Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
| Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
| E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 118 |
| У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Авыл укытучысы-2015 11.10.2015

1нче апрельдә башланган “Мәгариф” журналы оештырган «Авыл укытучысы-2015» бәйгесенең 3нче туры төгәлләнде. Әлеге бәйге авыл җирлегендә үз эшчәнлеген алып бара торган мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләрендә иҗадилык, прогрессив инновацияләргә омтылыш тәрбияләү, уку-укыту процессында нәтиҗәлелекне арттыру, авыл мөгаллимнәренең профессиональ җәмәгатьчелек алдында абруен күтәрү максатыннан оештырылды. 200дән артык укытучы арасыннан безнең мәктәптән башлангыч сыйныф укытучысы Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы 3нче турга барып җитеп Мәгарифне үстерү институтында мастер-класс үткәреп үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, осталыкларын күрсәтеп уңышлы чыгыш ясап кайтты. Ул «Мәгариф» журналының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Көзге бал”кичәсе 09.10.2015

Бәйрәм белән сезне, якын дуслар!
Уңган булган олы-кечегез.
Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне
Сәлам итеп кабул итегез.Мәктәбебездә “Көзге бал” кичәсенә багышланган кичәбез шундый юллар белән башланып китте. Бәйрәм җырлар, скетчлар, дәртле биюләр, уеннар белән үрелеп барды.
-
Укытучылар көне белән! 06.10.2015

Бүген мәктәбебездә “Укытучылар көне” нә карата укучыларыбыз матур концерт куйдылар. Концертыбыз укучыларның флеш-мобы белән башланып китте. Сәхнәдә укучылар биесә, залдагы укытучыларыбыз аларга кушылып биеделәр.Бәйрәмебез матур җырлар, биюләр белән дәвам итте. Барлык укытучылар да күтәренке кәеф белән дәресләргә таралдылар.
-
День учителя
06.10.2015
За добросовестную плодотворную работу в деле обучения и воспитания подрастающего поколения в связи с праздновании Международного дня учителя Вафина Д.З.-учитель математики была награждена почётной грамотой МО и М РТ,Шайдуллина Л.Г.-учитель географии и Хасаншина Ф.Х.-учитель начальных классов были награждены Р-Слободскому муниципального района РТ, Гайсина Г.Г.-учитель татарского языка и литературы была награждена почётной грамотой отдела образования Р-Слободского муниципального района РТ.
А наша школа, занявшая 1 место в районном конкурсе «Лучший пришкольный участок» была награждена почётной грамотой отдела образования Р-Слободского муниципального района РТ и денежным сертификатом на тысячу рублей.
-
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле укытучылар! 05.10.2015

Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
Кадерле укытучылар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез. -
Халыкара кошларна күзәтү көне 03.10.2015

1-3 нче октябрьдә “Халыкара кошларны күзәтү көннәре “ иде. Бу акциядә мәктәбебезнең укучылары да укытучылары да актив катнаштылар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2015

Бәйрәм белән, ветераннар!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Сезне- барыгызны да шушы күркәм бәйрәм белән котлыйбыз.Сезгә саулык- сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.Мәктәбебездә өлкәннәр көненә багышланган кичәбез шундый юллар белән башланып китте. Бәйрәмгә барлыгы 21 ветеран килгән иде. Мәктәбебезнең укучылары һәм укытучылары әзерләгән концерт кунаклар күңеленеә хуш килде.Укучылар барлык ветераннарга да чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәмебезнең икенче өлеше ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар барысына да рәхмәт әйтеп таралыштылар.
-
Первенство района по футболу
29.09.2015
27 сентября 2015 год на базе К-Букашской СОШ прошло первенство района по футболу среди учащихся общеобразовательных школ Р-Слободского р-на среди юношей 2002-2003 г. Р. Учувствовало 6 команд.
1-место Р-Слободский ДЮСШ;
2- место Кугарчинская СОШ;
3-место К-Букашская СОШ;
4-Р-Слободская Гимназия;
5-место В.Тимерликовская СОШ;
6-место Ямашевская СОШ.
Лучший вратарь:Гузенов Никита(ДСЮШ)
Лучший защитник :Низамов Ильдар
(СР-СН.Гимназия)
Лучший Нападающий :Хабибуллин Айназ(Кугарчино)
Лучший бомбардир :Магизов Айнур(ДСЮШ)
Командам-победителям и лучшим игрокам вручили дипломы и памятные призы .
Организатор Каюмов Б.А
-
«Нам25!». Моя общественная организация в действии! 18.09.2015

«Нам25!». Моя общественная организация в действии!
-
Күңелле поход. 17.09.2015

16 нче сентябрь көнне мәктәбебез белән варислар бәйрәме туган көне уңаеннан сабантуй була торган җиргә поход оештырдык. Походка барганчы мәктәп каршында тантаналы линейка булды. Программабызның икенче өлеше спорт ярышлары белән дәвам итте.












