Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
Итоги недели 26.10.2015

24 октября на общешкольной линейке были подведены итоги недели истории и обществознания. Активные учащиеся были награждены грамотами и памятными подарками.
-
Ветераныбызны котладык. 24.10.2015

24 нче октябрь көнне “Лидерлык нигезләре”түгәрәгендә йөрүче укучылар белән ветеран укытучыбыз Нуриева Кәүсәрия Сәүдәхан кызын юбилее белән котладык. Ветераныбызга саулык- сәламәтлек, озын гомер,балаларының, оныкларының, якыннарының игелеген күреп яшәвен теләдек.
-
Мәдәни көндәлек 23.10.2015

23 нче октябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Иң элек укучылар Татарстаныбыз турында презентация карап үттеләр, сорауларга җавап бирделәр. Көндәлекләр тапшырганнан соң барыбыз да басып Татарстан гимнын җырладык.
-
Мин үз илемнең гаржданины 22.10.2015

Мәктәбебездә “Мин үз илемнең гаржданины» дип исемләнгән рәсем конкурсы уздырылды. Бу конкурста урта звено укучылары катнашты.
-
Җәмгыять белемендә “Йолдызлы сәгать” 22.10.2015

22 октябрь көнне тарих атналыгы кысаларында 8 нче һәм 9 нчы сыйныфлар арасында “Йолдызлы сәгать” дип исемләнгән интеллектуаль уен үтте. Укучылар үзләренең тирән белемнәрен күрсәттеләр.
-
Үз уеным 21.10.2015

21 октябрь көнне тарих атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары белән “Үз уеным” дип исемләнгән танып белү уены үткәрелде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Әкияттә – кунакта. 20.10.2015

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры артистлары башлангыч сыйныф укучылары өчен “Как стать богатырем” исемле әкият күрсәтте. Балалар да, укытучылар да әкиятне бик йотлыгып карап утырдык. Мондый чыгышларны яшь артистлар үзләре дә сөенеп көтеп ала: сабыйлар алдында чыгыш ясау аларга талантларын тагын да ачарга, тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Нәниләрнең шат йөзләре,әкияттән алган уңай тәэсирләре укучыларны яңа эзләнүләргә этәрә. Артистларыбызга саулык- сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп калабыз.
-
КАБАТЛАНМАСЫН ИДЕ УЛ КӨННӘР 20.10.2015

30 октябрьдә Россия Хәтер көнен- сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтә. Бу көнне истәлекле очрашулар, митинглар, мәктәпләрдә Хәтер дәресләре уза, Россиядә Сталин терроры чорында һәм аннан соң бернинди сәбәпсез репрессияләргә дучар ителгән, хезмәт белән төзәтү лагерьларына, сөргенгә җибәрелгәннәрне искә алалар.Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.
30нчы елларда илебез зәңгәр күген кара болыт каплап алды. Аның шомлы шәүләсе СССРның бөтен киңлекләренә таралды. Бу кара болыт хезмәт сөюче, иреккә омтылучы гаиләләргә газаплы тормыш китерде. Бер генә кеше дә аның тәэсиреннән читтә кала алмады. Шул чорда бер гаепсезгә күпме гаилә, күпме укымышлы кешеләр сөргенгә озатылды һәм юкка чыгарылды! Анда киткән кешеләр өчен якты дөньядагы бәхетле тормыш беткән иде инде. Урыннары җәннәттә булсын мәрхүмнәрнең! Бик азлар гына чыга алды бу җәһәннәм чокырыннан. Аларның да сәламәтлекләре бик какшаган иде…
Безнең мәктәбебездә дә Сталин репрессиясе елларында нахакка рәнҗетелгән кешеләрнең якыннары, туганнары белән очрашу кичәсе бик тәэсирле узды.
Беркемгә дә яшәү җиңел түгел,
Хакыйкать ул бик тирәндә ята.
Яшәү мәгънәсенә төшеник без
Узганнарга кабат кайта-кайта,
Ялгышларны бәреп вата-вата.
-
Хәтер көне 19.10.2015

19 нчы октябрь көнне мәктәбебездә тарих атналыгы кысаларында 5-7 нче сыйныф укучылары өчен “Хәтер көне” нә багышланган ачык сыйныф сәгате үткәрелде.
1552 нче елның 2 нче октябрендә Казан ханлыгы бәйсезлеге өчен көрәшеп,шәһит киткәннәр бер минутлык тынлык белән искә алынды. Укучылар тарафыннан туган телгә, татар халкы тарихына, Татарстанга багышлап шигырьләр, чыгышлар башкарылды.
-
Ярминкә 13.10.2015

13 нче октябрь көнне 5-8 нче сыйныфлар арасында ярминкә оештырылды. Сатуда нинди генә ризыклар сатылмады: торт, коймак, кыстыбый, төрледән-төрле пироглар, бавырсак һ.б. Барлык укучылар да, укытучылар да тәмле ризыкларны сатып алдык.












