муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423197, Республика Татарстан, Новошешминский район, с. Акбуре, ул. Комсомольская, д. 30/423197, Татарстан Республикасы, Яңа Чишмә районы, Акбүре авылы, Комсомол урамы, 30 нчы йорт |
Телефон: | +7(843)-483-62-12 |
E-Mail: | SAkb.nsm@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Акбуринская ООШ" |
Руководитель: | Латыпов Харис Харрасович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 14 ученика/бездә 14 укучы укый |
У нас учат: | 9 преподователи/бездә 9 педагогик хезмәткәр укыта |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акбуринская основная общеобразовательная школа Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»/“Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Акбүре төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
"Ветеранда кунакта" 12.12.2013
-
Россия Конституциясе көне белән! 12.12.2013
Егерме ел элек бу көнне Россия Конституциясе кабул ителде. Төп закон Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституциядә сәламәтлекне ныгытуга, белемгә, сүз ирегенә хокуклар регламентланып кына калмаган, ә гарантияләнгән. Конституциябезнең төп принциплары илебезнең тотрыклы үсешен, дәүләтнең нигезле икәнен гарантияли. Россиядә барлык законнар Конституциягә каршы килмәслек итеп эшләнә. Төп закон кабул ителгәннән соң узган 20 елда илебез, республикабыз, шул исәптән районыбыз социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсештә зур үзгәрешләр кичерде. Икътисадтагы уңышларыбыз яңадан-яңа башлангычлар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен уңай мөмкинлекләр ача. Конституция нигезендә мөһим социаль программалар гамәлгә ашырыла, тормышыбызга яңа технологияләр актив үтеп керә, гражданнарыбызның иҗади сәләтләрен ачу, төрле милләт вәкилләренең татулыгын, дуслыгын ныгыту өчен шартлар тудырыла. Хокукларыбыз безгә бурычлар да йөкли. Барыбыз да күпмилләтле илебезнең киләчәге өчен җаваплылык тоеп, Конституция нормаларын белергә, ихтирам итәргә һәм үтәргә бурычлы.
Хөрмәтле авылдашлар! Сезне ихлас күңелдән Конституция көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, иминлек, бәхет, күңел көрлеге һәм матур тормыш телибез. Илебезнең төп Канунының һәр маддәсе үтәлсен, Конституция халыкка хезмәт итсен.
-
4 нче сыйныфта тест 10.12.2013
Бүген 4 нче сыйныфлар математикадан мониторинг тикшерү үттеләр.
-
Инвалидларны хөрмәтләп. 09.12.2013
Ел саен 1-10 декабрьдә Республикабызда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.
Шул уңайдан Акбүре мәктәбе дә бу ункөнлектә катнашып, үзеннән өлеш кертте. Мәктәп ашханәсендә инвалидлар өчен табын әзерләнгән иде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Галия Миншина аларның һәрберсе турында бик җылы итеп сөйләде, мәктәп укучыларыбыз Шәйдуллина Динә һәм Шәйдуллина Ландыш Сөлчә Баш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Ильхамия Фәтхетдинова, җыештыручы Галия Нуриева иң матур җырларын багышладылар, авыл җирлеге Җәүдәт Залалетдиновның ярдәме белән әзерләнгән кунак өстәле дә мулдан иде. Бәйрәм азагында инвалидлар исеменнән атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Әхметов улы ризык әзерләгән мәктәп пешекчеләренә, мәктәп директорына, матди ярдәм күрсәткән химаячеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, аеруча Җәүдәт Залалетдиновка рәхмәтләрен җиткерде.
-
Профориентация эше. 06.12.2013
4 нче декабрь көнне 5-9 сыйныф укучылары Акбүре авылы мед.пунктына ( ФАП )ка экскурсиягә бардылар. Анда аларга фельдшерыбыз Валиуллина С.И. СПИД, ВИЧ, наркотиклар турында сөйләп, аңлатып, күрсәтеп китте. Шулай ук гриппка каршы профилактик чаралар буенча киңәшләр бирде.
-
Ява карлар, яңа карлар… 03.12.2013
Ява карлар, яңа карлар –
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
Ява карлар, яңа карлар,
Ак – гомер юллары,
Дәвам итсен гомер буе
Тынычлык еллары.
Яңгырасын җир өстендә
Тынычлык җырлары.
-
1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне 02.12.2013
-
"Мирасчылар" 29.11.2013
-
Ата-аналар җыелышы. 25.11.2013
22 ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте.
Беренче көн тәртибе буенча мәктәп директоры Латыйпов Х.Х. чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында әти-әниләрне мәктәпнең торышы, балаларның туклануы, тәҗрибә участогының торышы турында сөйләде.
Икенче көн тәртибе буенча сүзне тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Харисова Г.И. алды. Ул беренче чыгышында "Экстремизм", "Терроризм", республика күләмендә үткәрелә торган "Үзеңнең балаңның күзләренә кара" акциясе турында сөйләде. Икенче чыгышы "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага булды.
Өченче көн тәртибе буенча сүзне Вәлиуллина Г.Т. алды. Ул "Толерант шәхес тәрбияләү" дигән темага чыгыш ясады. Үзенең чыгышын презентация белән бәйләп барды.
Дүртенче көн тәртибендә әти-әниләрнең сорауларына җаваплар бирелде һәм башка сораулар каралды.
-
Котлы булсын юбилей!!! 24.11.2013
Хөрмәтле Харис Харрасович!!!
Сезне 45 яшь тулу көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!
Гомерен хэзинэсенэОстэлде тагын бер ел,Монайма еллар утэ дип,Елмай син - бэхетле бул!Котлы булсын бэйрэмен,Тыныч булсын кунелен,Шатлык-соенечлэр белэнТулы булсын гомерен!
Гамьле еллар, амьле коннэрТелибез чын йорэктэн!Хич кичекми чынга ашсынБезнен куркэм телэклэр!Иң изге теләкләр белән мәктәп коллективы!