муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
О проведении занятий в условиях низкой температуры наружного воздуха 29.01.2014
-
27 января во всех школах района проведен единый урок "70 лет со дня снятия блокады Ленинграда" 27.01.2014
День воинской славы России — День полного освобождения советскими войсками города Ленинграда от блокады его немецко-фашистскими войсками отмечается в соответствии с Федеральным законом от 13 марта 1995 года № 32-ФЗ «О днях воинской славы (победных днях) России».
Сегодня в школе прошел единый урок воинской славы. На мероприятии дети посмотрели презентации и фильмы с воспоминаниями очевидцев тех лет. Также была организовано выставка с орденами - медалями, и с уникальными письмами фронтовиков.
-
Информация о государственной аттестации выпускников 11 классов 25.01.2014
-
Профориентация эше. 23.01.2014
6 сыйныф укучылары мәктәп котельныенда экскурсиядә булдылар.
-
Ни хәлләрдә яшисез ветераннар? 20.01.2014
16 гыйнвар көнне 7сыйныф укучылары һәм җитәкчесе Валиуллина Р.Р. сугыш ветераны-Минкәев Гарифулла Хәлиулла улына хуҗалык эшләрендә ярдәм итәргә (шефка) бардылар. Яшьүсмерләр йорт тирәсендә карлар көрәделәр, кызлар идән юдылар.
Гарифулла бабай үзенең карчыгы Мингаян апа белән яши. Йорт хуҗасы олы яшьтә булуына карамастан, мал- туарын да, кош -кортын да асрый. Аның ишегалды тәртиптә, һәрвакыт чиста-пөхтә, һәрбер эш кораллары үз урынында.
Хезмәтне яшьтән эшләп, яшьлеге сугыш елларына туры килгән, тормышның авырлыклырын үз җилкәсендә татыган, әле дә булса гел хәрәкәттә булган аксакалга карап сокландык. Аларга исәнлек-саулык,тынычлык,озын гомерләр теләп өйләргә таралыштык.
-
Профориентация эше. 16.01.2014
15 гыйнвар көнне 5 нче сыйныф укучылары, җитәкчеләре Насырова Р.Х. белән бергә «Кояшкай» балалар бакчасына экскурсиягә бардылар. Алар анда тәрбияченең, тәрбияче ярдәмчесенең һәнәрләре белән таныштылар, аннан соң “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире Хасаншина Гөлсирә Нәгыйм кызы белән сөйләштеләр. Ул балалар бакчасында эшләү үзенчәлекләре турында сөйләп китте. Бу эштә бары балаларны яратучы гына эшли ала, -диде. Тәрбияче һөнәре бик авыр һәм зур түземлелек сорый торган һөнәр. Шулай да бакчада эшләүчеләр бу һөнәрне сайлауларына бер дә үкенмиләр, үз эшләрен яратып башкаралар.
-
Укулар башланды. 10.01.2014
Күңелле бәйрәм ялларыннан, озын каникулдан соң мәктәптә укуның иң озын чиреге- III чирек башланды. Укырга, укырга һәм укырга!
-
"Пробный ГИА" 08.01.2014
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән район үзәгенә барып, "пробный ГИА” тапшырдылар.
-
7 гыйнвар- Раштуа көне! 07.01.2014
Бүген барлык православ динен тотучылар белән беррәттән керәшеннәр дә Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә.
-
Атка атланып Мәдәният елы килде! 05.01.2014
Яңа гына аяк баскан 2014 ел илебездә Мәдәният елы буларак игълан ителде. Елларны нинди дә булса темага багышлап уздыру сәеррәк тоелса да, мәдәният тармагы вәкилләре бу елга шактый өметләр баглый.
Узып киткән ел экологиягә багышланган иде. Зурдан кубып табигать анабызны сакладык яисә тирә-юнь мохиткә карашыбыз үзгәрде дип әйтеп булмый. Татарстан табигате 2013 елдан уңды дигән фикер әйтергә җөръәт итмәсәм дә, башкалабызда агачлар саны артуын инкяр итеп булмый, анысы (әлбәттә, Универсиада уздырылуы да үз өлешен кертми калмагандыр).
Елы шундый булгач, мәдәни тормыш җанлана төшәр, безнең проектларга акчалар күбрәк бүленер дигән өмет тә бар мәдәният тармагында эшләүчеләрдә. Әмма театр, концерт яисә башка чаралар оештырудан бигрәк, адәм балаларының җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышы, эчке культурасы, үзара мөгамәләләре дә бик кыйммәт бит... Монысы да мәдәниятнең әхлак-әдәп дигән күркәм бер тармагы. Ул якны да онытмска тиешбездер.
Төрки дөньясының Мәдәни башкаласы итеп 2014 елга Казан билгеләнде. Димәк, безгә әле быел төрки халыклар каршында да сынау узасы бар...