Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Тагын бер кат СВЭ турында 22.12.2016
Бүген барлык сыйныфларда тематик сыйныф сәгатьләре узды. Алар төрле формада оештырылган иде. Кемнәрдер математик исәпләү юлы белән юл һәлакәтеннән имин булу һәм зыян күргән очракта чыгымнарны санады, кемнәрдер кибеттән сатып алынган СВЭ ны киемгә беркетү буенча гамәли күнегүләр башкарды, җанлы әңгәмәдә катнашты, ДДД битләрендәге тематик язмаларны укыды . Әлеге чаралар укучыларыбызныңюлларда исән-имин йөрүен тәэмин итүдә нәтиҗәле чара булыр дип өметләнәбез.
-
Варислар - эзтабарларга! Куркынычсызлык һәм иминлек беренче чиратта! 21.12.2016
Озакламый кышкы каникуллар.Укучыларның юл йөрү һәлакәтләреннән иминлеген тәэмин итү максаты белән, мәктәптә төрле чаралар уза. СМС балаларның "Шатлык" отряды егетләре 1-5 сыйныфларда "Яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм аларның әһәмияте" дигән темага кызыклы мәгълүмати чаралар уздырды. Үз киемнәрендә урнаштырылган СВЭ рекламалады.
-
Куркынычсызлык беренче чиратта! 21.12.2016
"Алмаш" балалар оешмасы активы, укучылар тарафыннан киемнәрдә яктылыкны кире кайтару элементларын куллану дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, "Игътибар! Тагын бер кат СВЭ турында" дигән рейд уздырды. Рейд нәтиҗәләре канәгатьләнерлек: укучыларның өс киемнәрендә һәм укучы сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетелгән.
-
"СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017" 13.12.2016
В соответствии с распоряжением Кабинета Министров РТ от 06.09.2016 № 1942-р с 09.01.2017 по 22.04.2017 в республике пройдет XVII Открытый республиканский телевизионный молодежный фестиваль эстрадного искусства "С ОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017"
-
Декабрь юбилярлары 10.12.2016
Мәктәп китапханәсендә шул исемдәге күргәзмә эшли башлады. Китапханәгә рәхим итегез! Күргәзмә китап сөюче дусларын үзе белән танышырга чакыра!
-
"Алмаш" балалар оешмасының эшче почмагы конкурста катнаша 10.12.2016"Алмаш" балалар оешмасының эшче почмагы районкүләм "Лучший уголок ДОО" конкурсында катнаша. Конкурс нәтиҗәләренең уңышлы булуын телибез.
-
Эзтабарларыбыз өчен конкурс 09.12.2016Эзтабарлар Ватан геройлары көненә багышланган рәсем конкурсында катнаша!
-
Бүген Ватан геройлары көне. Безнең оешмада тантаналы сбор 09.12.2016
Бүген "Алмаш" балалар оешмасында Ватан геройлары көненә багышланган тантаналы сбор үтте. Сбор Хәтер һәм Дан стеласы каршында оештырылды; "Алмаш" балар оешмасы һәм "Яшен" хокук бозуларны кисәтү отряды җитәкчеләренең стелага венок салуы белән тәмамланды. Бу көн турында тулырак ВК челтәрендәге фотосәхифәдән һәм яңалыклардан белә аласыз. https://vk.com/id355832826
Мәңгелек дан Сезгә, батырлар! Сезне хөрмәтләрдәй халкым бар!
-
Бүген Коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2016
-
Бирмәскәме? Алмаскамы? 09.12.2016
Бүген Ришвәтчелеккә каршы тагын бер акция узды. СМС балаларның "Шатлык" отряды әгъзалары "Не брать или не взять?" соравы белән укытучыларга, мәктәп хезмәткәрләренә һәм 8-9 нчы сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итте. Каршылыклы фикерләр күп булды: бирмәсәң алмаслар иде һәм алмасаң бирмәсләр иде дигән ике фикер көрәшен күзәтү кызык иде. Нәтиҗәдә, ришвәтчелек булмасын өчен, ришвәт бирмәскә кирәк дигән фикер өстен чыкты.