Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №18 с татарским языком обучения - «Галэм» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, 420141, г. Казань, ул. Кул Гали, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-262-43-69 (приёмная); +7(843)-590-13-18 (охрана) |
| E-Mail: | g18.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №18 - "Галэм" |
| Руководитель: | Фасхутдинова Гульшат Абузаровна |
| Год основания учреждения: | 1999 |
| У нас учатся: | 905, из них иностранных граждан - 0 |
| У нас учат: | 61 |
Новости гимназии №18
Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы
Опубликовано: 29.10.2024
Халыкара мәктәп китапханәләре көне 1999 нчы елдан башлап октябрьнең дүртенче дүшәмбесендә билгеләп үтелә. Әлеге көннең максаты- җәмгыятьнең игътибарын мәктәп китапханәләренең торышына, әдәби запасны камилләштерүгә һәм тулыландырып торуга җәлеп итү.
Халыкара мәктәп китапханәләре айлыгы кысаларында гимназиябез укучылары белән төрле кызыклы чаралар үткәрелде:
- "Хайваннар патшалыгында" экологик сәгать;
- "Читалия иленә сәяхәт"- 1 нче сыйныф укучыларын гимназия китапханәсе белән таныштыру;
- Китаплар һәм дәреслекләрне "ремонтлау" буенча әңгәмә һәм мастер- класс, сыйныфлар буенча дәреслекләрнең торышын тикшерү;
- "Китапханәдә китаплар сайлау"- китапханә дәресе;
- "Китапка икенче тормыш бүләк ит- 2024” акциясе;
- "Яхшылар арасында иң яхшысы" интеллектуаль уен;
- Шагыйрь М. Ю. Лермонтов иҗаты буенча күргәзмә;
- "Укый торган гаилә - укучы ил" республика конкурсының мәктәп этабы.
Әлеге чараларны оештырган өчен китапханәче Зөлфия Рафаильевна һәм тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Гөлчәчәк Әсхатовнага зур рәхмәт!
Гимназиянең "Галәм Медиа" каналыннан укытучыларыбызның яратып укыган китаплары турында репортажны сезгә дә тәкъдим итәбез!
Видеога сылтама: https://vk.com/club216931602?z=video-216931602_456239328%2F2bffbbc0f8bffbe295%2Fpl_wall_-216931602
К списку новостей










