муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
"Чыршы әйләнәсендә" 25.12.2013
Бүген мәктәптә сәг.10.00 да “Чыршы әйләнәсендә!” дигән Яңа ел бәйрәме булды. Бәйрәмдә 1-5 сыйныф укучылары актив катнашты. Һәр класс үз концерт номерын тәкъдим итте. Кар шәһәрчеге һәм стена газеталары конкурсына йомгак ясалды. Беренче яртыеллыкны гел “5 “ ле, “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган укучылар Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Бәйрәмнең иң зур кунаклары – Кыш бабай һәм Кар кызы, һәрвакыттагыча, балаларга бүләкләр өләште, әйлән-бәйлән оештырды.
Күбрәк мәгълүматларны "МЕДИАТЕКА" бүлегендә карый аласыз
-
Сагындырып кына яуган, ап-ак карга күмелеп кышкы каникуллар да килеп җитте 24.12.2013
Мәктәпләрдә кышкы каникуллар башланды. Һәрбер сыйныф җитәкчесе укучыларга кышкы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмәләр, инструктажлар үткәреп, куллар куйдырдылар.
-
Афәрин Ләйлә!!! Котлыйбыз! 23.12.2013
Татар мәктәпләре арасында үткәрелгән рус теле олимпиадасында 8 нче сыйныф укучысы Закирова Ләйлә җиңүче булды. Аны шушы җиңүе белән котлыйбыз! Һәм республика күләмендә үткәреләчәк олимпиадада уңышлар телибез!
-
"Әкият геройлары 21.12.2013
Кардан сыннар ясалып бетте. "Кар шәһәрчегебезнен" темасы: "Әкият геройлары".
-
"Чисталык дәресе" 20.12.2013
20 декабрь көнне башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиуллина Гөлия “Чисталык дәресе” үткәрде. Дәреснең төп максаты:
- Укучыларны экологик проблемалар белән таныштыру, аларны булдырмый калу юлларын табу;
-Табигатькә, әйләнә-тирәгә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Әлеге максатларны тормышка ашыру исәбеннән, укучылар алдына күп төрле мәсьәләләр куелды. Аларны балалар бергәләшеп чишәргә тырыштылар, һәр укучының фикерләре тыңланды һәм анализланды.
Дәрес барышында һәр этап презентация материаллары белән ныгытып барылды. Ул, үз эченә: урманнарны саклау, һаваның пычрануы, завод-фабрикалардан чыккан калдыкларның урынсыз ташлануы, чүп-чарларны билгеле урынга ташлау, хайваннар һәм кошларны саклау дигән бүлекләрне алды.
Дәрескә укучылар белән нәтиҗә ясалды. Ахырдан дәресне укытучы шигырь юллары белән йомгаклады.
-
Укучылар тест эшлиләр. 19.12.2013
Бүген 5 нче сыйныф укучылары математика, рус теле, табигать белеме фәннәреннән онлайн-тест эшләделәр.
-
Встреча с дочерью погибшего воина. 17.12.2013
16 – декабря 2013 года члены краеведческого кружка «Мирас» под руководством преподавателя Валиуллина В.В. встретились с дочерью погибшего воина, нашего односельчанина Лотфуллина Хайдарзяна Мингалимовича – Зиннатуллиной Назией Хайдарзяновной. Кружковцы и Наҗия апа посмотрели эпизод фильма о боевых действиях в Украине, послушали рассказ учителя о зверствах фашистских палачей.
Подробнее в разделе «Медиотека»
-
9 нчы сыйныфта Онлайн-тестлар. 13.12.2013
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары, белемнәрне тикшерү һәм булган хаталарны төзәтү максатыннан, татар теле, инглиз теле, рус теле һәм математика фәннәреннән онлайн-тестлар эшләделәр. Тестта 100% укучы да катнашты.
-
4 нче сыйныфта тест. 13.12.2013
Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән мониторинг тикшерү эшләрен башкардылар. Тестта барлык укучылар да катнаштылар.
-
Кар шәһәрчеге ясау. 13.12.2013
Һәр сыйныф укучылары үзләренең җитәкчеләре белән Яңа елга әзерләнү максатыннан, кар шәһәрчеге төзүдә актив катнаша. Саф һавада эшләү һәм уйнау бик күңелле һәм файдалы!