Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Шатлык" СМС балалар отряды чираттагы акциядә 18.11.2016
СМС балалар отряды "Сообщи, где торгуют смертью" акциясен уздырды. Чара барышында авылдашларны әйләнә-тирәдәге һәркемгә, вакыйгаларга битараф булмаска чакырдылар алар. Акциядән соң "Шатлык" отряды әгъзалары Пионер урамындагы мәгълүмат тактасына әлеге акция турында белдерү һәм ышаныч телефоннары язылган листовкалар ябыштырды..
-
Бүген - тәмәкедән халыкара баш тарту көне 17.11.2016
Мәктәбебездә "Алмаш" балалар оешмасы варисларыннан оешкан "Шатлык" СМС балалар отряды бүген чираттагы акцияне уздырды. Ул Тәмәкедән халыкара баш тарту көненә багышланды.
Акция барышында оештыручылар тарафыннан 26 кешедән, үзләре теләп , бер көнгә тәмәке тартудан баш тартуларын белдереп имзалар җыелды; тәмәке тартуның тартучыга һәм әйләнә-тирәдәгеләргә зыянын сурәтләгән һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруның өстенлекле якларын күрсәткән памяткалар таратылды.
-
Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында ата-аналар җыелышы 17.11.2016
Бүген Хокук бозуларны кисәтү айлыгы кысаларында мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта катнашучыларга укучыларның 1 нче чирек йомгаклары җиткерелде, "Тәмәкедән халыкара баш тарту көне" кысаларында медицина белгече чыгышы тыңланды, шулай ук укучыларның кесә телефоннарын дөрес максатларда файдалануларын контрольгә алу мәсьәләсе каралды.
-
Всероссийский день Самбо 16.11.2016
Сегодня в школе проведены мероприятия, посвященные Всероссийскому дню Самбо.
Общешкольный информационный час о развитии Самбо в нашей стране завершился литературно- музыкальной композицией "Мы выбираем Самбо".
Проведено открытое занятие школьного кружка "Самбо", под руководством Кабирова А.З.
Видеорепортаж о ходе Всероссийского дня Самбо в нашей школе можно посмотреть по ссылке: http://www.nurlat-rt.ru/ru/video/item/5846-sambo-eto-vam-ne-tango.html
-
Бүген- Бөтенрәсәй самбо көне 16.11.2016
Бүген мәктәбебездә Бөтенрәсәй самбо көненә багышланган тематик чаралар узды. Иртәбез Самбо тарихын ачуга багышланган мәгълүмати иртә, әлеге спорт төрен зурлаган шигырь һәм җырларны эченә алган шигъри- музыкаль композиция белән башланды. Кәбиров Ә.З. җитәкчелегендә Самбо түгәрәгенә йөрүчеләрнең күрсәтмә шөгыле бүгенге көннең иң матур вакыйгасы булды. Мәктәбебездә Самбо түгәрәге эшчәнлеге турында Нурлат ТВ төшергән "Самбо- это вам не танго" видеоязмасы аша да таныша аласыз. Видеоязмага сылтама http://www.nurlat-rt.ru/ru/video/item/5846-sambo-eto-vam-ne-tango.html
-
Бөтенрәсәй Самбо көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе үз эшен дәвам итә! 16.11.2016
Мәкәбебез фойэсенда Бөтенрәсәй Самбо көненә багышланган рәсемнәр күргәзмәсе эшли. Укучылар тарафыннан ясалган һәр рәсем аларның спортның бу төренә соклануларын күрсәтә.
Сурәттә: күргәзмәбездә иң уңышлы дип табылган рәсем, идея авторы - "Алмаш" балалар оешмасы варислары, рәссам- балалар оешмасы рәисе Колмөхәммәтов З.
-
Юбилярны Район Мәгариф бүлеге җитәкчесе тәбрикләде 12.11.2016
Коллегабыз Фатыйма Ибраһим кызы Хәбибуллинаның 60 яшьлек юбилее. Шул уңайдан бүген ул НМР Мәгариф бүлеге җитәкчесе Л.Н. Маняповтан һәм Район профсоюз берләшмәсе исеменнән матур котлаулар кабул итте.
Без дә коллегабызны ихлас күңелебездән олугъ юбилее белән тәбриклибез, аңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз.
Олы җанлы, кече күңелле Сез,
Ярдәмчел Сез дуска, туганга.
Чын күңелдән шатланабыз
Сездәй коллегабыз булганга.
-
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 10.10.2016
-
Укучылар проект эшчәнлегендә 10.10.2016
-
Киләчәкнең сәламәтлеге безнең кулда. Киләчәк -без ул! 07.10.2016