муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ! 24.11.2013
Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
Әни сүзен таптарга.
Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килешмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы очрактан 22 ноябрь мәктәбебездә “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган концерт булып үтте. Биредә белем учагыбызның укучылары аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Җырлардан соң аналарыбызның алсу йөзләрендәге яшь тамчылары моңа ачык дәлил булып тора. Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, залыбызны гына түгел, бөтен мәктәбебезне ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Һәр чыгыш саен әлеге нур тагын да олыланып китеп, тагын да ныграк балкуын дәвам итте. Укучылар исә, әлеге хисләр ташкынында аеруча дәртләнеп сәхнәдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай концертыбызның ахырына килеп җитүен сизми дә калганбыз икән! Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озакка сакланачак әле. Юк, озакка дию дөрес булмас, мәңгегә сакланыр ул. Әлеге бәйрәм исә гасырлардан-гасырларга күчеп, чын мирасыбызга әйләнер. Аналарга куелган һәйкәлләр ватылмаган кебек ул да ел саен үткәрелеп чын һәм олуг бәйрәмгә әверелер. Уйлап карасаң, башкача булуы да мөмкин түгел!
-
Паралимпия уеннары. 22.11.2013
Бүген мәктәптә "Парали́мпия уеннары́ – физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары" турында тәрбия сәгатьләре узды. Сыйныф җитәкчеләре паралимпия уеннары турында аңлатма бирделәр, кемнәр өчен уздырылуы, нинди төрләре барлыгын сөйләп чыктылар. Алар балаларның белемнәрен тулыландыру өчен http://www.sochi2014.com/games/education/manuals/ сайтыннан төрле презентацияләр, видеолар күрсәттеләр.
-
21 ноября - День налоговый грамотности 21.11.2013
Бүген мәктәпләрдә "Салымнар көне дәресләре" үтте. Аны тарих укытучысы - Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан үткәрде. Укытучы тарафыннан үткәрелгән чара укучылар белән җанлы әңгәмә һәм уен формасында уздырылды. Рольле уеннар ярдәмендә налог җыюның максаты, дәүләт бюджеты, читләтелгән һәм туры салым төшенчәләренә укытучы аңлатмалар бирде.
-
"ИП Гайфутдинов "Акбүре" кибетенә экскурсия. 20.11.2013
20.11.2013 көнне 5-9 сыйныф укучылары "ИП Гайфутдинов "Акбуре"" кибетендә булдылар. Алар сатучыларның төп эшләре белән таныштылар.
-
День траура в Республике Татарстан 18.11.2013
18 ноября в Татарстане объявлен днем траура
Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов подписал Указ об объявлении траура в связи с авиационной катастрофой самолета «Боинг» авиакомпании «Татарстан», произошедшей 17 ноября 2013 (Указ № УП-1119), сообщает пресс-служба Президента РТ.
«В связи с трагической гибелью людей в авиационной катастрофе самолета «Боинг» авиакомпании «Татарстан», произошедшей 17 ноября 2013 года в международном аэропорту «Казань», выражая скорбь по погибшим и соболезнуя их родным и близким, постановляю:
1. Объявить 18 ноября 2013 года днем траура в Республике Татарстан.
2. В день траура на всей территории Республики Татарстан приспустить государственные флаги Республики Татарстан.
3. Предложить телерадиокомпаниям и учреждениям культуры отменить развлекательные передачи и мероприятия в день траура.
4. Кабинету Министров Республики Татарстан подготовить предложения по оказанию помощи семьям погибших и пострадавшим в авиационной катастрофе.
5. Настоящий Указ вступает в силу со дня его подписания.
Президент Республики Татарстан Р.Н.Минниханов».
-
Мәктәпкә медпункттан табиблар килеп балаларның буйларын, авырлыкларын үлчәп, күзләрен карап киттеләр. 12.11.2013
-
Мәктәп Балалар Думасының җыелышы үтте. 11.11.2013
Җыелышта 9 нчы сыйныф укучыларының ГИА га әзерлекләре турында әңгәмә алып барылды, тәнәфес вакытлары файдалы һәм күңелле үткәрелүе турында әйтелде, шулай ук район һәм республика күләмендә үткәрелә торган конкурсларда бик актив катнашучы укучылар исемлеге атап үтелде,
-
Укучыларның өйләрендә булу. 07.11.2013
Сыйныф җитәкчеләренең эше һәрдаим ата-аналар белән алып барыла. Алар уку вакытында гына түгел, ә каникул вакытында да балаларның өйләрендә очрашып, сөйләшеп торалар.
-
КАНИКУЛЛАР!!! УРРРРРА!!!!!!!! 02.11.2013
-
ӨМӘ. 02.11.2013
Мәктәп территориясен тәртипкә китерү, чистарту буенча мәктәпкүләм өмә оештырылды. Һәр класс укучысы бу чарада актив катнашты. Коелган яфраклар, корган ботакларны җыеп түккәч, тырмалап, себереп куйгач, мәктәп тирәсе ялт итте.