Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы 12.09.2024

12 нче сентябрь көнне үткәрелгән “Россия - минем горизонтларым” сыйныфтан тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Үз киләчәгеңне ач" дигән темага фикер алыштылар. Максатлар:
- укучыларга һөнәр сайлауда ярдәм итү;
- заманча һөнәри юнәлешләр белән таныштыру;
- сайлаган һөнәр өчен кирәкле шәхси сыйфатларны үстерү. -
Һөнәри юнәлеш: умартачы хезмәте белән танышу 12.09.2024

Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында 3А һәм 3Б сыйныфы укучылары умартачы хезмәте белән таныштылар. Сыйныф сәгатендә балалар бал кортлары дөньясына сәяхәт кылдылар. Әлеге үзенчәлекле һәм кызыклы һөнәр иясе укучыларны үзенең эш кораллары белән таныштырды, бал кортлары турында күп мәгълүмат бирде. Очрашу укучыларга бик ошады!
-
Фашизм корбаннарын искә алу көне 10.09.2024

10 нчы сентябрь илебез буенча фашизм корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Укучылар белән әлеге көнгә багышланган “Хәтер сандыгы” дигән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар искә алу көненең тарихы, илебез кичергән югалтулар турында фикер алыштылар, сорауларга җавап бирделәр.
-
Мөһим сөйләшүләр - "Мәгълүмат гасыры" 09.09.2024

Бүген гимназиядә дүшәмбе иртәсе Рәсәй һәм Татарстан гимннарын башкарудан башланып китте. Гимн җырлаганнан соң "Мөһим сөйләшүләр" дәресләр циклы уздырылды. Дәрес Россиянең ТАСС мәгълүмат агентлыгына 120 ел тулуга багышланды. Укучылар белән “Мәгълүмат гасыры” дигән темага сөйләшү алып барылды, презентация һәм видеоөзекләр каралды, кызыклы биремнәр эшләнелде.
-
Халыкара грамоталылык көне 07.09.2024

8 нче сентябрь- Халыкара грамоталылык көне. Шул уңайдан тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна башлангыч сыйныф укучылары белән "Белемлелек иленә сәяхәт" исемле кинолекторий уздырды. Укучылар әлеге көннең тарихы белән таныштылар, мультфильмнар карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр. Шулай ук 7 нче сыйныф укучылары белән "Русиядә грамоталылык" дип аталган интерактив турнир үткәрелде.
Укучыларыбыз "Шигырьләрне дөрес һәм матур укыйбыз" дигән әдәби чарада да актив катнаштылар. 3А сыйныфы укучылары "Мин яратам сине, Татарстан" шигырен сөйләделәр.
Һәр укучы үзе өчен төп нәтиҗә ясады: белемле булу бик яхшы!Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239304%2F8f35562329f77f15e5%2Fpl_wall_-216931602
-
"Беренче сыйныфка багышлау" чарасында 06.09.2024

Гимназиябезнең беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм әти- әниләре белән берлектә УНИКСта үткәрелгән "Беренче сыйныфка багышлау" чарасында булып кайттылар. Бәйрәм барышында балалар юл йөрү, мәктәптә үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
"Россия- минем горизонтларым" курсы 05.09.2024

5 нче сентябрь көнне үткәрелгән "Россия- минем горизонтларым" һөнәри юнәлеш бирү курсы кысаларында укучылар мөмкинлекләр дөньясы белән таныштылар. Сыйныфтан тыш эшчәнлек барышында төрле һөнәрләр турында фикер алыштылар, кызыклы биремнәр эшләделәр.
-
Әти- әниләр җыелышы 05.09.2024

4 нче һәм 5 нче сентябрь көннәрендә гимназиядә әти- әниләр җыелышы үткәрелде. Гимназия директоры Гөлшат Әбүзәровна әти- әниләрне башланып килүче яңа уку елы белән тәбрикләде, эшли башлыячак түгәрәкләр, укучыларның тәртипләре, үз- үзләренең тотышы турында сөйләде.
Җыелыш барышында укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөһрә Закерьевна, түгәрәк җитәкчеләре үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Садыкова Рената Айратовна хокук бозулар һәм законнар турында сөйләп китте. Гомуми җыелыштан соң барлык әти- әниләр сыйныфлар буенча таралыштылар, анда сыйныф җыелышлары дәвам итте. -
Мәңге истә! 03.09.2024

1945 елның 3 сентябре - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн. Әлеге истәлекле дата уңаеннан укучылар белән "Кадры Победы" дип исемләнгән кинолекторий үткәрелде. Ахырдан укучылар фикерләре белән уртаклаштылар. Ата- бабаларыбызның батырлыгын истә тотарга һәм аларның данын хөрмәт итәргә тиешбез дигән нәтиҗәгә килделәр.
-
Террорчылыкка каршы бердәмлек көне 03.09.2024

Безнең илдә ел саен 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан гимназиядә «Өзелгән дәрес» хәтер сәгате үткәрелде. Укучылар әлеге датаның барлыкка килү тарихы һәм әһәмияте белән таныштылар.










