Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ПаркиТатарстана 22.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан-2016" проектының "Игелекле җир көне" кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсендә экологик өмә уздырды. Укучыларыбызның изге гамәлләре батыр сугышчыларыбыз рухына дога булып барсын.
Җиребезгә аяз күкләр теләп,
Имин көннәр теләп илемә,
Сугыш кырларында ятып калган,
Авылдашлар, сезгә баш иям!
Хәтер исән, хәтер мәңге яшәр
Безнең буын сезне онытмас.
Шәһид киткәннәргә рәхмәт әйтер,
Һәйкәлләргә эзен суытмас (Колмөхәммәтова З.Э..)
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Доброедело, #Доброе слово# 21.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан-2016" проектының бүгенге көн игелекле эшләр һәм игелекле гамәлләргә багышланды Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Үз елмаюыңны бүләк ит" акциясе уздырды: ъзлщренеж кул эшләнмәләре белән авыл халкына күңел күтәренкелеге,яхшы кәеф бүләк итте алар
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Доброедело, #Доброе слово# 21.04.2016 Бүген әле Россиядә җирле үзидарә көне дә.Шуңа күрә "Алмаш" балалар оешмасы активы үзенең чираттагы утырышын бүген уздырды. Утырышта балалар оешмасының апрель аена план үтәлеше, укучыларның төрле конкурсларда катнашу нәтиҗәләре турында фикер алышу булды. Укучылар үз оешма вәкилләрен бәйрәм белән тәбрикләде. Утырышта Бөек Җиңүнең 71 еллыгына ныклы әзерлек кирәклегенә басым ясалды, "Үлемсез полк" сафын арттыру кирәклеге ассызыкланды.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ДонорТатарстана 20.04.2016
Донор көнендә укучылар үзидарәсе активы һәм 6-8 нче сыйныф укучылары ФАП мөдире Әхмәтова Р.Р. белән эш урыныда очрашуга барды. Әлеге чара авылдагы һөнәр ияләре белән танышу ягыннан да, медицина белгеченең донор, донорлык турында бай мәгълүмат бирүе ягыннан да әһәмиятле булды. Укучыларга очрашу ошады, игелек кылуның тагын бер ягы һәм аның өстенлекләре турында белү беркемгә дә артык түгел. Игелек җирдә ятмас, ди бит халык.
Белгеч белән истәлеккә фото
- Безнең "Алмаш" балалар иҗтимагый оешмасының ВК челтәрендә үз бите бар! id355832826 - рәхим итегез! 20.04.2016
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Годкино 19.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан-2016 " проектының бүгенге көне Кино елына багышланды. 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Игелекле кино" кысаларында А.Гайдарның "Тимур һәм аның командасы" исемле әсәре буенча төшерелгән нәфис фильмны карау оештырылды.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Годкино 19.04.2016
"Ел лидеры -2016" конкурсына "Без-Татарстан яшьләре" дип аталган видеофильм төшерелде һәм инстаграм челтәренә куелды. Карагыз, тавыш бирегез!
Роликны #молодежьтатарстана#лидергодарт#конкурсроликов#сдорт. Кульмухаметов Зульфат Ильнурович, "Лидер детского/ молодежного общественного объединения 14-17 лет" хэштегы буенча табарга мөмкин
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ДружныйТатарстан 18.04.2016
1-2 нче сыйныф укучылары бу теманы А.Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкияте буенча ачса, 3-4 нче сыйныфлар "Классное содружество" программасындагы материаллар белән эшләде.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Дружбанародов 18.04.2016
Озайтылган көн төркемендә шөгыльләнүче эзтабарларга отряд әйдаманнары "Дуслык көне" дигән уен-дәрес уздырды. Дәрес барышында дуслык төшенчәсенә билгеләмә, Интернет челтәрендәге дуслык символларына аңлатмалар эзләнде, җаваплар дәлилләнде. Дәрес ахырында төркемнең дуслык агачы бизәлде. Укучылар бик актив булдылар, дәресне оештыручылар да канәгать калды.
Дщрес "Бүген бездә дуслык көне! Дуслык белән көчле без!" дигән бердәм девиз белән тәмамланды.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Здороваянация 17.04.2016
<span lucida="" sans';="" font-size:="" 11px;="" line-height:="" 15.4px;" "Алмаш"="" балалар="" оешмасы="" варислары="" бу="" көнне="" тимурчылык="" ярдәме="" күрсәтте:="" Яруллина="" Мөслимә="" апа,="" Җамалетдинова="" Хәлимә="" апалар="" укучылар="" ярдәменнән="" бик="" канәгать="" калдылар.="" spanbr="" 15.4px;"="" span="">Эзтабарларыбыз исә әби-бабаларының хәлен белде, аларның балачаклары белән кызыксынды, озын гомер кичерү һәм сәламәт картлык формуласын белеште.
сурәттә: 7 нче сыйныф варислары Җамалетдинова Хәлимә апа янында.