муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. 25.03.2014
-
Язгы каникул! 22.03.2014
24.03.2014.-31.03.2014. - көннәрендә язгы каникул. Бүген иң озын уку чиреге тәмамлана!.. Моны истә тотып язгы каникул чорында үз-үзеңне тотуның кайбер кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик әле. Уңышлы ял итегез! Укулар 1 апрель көнне башланачак...
Язгы каникулда үз – үзеңне тоту. Инструктаж №24.
1. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә. (№ 8)
2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә. ( №10)
3. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр үтә. (№ 30)
4. Өйдә үзең генә булганда кагыйдәләрне үтә. (№32)
5. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма.
6. Бозлавык булса егылудан саклан.
7. Кичке сәгать 20 дән соң урамга ялгызың гына чыкма.
8. Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
9. Олылардан башка елга буйларына барма.
10 Яр буйларында тирән карга кермә.
11. Агач һәм коймаларга менмә.
12. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№31)
№ 8 Юлда йөрү кагыйдәләре.
8.1. Тротуардан уң яктан гына йөр. Әгәр тротуар булмаса юлның сул кырыеннан транспортка каршы бар.
8.2. Юлны тиешле урыннан гына чык.
8.3. Юлның икенче ягына чыкканда башта сулга, аннары уңга кара.
8.4. Транспорт алдыннан йөгереп чыкма.
8.5. Юлларда уйнау тыела.
8.6. Транспорт юлына велосипед белән чыкма.
№ 10. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре.
Тыела:
10.1.1. Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау.
10.1.2. Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру.
10.1.3. Төзек булмаган электр приборларын файдалану.
10.1.4. Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру.
10.1.5. Газ плитәсе янына әйберләр кую.
10.1.6. Үзегез электр приборларын ремонтлау.
10.1.7. Өлкәннәрдән башка учак ягу.
Рөхсәт ителә:
10.2.1. Өйне янгыннан сакларга.
10.2.2. Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакыртырга.
10.2.3. Куркыныч турында сигнал бирергә.
10.2.4. Янгын сүндерүчеләрне каршы алырга ,урынын күрсәтергә.
10.2.5. Эвакуация планын белергә.
10.2.6. Өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга.
10.2.7. Әгәр төтен булса бинадан шуышып чыгарга.
10.2.8. Янгын булган урыннардан кешеләрне коткарырга.
10.2.9. Янган кешене, әйберне җәймә белән капларга.
№ 30. Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр.
30.1. Урамда кычкырып сөйләшү, көлү әдәпсезлек.
30.2. Урамны чүпләмә: көнбагыш чубе, конфет кәгазе, җиләк- җимеш чүбе, кәгазь һ.б. ташлама.
30.3. Кинотеатрда тавышланма, йөгереп уйнама.
30.4. Тамашачыларга комачаулама: сызгырма, урындыклар белән тавыш чыгарма.
30.5. Залдан чыкканда ашыкма, этешмә.
30.6. Итагатьле, тәртипле бул.
30.7. Җәмәгать урыннарында булу вакытын исеңнән чыгарма.
№ 32. Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре.
32.1. Таныш булмаган кешегә өй ишеген ачарга, аны өйгә кертергә ярамый.
32.2. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итеп үтә.(№10 )
32.3. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә. (№ 31 )
32.4. Табиб рөхсәтеннән башка дарулар, спиртлы эчемлекләр, наркотик кулланма
32.5. Чит кешегә таныш урында ачкычыңны калдырма.
№ 31. Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре.
31.1. Таныш булмаган кеше белән сөйләшмә.
31.2. Үзеңнең телефон номерыңны чит кешегә әйтмә.
31.3. Өй номерыңны, адресыңны чит кешегә әйтергә ярамый.
31.4 Таныш булмаган кеше белән дорфа сөйләшмә.
-
Ветеран белән очрашу. 20.03.2014
Язның кояшлы матур иртәсендә 8 нче сыйныф укучылары, Валиуллина Р.Р.җитәкчелегендә сугыш ветераны -Закиров Мортаза Хәммәтзәки улы һәм аның тормыш иптәше, тыл ветераны - Зәйтүнә Гайнетдин кызы янында булдылар. Укучыларыбыз ветеран белән әңгәмә корып, өй алдында булган эшләрне эшләп, җыештырып бергәләп фотога төштеләр. Мортаза бабай һәм Зәйтүнә апа укучыларга рәхмәтләрен әйтеп, саубуллаштылар.
-
Кырым - Рәсәй белән! 19.03.2014
Тарих укытучысы Вәлиуллин Вәсил Вәлиҗан улы хәбәрләшү сәгатендә Кырым ярымутравының Россиягә кушылуы темасына әңгәмә үткәрде.
-
Профориентация эше. 17.03.2014
9 сыйныф укучылары һәм җитәкчеләре Халиуллина Венера Мәүлет кызы мәктәп котельныена экскурсиягә бардылар. Алар анда оператор эше белән кызыксындылар.
-
Ш.Шәйдуллин иҗатына багышланган яшүсмерләр арасында фәнни - тикшерү конференциясе. 15.03.2014
14 нче мартта Акбүре урта мәктәбендә Ш.Шәйдуллин иҗатына багышланган яшүсмерләр арасында фәнни - тикшерү конференциясе үтте. Конференциядә татар мәктәпләреннән килгән укытучылар һәм укучылар, Ш.Шәйдуллинның тормыш иптәше Фиалка апа, район мәгариф бүлеге методисты Гөлчәчәк Халитовна, үзәкләштерелгән район китапханәчеләр челтәре җитәкчесе Гөлнур Мәүлетовна, ветеран укытучы Салисә Шәйдулловна катнашты.
Мәктәбебездән Рәмзия Минвәлиевна җитәкчелегендә өч укучы чыгыш ясады. 6 сыйныф укучысы Вәлиуллина Зөлфия Ш. Шәйдуллинның “ Күз карашың, әнкәй” шигыре белән конференцияне ачып җибәрде. Аның сәнгатьле сөйләме барлык тамашачыларны үзенә җәлеп итте. 7 сыйныф укучысы Вәлиуллин Вазыйх журналистика номинациясе буенча “ Ш. Шәйдуллин турында сыйныфташлары, авылдашлары” дигән темага төшерелгән видеоязмасын тәкъдим итте. Алып барылган эзләнү, тикшерү эшләре югары бәяләнде һәм ул беренче урынны яулады. 7 сыйныф укучысы Юнысова Нәзиләнең Ш.Шәйдуллинның шигырьләренә ясаган иллюстрацияләре күпләрне сокландырды. Конференция тәмамланганнан соң сүз табын артында дәвам итте. Шамил абый турында бары җылы сүзләр әйтелде. Фиалка апа барлык катнашучыларга, оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерде һәм үзенең бүләкләрен тапшырды.
-
Мәктәп бинасында "Кояшкай"балалар бакчасы ачылу тантанасы 13.03.2014
2014 нче елның 12 нче мартында Акбүре мәктәбе бинасында "Кояшкай" балалар бакчасын ачу тантанасы булып узды. Тантанада Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Козлов Вячеслав Михаил улы, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Еронтьев Александр Леонид улы , Акбүре авыл җирлеге башлыгы Залалетдинов Җәүдәт Мәхмүт улы , Акбүре гомуми урта белем мәктәбе директоры Латыпов Харис Харрас улы, мәдәният йорты директоры Насыров Гомәр Габбас улы, әти-әниләр, укытучылар катнашты.
Район башлыгы Козлов В.М. бүләк итеп 10000 сумлык сертификат тапшырды, ә мәктәп директоры Латыпов Х.Х. футбол, волейбол туплары бүләк итте. Ачылу тантанасы бик күңелле узды. <span times="" new="" roman',="" serif;"="">Бәйрәм җыр -бию һәм шигырьләр белән үрелеп барды.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле Хатын-кызлар!!! 08.03.2014
Җиһанга Яз килде. Яз ул – җанында сөю гөлләре үстергән, назлы, иркә сүзләр йөрткән асыл хатын-кызлар бәйрәменнән башлана.
Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанаын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.
Хөрмәтле, хатын-кызлар - әниләр, укытучы апалар, ветеран укытучылар, укучы кызларыбыз! Сезне 8 Март – халыкара хатын- кызлар көне белән тәбрик итәбез. Эшегездә, тормышыгызда, укуыгызда зур уңышлар, ак бәхетләр телибез.<span times="" new="" roman',="" serif;="" font-size:="" 16pt;"="">
-
"8 март - Әни бәйрәме" 07.03.2014
Бүген мәктәптә 8 Март бәйрәменә багышланган бәйрәм үтте. Аны алып баручылар Вәлиуллина Зөлфия һәм Нурхәмәтова Лилия алып бардылар. Алар укытучыларын, әниләрен, әбиләрен, кызларны котлап матурдан матур шигырьләрен укып киттеләр. Аннан соң сүз, бәйрәм белән котлау өчен, мәктәп директоры Латыйпов Харис Харрас улына бирелде. Бәйрәмдә укучыларыбыз матур биюләрен биеп, җырларын җырлап, шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Технология дәресләре бик кызык үтә. 05.03.2014