эшләсәң күңелгә рәхәт булып китә бит ул.
-
Школа безопасности
20.09.2014
Бу атнада Биектау районының “Костер” дип исемләнгән балалар лагерендә район данын яклап мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укчылары “Школа безопасности” дип исемләнгән бәйгедә катнашып кайттылар. Команданың исемен “Блестящие» дип куйган идек. Көннең салкын булуына да карамастан укучыларыбыз үзләрен сынатмаганнар, яхшы гына исемнәренә туры килерлек итеп чыгыш ясаганнар. Ә укчыларның җитәкчеләре физкультура укытучылары Хәйретдинов Рәис Гыймадетдинович һәм Шәрәфиев Фәнис Хәмизовичлар иде. Бәйгедә катнашкан барлык укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Надо жить честно!
20.09.2014
В рамках районного этапа республиканского конкурса творческих работ антикоррупционной направленности «Надо жить честно!» среди учащихся 1-7 классов был организован конкурс рисунков. Лучшие работы отправлены на районный этап.
-
Мин тынычлык яклы!
20.09.2014
Террорчылык һәм экстремизмга каршы айлык кысаларында мәктәп укучылары арасында бу теманы яктыртучы иншаларга һәм плакатларга конкурс үткәрелде. Ә бүген исә башлангыч сыйныф укучылары мәктәп янындагы асфальтка “Мин тынычлык яклы!” дип исемләнгән темага рәсемнәр ясадылар.
-
Минем яраткан укытучым.
19.09.2014
Минем яраткан укытучым” дип исемләнгән рәсем конкурсын мәктәбебез укучылары арасында үткәрдек. Иң яхшыларын район балалар иҗат үзәгенә җибәдек.