Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423001, Республика Татарстан, Нурлатский район, с. Курманаево, ул. Школьная, д. 2а/423001 Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Кизләү авылы, Мәктәп урамы, 2а нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-453-45-72 |
E-Mail: | sch1274@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Курманаевская ООШ" |
Руководитель: | Бильданова Гульнар Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1913 |
У нас учатся: | 33/Бездә укыйлар 33 |
У нас учат: | 11/Бездә укыталар 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Курманаевская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Кизләү төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>
-
27.05.2016
-
#лидергода#лидер21века#деньединыхдействий в поддержку участника Кульмухаметова З. 27.04.2016
Акциядә катнашучылар безгә Бөек Җиңү яулауга үз өлешен керткән кешеләргә карата теләкләрен җиткерергә һәм әзерләнгән тематик шаблонга тынычлык күгәрченнәрен ябыштытырга тиеш иде. "Батырларга дан!", "Хәтер мәңгелек. Илләребез тыныч булсын!", "Иминлектә яшик!", "Илләр, кешеләр дус булсыннар", "Сугыә афәтләрен күрергә язмасын!" кебек теләкләрне "күтәреп", күгәрченнәребез "зәңгәр күккә күтәрелде". Нәтиҗәләрен фотосәхифәдән карагыз. Бәя бирегез, фикерләрегезне языгыз.
-
Шигъри иртә 25.04.2016 "Тукай язы атлый илем буйлап, күкрәк тутырып сулыйм һавасын. Елдан-елга, гасырларга күчкән Тукай белән бергә барышым. (З.Колмөхәммәтова) Бүген мәктәп укучылары арасында Г.Тукайның юбилеена багышланган шигъри иртә узды. Бүгенге көндә дә Тукай әсәрләре үз әһәмиятен югалтмый. Укыган саен укыйсы, тыңлаган саен тыңлыйсы килеп торган әдәби мирас әле күп буын яшьләрен милли рухта тәрбияләргә ярдәм итәр; татар әдәбиятының өметле каләмнәренә канат куяр.
-
"Минем яраткан әкиятем" 25.04.2016
Г.Тукайның 130 еллык юбилеена багышлап Нурлат шәһәре һәм Кама аръягы музее тарафыннан уздырылган "Минем яраткан әкиятем" районкүләм рәсем конкурсында Галиев Р. һәм Нуретдинова А. призлы урыннарга лаек булды (җитәкчеләре: Хәсәншина Р.Н., Ганиева И.И.). Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы "Музей язы-2016" акциясе кысаларында бүген уздырылды.
-
"Ел лидеры- 2016" 24.04.2016
Мәктәбебезнең балалар оешмасы җитәкчесе Колмөхәммәтов З. "Ел лидеры-2016" конкурсының төп этабында катнашачак. 24.04-28.04 кадәр ул үзенең лидерлык сыйфатларын төрле ярышларда күрсәтергә тиеш була. Без аңа ихлас күңелдән ышанабыз! Без бергә!
-
Г.Тукайның юбилеена багышланган Бөтендөнья контроль эше 23.04.2016
Мәктәбебездән 15 укучы һәм 2 укытучы Г.Тукайның юбилеена багышланган онлайн Бөтендөнья контроль эшендә катнашты. Әлеге контроль эш катнашучыларның Тукай иҗаты буенча гына түгел, ә, гомумән, татар теле буенча белем дәрәҗәсен билгеләргә мөмкинлек бирде.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#Георгиевскаяленточка 23.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан- 2016" проектының соңгы көнендә Георгий тасмасы турында мәгълүмати иртәләр узды. Башлангыч сыйныфлар исә, Георгий тасмасын пластилиннан әвәләгән шарчыклардан җыйганнар. Кем һәм ничек ясамасын, әлеге тасма үзенең әһәмиятен бүген дә югалтмаганлыгын аңлау кирәк.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ЯизТатарстана 23.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан-2016" проектының соңгы көнендә "Игелекле нәтиҗәләр" чарасы узырылды. Чараның беренче өлеше 1 нче сыйныф укучыларының әлифба бәйрәме булса, икенчесе проект дәвамында зур активлык күрсәткән укучыларны, әти-әниләрне билгеләп үтү булды.
Чарага әти-әниләр дә бик теләп килде.
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ДеньЗемли 22.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан-2016" проектының бүгенге көне Халыкара Парклар көненә багышланды. География укытучысы Курамшин Р.Х. 7-8 нче сыйныф укучылары арасында тематик уен-дәрес уздырды, уен 8 нчеләр файдасына тәмамланды. Дәрес барышында сүз сулыклар, аларның әһәмияте, Җир шарында чиста су проблемасы, сулыкларны чистартуның мөһимлеге, кешеләрдә экологик культура дәрәҗәсе кебек әһәмиятле сораулар каралды. Дәрес анда катнашучылар өчен дә, аны тамаша кылучылар өчен дә файдалы мәгълүматларга бай булды.
Рәсемдә: уен-дәреснең бер этабы- сорауларга дөрес җавап бәрабәренә рәсемдәге сулыкны төрле чүп-чардан һәм пычраклардан чистарту
-
#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН#НУРЛАТ#КУРМАНАЕВСКАЯООШ#ДеньЗемли 22.04.2016
"Мәрхәмәтле Татарстан-2016" проектының "Игелекле җир" көне кысаларында туган авылыбыз урамнарын чүп-чардан арындыру буенча экологик десант хәрәкәте оештырылды. Экологик десантта катнашкан һәркемгә "Алмаш" балалар оешмасы активы, мәктәп җитәкчелеге, авыл халкы, Җирле үзидарә җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдерәбез.
Зур капчыкка тутырыйк та
җир өстеннән чүп-чарны,
Өлкәннәр җыеп илтсеннәр
Чүплекләргә аларны.
Чүпләр кимер, авылым урамнары
якты нурга күмелер.
Безнең тырышлыкны күреп, бәлки,
Урамда
чүп ташлаучылар кимер?!