муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
| E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
| Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 13 ученика/бездә 13 укучы укый |
| У нас учат: | 8 преподователи/бездә 8 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Атка атланып Мәдәният елы килде! 05.01.2014

Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Елларны нинди дә булса темага багышлап уздыру сәеррәк тоелса да, мәдәният тармагы вәкилләре бу елга шактый өметләр баглый.
Узып киткән ел экологиягә багышланган иде. Зурдан кубып табигать анабызны сакладык яисә тирә-юнь мохиткә карашыбыз үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан табигате 2013 елдан уңды дигән фикер әйтергә җөръәт итмәсәм дә, башкалабызда агачлар саны артуын инкяр итеп булмый, анысы (әлбәттә, Универсиада уздырылуы да үз өлешен кертми калмагандыр).
Елы шундый булгач, мәдәни тормыш җанлана төшәр, безнең проектларга акчалар күбрәк бүленер дигән өмет тә бар мәдәният тармагында эшләүчеләрдә. Әмма театр, концерт яисә башка чаралар оештырудан бигрәк, адәм балаларының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы, эчке культурасы, үзара мөгамәләләре дә бик кыйммәт бит... Монысы да мәдәниятнең әхлак-әдәп дигән күркәм бер тармагы. Ул якны да онытмска тиешбездер.
Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп 2014 елга Казан билгеләнде. Димәк, безгә әле быел төрки халыклар каршында да сынау узасы бар... -
Голосование за елку района!!!!
03.01.2014
http://novosheshminsk.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs.htm?action=passed
Отправка формы доступна с 31.12.2013 00:00 по 15.01.2014 23:59
-
Яңа еллар белән!!! 31.12.2013

Бәйрәмебез мөбәрәк, ризык тулы өстәлебез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләребез уң булсын, чәчәк атсын, күңелебездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныбызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыбыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетебез сүнмичә балкып торсын.
-
Лагерь белән хушлашу көне 31.12.2013

-
Җыр көне 30.12.2013

-
Олимпия уеннары көне:“Кыш бабай олимпиадасы” 29.12.2013

-
"Чаңгыда шуабыз" 28.12.2013

Кыш җиттеме , дуслар белән
Без чаңгыда шуабыз.
Трамплиннан сикерәбез
Шатланабыз шуңа без.
Кызык икән чаңгыларны
Яратсаң чын күңелдән:
Шуасың да, очасың да,
Йөзәсең дә Иделдә.
-
Лагерьның икенче көне. 27.12.2013

Балалар "Жемчужина" бассейнында рәхәтләнеп су коенып, ял итеп кайттылар.
-
"Кышкы уеннар" 27.12.2013

Нинди рәхәт кыш көне
Куркытмый суык безне!
-
"Яңа ел тамашасы" 25.12.2013

Акбүре мәктәбендә бүген 6-9 сыйныфлар өчен кичке сәг.19.00 да “Яңа ел тамашасы” дип аталган исем астында Яңа ел кичәсе үтте. Кичәне мәктәп директоры Латыпов Харис Харрас улы ачып җибәрде. Ул барлык укучыларны, әти-әниләрне, килгән кунакларны, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Кичәдә укучылар төрле һәм кызыклы сценкалар күрсәттеләр. Җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең иң зур кунаклары – Кыш бабай һәм Кар кызы, укучылар ясаган Яңа ел газеталарына, кар шәһәрчекләренә урыннар биреп бүләкләп киттеләр. Шулай ук, иң алдынгы укучыларга да мактау грамотолары бирелде. Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп фотога төштеләр. Иң соңыннан укучылар өчен дискотека булды. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән!!!
Мәгълүматлар "МЕДИАТЕКА" бүлегендә.













