Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Иннополис шәһәрендә экскурсиядә 11.05.2024

7Б һәм 7В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлназ Мәҗитовна һәм Розия Базаровна белән берлектә Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар яңа IT - технологияләр белән таныштылар, кызыклы яңалыклар белделәр, заманча төзелгән комплексны бик ошаттылар!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239282%2Ff593693a63769a91c7%2Fpl_wall_-216931602
-
Бөек Җиңү көне белән!!! 09.05.2024

Без бәхетле буын, азатлыкта,
Һәм муллыкта гына яшибез.
Җиңү яулаганнар онытылмас,
Бердәмлектә бергә көчлебез!
Бүген Бөек Җиңүнең 79 еллыгы билгеләп үтелә! 9 май – күпмилләтле халык батырлыгына хөрмәт һәм дан, мәңгелек хәтер һәм чиксез рәхмәтле булу көне.
Сезне гимназия коллективы исеменнән Җиңү көне белән котлыйбыз! Туган җиребез күге һәрвакыт имин, күңелләребез тыныч булсын!Видеокотлау: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239281%2Fc2ee658c8e92848607%2Fpl_wall_-216931602
-
"Бөек Җиңү көне" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе 08.05.2024

Гимназиядә сынлы сәнгать укытучысы Равилә Хәйдәровна җитәкчелегендә "Бөек Җиңү көне" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез! -
Бөек Ватан сугышы темасына багышланган киноклуб 08.05.2024

Гимназия китапханәсендә китапханәче Зөлфия Рафаильевна һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган киноклуб оештырылды. Укучылар "Ванька" һәм "Герой вне времени" фильмын карадылар. Ахырдан укучылар әлеге фильмнар буенча фикер алыштылар.
-
"Җиңү салюты" бәйрәм чарасы 08.05.2024

Гимназия укучылары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна җитәкчелегендә "Солнечный" реабилитация үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларга Бөек Җиңү көненә багышланган "Җиңү салюты" бәйрәм чарасы оештырдылар. Укучылар "Журавли" әдәби - музыкаль композициясе, "Катюша" җыры һәм "Үлемсез полк" шигыре белән чыгыш ясадылар. Барлык башкарылган чыгыш патриотик нотада узды!
Ахырдан укучыларыбыз "Солдат пилоткасы" дип аталган мастер - класс үткәрделәр һәм үзләре белән алып килгән бүләкләрне тапшырдылар. Әлеге чараны оештырган өчен Гөлчәчәк Әсхатовнага һәм укучыларга рәхмәт белдерәбез!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239269%2Fd9f3e5c0d029098d00%2Fpl_wall_-216931602
-
"Георгий тасмасы" акциясе 08.05.2024

Бөтенроссия патриотик "Георгий тасмасы" акциясе - халкыбыз батырлыгына хөрмәт, үз җиреңне, телеңне, исемеңне яклау эстафетасы. Гимназиябез укучылары да әлеге патриотик чарага кушылдылар. Балалар Җиңү символының тарихы һәм әһәмияте белән дә таныштылар.
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239280%2Fa851356e53d1390e10%2Fpl_wall_-216931602
-
"Солдатка хат" патриотик акция 07.05.2024

Гимназия укучылары хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче батырларыбызга рәхмәт белдерү өчен "Солдатка хат" патриотик акциягә кушылдылар. Бөек Җиңү көне алдыннан алар җылы сүзләр һәм теләкләр белән хатлар яздылар. Әлеге акция - буыннар элемтәсе символы, ата - бабаларыбызның батырлыгын онытмавыбыз һәм бүген Ватаныбызны саклаучыларга теләктәшлек күрсәтүебезне искәртү.
-
"Бөек һәм мәңгелек батырлык" дип исемләнгән чара 07.05.2024

Сугыш чоры балалары без,
Бик тиз үтте безнең балачак.
Тәгъдирләргә әллә язылганмы?
Кем уйлаган шулай узачак. (Фәһим Хабибуллин)
Гимназия китапханәсендә "Бөек һәм мәңгелек батырлык" дип исемләнгән чара үткәрелде. Укучылар белән сугыш чоры балаларының язмышлары турында сөйләшү алып барылды. Сугыш чоры балалары ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә - күз очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча - сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иттеләр. Чара ахырында укучылар китапханәче Зөлфия Рафаильевна белән берлектә сугыш чоры әдәбияты буенча оештырылган күргәзмә белән таныштылар. -
"Җиңү тәрәзәләре" акциясе 06.05.2024

Гимназиябез укучылары "Җиңү тәрәзәләре" ("Окна Победы") дип исемләнгән Бөтенроссия патриотик акциягә кушылдылар. Әлеге чара - ветераннарга чиксез рәхмәт сүзләрен белдерү, батырларның истәлеген саклап калырга ярдәм итәр өчен тагын бер мөмкинлек.
-
"Мөһим сөйләшүләр" - Бөек Җиңү көне 06.05.2024

Бүгенге "Мөһим сөйләшүләр" Бөек Җиңү көненә багышланды. Дәреснең максатлары: укучыларга патриотик тәрбия бирү, илебезнең тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту. Дәрес барышында укучылар Севастопольне һәм Кырымны фашистлардан азат итүгә 80 ел тулуга багышланган видеоязмалар белән таныштылар, сугыш чорында эшләнгән батырлыклар турында фикер алыштылар, рәсемнәр ясадылар.
Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән, киләчәк буыннарга тыныч көннәр бүләк иткән батырларга олы рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дөньялар тыныч, илләр имин булсын иде!










