Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә 26.04.2024

Бүген гимназиядә "Күңелебездә, телебездә, йөрәкләрдә Тукай мәңгелек" дип исемләнгән бик матур һәм эчтәлекле әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Чара барышында укучылар Габдулла Тукайның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар. Кичә шагыйрьның тормыш юлын чагылдырган презентация белән үрелеп барды һәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239260%2F52b670fb3aa66879c2%2Fpl_wall_-216931602
-
Экологик акция 26.04.2024

Гимназиядә экологик акция оештырылды. Әлеге экологик хәйрия проектларының төп идеясе - пластикның кыйммәтле материал булуын күрсәтү. Акция 5 нче майга кадәр дәвам итәчәк, актив катнашырга чакырып калабыз!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239262%2Fb378d484f28e7df27a%2Fpl_wall_-216931602
-
Безнең җинүләр! 25.04.2024

Безнең нәтиҗәләр:
1) Шәһәр күләмендә үткәрелгән "Лидер и его команда" бәйгесенең видеороликлар номинациясендә гимназиябез I дәрәҗә дипломга ия булды.
2) "Алдынгылар хәрәкәте"нең беренчел бүлек советы рәисе Галеев Нияз "Лидер года - 2024" бәйгесенең район этабында 2 нче урын яулады.
3) Гимназиябезнең укучылар үзидарәсе советы район этабында 2 нче урынны алдылар. -
"Тукайга мәхәббәт илә... " бәйгесе 25.04.2024

23 нче апрель көнне Казан кооператив институтында "Тукайга мәхәббәт илә... " дип исемләнгән V Бөтенрәсәй шигырь сөйләүчеләр конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Конкурска 350гә якын видеолар кабул ителгән. Безнең гимназия укучылары да югары нәтиҗәләр белән кайттылар. Укучыларны һәм укытучыларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Апрель" реабилитация үзәгендә 25.04.2024

Гимназиябез активистлары тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовна һәм ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәп баручы белгече Сәгдия Салиховна җитәкчелегендә "Апрель" реабилитация үзәгендә булып кайттылар. Сәгдия Салиховна балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, мультфильмнар күрсәтте.Укучыларыбыз үзләренең музыкаль чыгышларын тәкъдим иттеләр. Әлеге чара позитив һәм уңай эмоцияләргә бай булды!
Видеога сылтама: https://vk.com/galyamaldingilari?z=video-222311097_456239134%2Fb3f1231604bd638f62%2Fpl_wall_-222311097
-
Иннополис шәһәрендә экскурсиядә 25.04.2024

5Б һәм 7А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Иннополис шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар әлеге уникаль шәһәр белән якыннан таныштылар, бик күп кызыклы яңалыклар белделәр.
-
Экологик чара 24.04.2024

Гимназия китапханәсендә 3В сыйныфы белән балалар язучысы Вера Чаплина иҗаты буенча "Яраткан йорт хайваннары" дигән экологик чара үткәрелде. Укучылар язучының тормыш юлы, әсәрләре, Мәскәү зоопаркында эшләгән чоры белән таныштылар. Ахырдан йорт хайваннары турында мультфильм карадылар һәм кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Психология атналыгы 24.04.2024

Психология атналыгы кысаларында 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары белән киноклуб оештырылды. Укучылар дуслык турында "Тайна железной двери" дигән фильм карадылар һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
Укытучылар "Весенний звездопад" бәйгесендә! 24.04.2024

Гимназия укытучылары шәһәр күләмендә үткәрелгән "Весенний звездопад" дип исемләнгән конкурста уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Әлеге конкурс яшь талантлар иҗатын популярлаштыру, җитәкчеләр һәм укытучылар арасында иҗади элемтәләр урнаштыру, талантларны ачыклау максатыннан уздырыла. Нәтиҗәләрне көтеп калабыз!
-
Психология атналыгы дәвам итә 23.04.2024

Гимназиядә психология атналыгы дәвам итә. 1В сыйныфы укучылары белән педагог- психолог Лилия Сәлимҗановна "Эмоцияләр илендә" дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге психологик акция укучыларда уңай эмоциональ кәеф булдыру максатыннан оештырылды.










