Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Безне К.Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциядә көтәләр!
09.03.2017
Мәктәптә укучылар тарафыннан башкарылып, яшүсмерләрнең К.Насыйри исемендәге регионара фәнни-эзләнү укуларына тәкъдим ителгән 2 эшнең әлеге укуларның 2 нче турына узуы мәгълүм булды. Укучыларыбызның укуларның 2 нче этабында сынатмауларын телибез!
-
"Тату гаилә - бәхетле гаилә" 07.03.2017
"Тату гаилә - бәхетле гаилә" исеме астында ата-аналар җыелышы укучыларның бәйрәм котлаулары белән дәвам итте. -Изге теләк - күңел кояшы,- диләр бит, шуңа күрәдер, бүгенге җыелышыбыз матур бер бәйрәмгә әйләнде. Әти-әниләргә карата сөю-яратуны сүз белән генә әйтеп бетереп була мыни!? Ә залдан сине карап торган әти-әни карашындагы сөенү һәм горурлануны килеп күрергә кирәк! Менә шундый тылсымлы да, гаҗәеп тә ул ата-ана һәм бала арасындагы эчкерсез мәхәббәт.
-
Уңышларын хөрмәтләп... 27.02.2017
Бүген мәктәп линейкасында ай дәвамында укуда, сыйныфтан тыш эшчәнлектә уңышка ирешкән укучыларга җиңүче дипломнары , сертификатлары тапшырылды. Афәрин, котлыйбыз, укучыларны ярыш-конкурсларга әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Хоккей буенча чираттагы турнир
25.02.2017
Бүген мәктәбебезнең хоккей командасы Чулпан мәктәбендә алкалы хоккей буенча оештырылган район ярышында катнашты.
-
Алкалы хоккей буенча дусларча турнир 22.02.2017
5-7 нче сыйныф егетләреннән торган команда Киекле мәктәбендә оештырылган алкалы хоккей буенча дусларча турнирда көч сынашты. Бу- аларның беренче чирканчык алуы, яңа командага уңышлар телибез!
Көн җылытты кисәк кенә,
Кар-бозлар эреп ята.
Уйныйбыз дигәч уйныйлар,
Боз бетсә дә катокта!
Әле быел хоккей буенча
Куйган план тулмады!
Китмәле, кыш, суыт кабат,
Бозны иртә бозма әле! -
Солдат ядкярләре мәктәптә 22.02.2017
Мәктәбебез эзтабарлары һәм варислары Россия укучылары хәрәкәте тарафыннан оештырылган "Армейский чемоданчик" акциясенә кушылдылар. Әтиләрнең, абыйларның солдат альбомнары, медальләре, формалары, гомумән, солдат тормышы хатирәсе буларак сакланучы әйберләр бу көнне мәктәптә презентацияләнде. Бигрәк тә, солдат альбомнары зур кызыксыну уятты. Әтиләре хәрби хезмәттә булган малайлар, егетләр бигрәк горур иде бу көнне...
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2017
Бүген мәктәптә Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар узды.
Мәктәбебезнең 1 нче катында әлеге көнгә багышланган китап күргәзмәсе ачылды.
Кадерле милләттәшләр!
Бер хаҗәтсез кайчак
Телне шундый бозып сөйлибез!
Ил колагын хурлап, халкыбызның
Рухын рәнҗетәбез димибез!
Мескенләнмик, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмик кадерсез.
Бер уйласак, илаһи бит, изге-
кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Иренмик без туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәне әзер басарга...
Телебез саф, фикеребез ачык, намусыбыз ак булсын!Сурәттә "Туган тел"не күмәк башкару мизгеле
-
Хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр һәм сафта йөрү конкурсы 21.02.2017
Хәрби - патриотик айлык кысаларында бүген мәктәптә җыр һәм сафта йөрү смотр-конкурсының мәктәп туры узды. Ярышта катнашкан 5 команда арасыннан урта звенода Колмөхәммәтов З. җитәкчелегендәге "Катюша" отряды һәм башлангыч мәктәп звеносында Мөхәммәдрәхимов Ф. җитәкчелегендәге "Елмаю" отрядлары җиңүче дип танылды. Афәрин!
Яшь солдатлар килә:
Спортзалда яңгырый җыр,
Яңгырый речевка.
Тигез сафта бердәм адым белән
Яшьлек килә безгә алмашка!
-
Әфганчы белән очрашу 18.02.2017
Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгару датасына багышланган кичәбездә шул сугышның ачысын-төчесен күргән интернационалист -сугышчы- мәктәбебезнең дәрәҗәле укытучысы Халитов В.М. белән очрашу үткәрелде.
-
Рус теле атналыгының 4 көне 16.02.2017
Рус теле һәм әдәбияты атналыгының бүгенге көне 4-5 сыйныфларның малайлар һәм кызлары арасында "Кыюлык кайда, җиңү шунды" ("Где смелость, там и победа") исемле уен белән башланды. Рус теленнән Колмөхәммәтова З.Э. тарафыннан уздырылган бу квест катнашучыларда да, тамашачыларда да зур кызыксыну уятты. Төрле биремнәр үтәп, квест ахырында һәр команда батырлык һәм кыюлык турында шифрланган мәкальне төзергә тиеш иде. Катнашучылар сынатмады! Афәрин!