Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422665, Республика Татарстан, Рыбно-Слободский район, с. Кутлу-Букаш, ул. Шаймарданова, д. 2 422665, Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Котлы Бөкәш авылы, Шәймәрданов ур., 2 |
Телефон: | +7(843)-613-12-43;+7(843)-613-13-92 |
E-Mail: | skb.rs@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ |
Руководитель: | Салахиев Накиф Юнусович |
Год основания учреждения: | 1937 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 36 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлу-Букашская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Котлы-Бүкәш урта гомуми белем мәктәбе” - новости
Страницы: << 191 192 ( 193 ) 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Шаянтуй.
21.06.2014
Бүген балалар гадәттәгечә иртә белән килгәч, иртәнге зарядканы ясадылар, иртәнге аштан соң ике отряд Балык бистәсенең “Дельфин” спорт комплексына су коенырга киттеләр. Ә калган ике отряд асфальтка рәсемнәр ясадылар. Соңыннан актлар залында “Көлке көне” булды. Көлке көне күп илләрдә билгеләнеп үтүче рәсми булмаган халыкара бәйрәм. Күпчелек илләрдә ул 1 нче апрельдә үтә. Бу бәйрәм XVI гасырдан бирле үткәрелә. Россиядә массакүләм рәвештә көлке көне беренче тапкыр Мәскәү шәһәрендә 1703 нче елда үткән. Бу көнне һәрбер бала да үзе белән булган кызыклы вакыйга яисә көлкеле мәзәк сөйләргә тиеш иде. Барысы да әзерләнеп килгәннәр иде. Кичә бик күңелле узды. Төшке аштан соң спорт мәйданында спорт уеннары уйнадык.
-
Сәламәт булыйк!
19.06.2014
Кеше узенең тэнен кочле, сэламэт итеп тэрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сэламэтлек, чыдамлылык, яшәү очен көч һәм энергия запасы срессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы корәшү өчен төп корал булып тора. Шуның өчен без лагерьда сәламәтлеккә карата күп чаралар уздырабыз.
Бу көнне балалар зарыгып көтте. Кем генә яратмый икән ул спорт ярышларын. Гадәттәгечә иртәнге линейкадан, аштан, зарядкадан соң спорт мәйданына чыктык. Физкультура укытучысы Рәис Гыйматдинович балаларны дүрт төркемә бүлде. Күңелле эстафеталар уздырылды.Спорт мәйданы сабантуйны хәтерләтте.Балаларның тавышлары бөтен авылларны яңгыратты. Төшке аштан соң балалар өчен кино карадык.Балалар спорт көнен лагерь барышында тагын уздыруларын сорадылар.
-
Гүзәлләр бәйгесе
19.06.2014
Бу көнне кызларыбыз аеруча бик гүзәл иде. Сәхнәбез түренә берсеннән-берсе матур күлмәкләр киеп ледиларыбыз чыкты. Иң беренче алар үзләрен таныттылар.Аннан соң табышмаклар, тизәйткечләр, бию бәйгеләре булды. Кызларыбыз белән беррәттән залдагы барлык укучылар да биеделәр. Бәйрәм беткәч төшке аштан соң спорт мәйданында күңелле ярышлар уздырылды. Бу көн кызлар өчен аеруча шатлыклы көн булды.
-
Җырлыйк дуслар, бергәләп!
19.06.2014
Җыр ул-хисләр дулкыны,
Җыр ул истә кала.
Кеше узган гомерен
Җыр белән искә ала.
Шәп кәефне җыр тагы да яхшырта, күңел төшенкелегенә бирелгән чакта җиңеллек бирә.Ә менә үзең җырласаң икеләтә рәхәтрәк булып китә.Без дә көнебезне бүген җырлап уздырырга булдык. Гадәттәгечә иртәнге зарядка,линейка, аштан соң актлар залына мендек. Җыр укытучысы Рәсим Хәмитович һәм укытучылар белән берлектә “җырлыйк әле” тапшыруын башладык.Телевизордан җырларның ике юлын куеп, калган юлларын балалар җырлап бетерергә тиешләр. Дуслык,тынычлык, әниләр, мәктәп туган як турында җырлар җырланды. Иң актив җырлаучыларга бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан урамда пионербол, футбол уеннары уйнадык.
-
Әйдәгез, руссча сөйләшик!
19.06.2014
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.Бүген лагерыбызда русча сөйләшә торган көн.Алдагы көнне һәрбер балага русча мәкаль, тизәйткеч,табышмак һәм отрядка бер русча җыр әзерләп килергә кушылган иде. Барлык отряд та тиешенчә әзерләнеп килгән иде. Ә вожатыйлар балалар белән махсус конкурслар әзерләгән иде. Конкурслар арасында концерт номерлары да куелды.
-
Табигать- тиңсез хәзинә.
14.06.2014
Чыннан да тибигатебез тиңсез хәзинә. Без аны сакларга тиеш.Шушы ният белән иртәнге ашны ашаганнан соң таш елгага дару үләннәре җыярга дип кузгалдык.Бару белән иң беренче булып уеннар уйнап алдык.Аннан соң отрядларга бүленеп төрле якларга таралып дару үләннәре җыярга тотындык. Укучылар үләннәрне өйләренә дә җыйдылар.Аларның төрләрен әйттеләр.Бик күп үләннәрнең нәрсәгә яраклы икәнлеген аңлатып бирделәр.Бу үләннәрне мәктәпкә алып кайтып киптердек.Ашаганнан соң актлар залында мультфильм карадык.
-
Хат язу көне.
13.06.2014
Бу көнне һәрбер бала ручка, кәгазь алып килде. Ашаганнан соң балалар үзләренең бүлмәләренә кереп апаларына, абыйларына, туганнарына, дусларына, укытучыларына хат яздылар. Хатлар язып бетергәч актлар залына менеп һәрбер бала да хатларын укыдылар. Иң эчтәлекле хатка конкурс оештырдык. Иң матур хат язучы укучыларга бүләкләр бирелде.Менә алар иң матур эчтәлекле хат ияләре: Имамутдинов Инсаф, Хасаншин Рәзил, Вафина Голназ Ситдикова Голнара.Төшке аштан соң актлар залында “ Город мастеров” дигән әкият карадык. Аннан соң спорт мәйданында төрле кызыклы уеннар уйнадык.
-
Россия көне.
12.06.2014
Бүген, 12 июнь – Россия көне. Балалар белән иртәнге зарядканы, иртәнге ашны ашаганнан соң актлар залына менеп Россиягә багышланган презентация карадык. Россия, Ватан, Герб, Флаг турында укучыларга сөйләнеп үтелде. Барыбыз да басып Россия гербын җырладык. Бәйрәм барышында балалар Илья Муромец, Александар Мотросов, Александр Невский, Юрий Гагарин булып сәхнәбез түренә үттеләр. Алар үзләренең батырлыклары, Ватанны сакларга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннан соң һәр отряд та үзләренең бүлмәләренә төшеп Россиягә багышланган рәсемнәр ясадылар. Шул рәсенәрдән күргәзмә оештырдык. Төшке ашны ашаганнан соң яңгыр яву сәбәпле спорт залында уеннар уйнадык.
-
Лагерь ачылу көне
06.06.2014
Бу көнгә укучылар белән алдан әзерләнгән идек.Иртә белән килүгә зарядка ясадык, иртәнге линейка уздырдык, иртәнге ашны ашадык та көнлек план белән таныштык. Бүген безнең лагерьда зур тантана-лагерь ачылу көне. Балалар җырлар, биюләр әзерләделәр. Алдагы көнне воҗатыйлар белән лагерь картасын төзедек. Карта төрле кисәкләргә бүленгән, шул кисәкләрдән лагерьның тулы картасын тутырырга кирәк иде.Төрле юллар аша табуны оештырдык. Татананың икенче өлеше мәктәп каршында бәйрәм концерты булды. Төшке аштан соң актлар залында кино карадык. Көнебез күңелле үтте.Балалар матур рухта өйләренә таралыштылар.
-
Гиннес рекодлары көне
06.06.2014
Бүген, иртән килгәч һәр көндәгечә иртәнге линейка вакытында көнлек план белән таныштык. Могҗизаны барлык балалар да эшләргә ярата. Бигрәк тә нәни дуслар.Алар озынлыкка сикерүне дә зур могҗизага саныйлар. Бу көнне безнең лагерьдагы балалар төрле ачышлар ясадылар. Кеше эшли алмый торган спорт күнегүләре, породия ясау, озын чәч, кыска чәч, бер аякта тору, скакалкада сикерү,озак итеп көлү,тизәйткечләр әйтү кебек кызыклы хәлләр күрсәттеләр. Катнашкан балаларга конфетлар бирелде. Төшке ашка кадәр спорт мәйданчыгында спорт уеннары булды. Ә төшке аштан соң отрядлар иртәгә буласы көн турында сөйләштеләр, актлар залында “Лунтик” дигән мультфильм карадык.