Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Юл патруле 09.09.2022

9 нчы сентябрь көнне 1 нче В сыйныф укучылары, әти - әниләре һәм 29 нчы мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре белән берлектә "Рамус Молл" сәүдә үзәге янына юл патруленә чыктылар. Алар балаларга, олыларга юл аша чыгарга ярдәм иттеләр һәм юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Гимназиядә эвакуация үткәрелде 08.09.2022

8 нче сентябрь көнне безнең гимназия укучылары, укытучылары һәм хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очракларында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында әңгәмә һәм эвакуация үткәрделәр. Шулай ук үзләрен кызыктырган сорауларга җавапны, янгын сүндерү хезмәткәренә бирделәр. Әңгәмә бик эчтәлекле булды.
-
«Минем циффрлы Татарстаным» 07.09.2022

7 нче сентябрь көнне Түбән Камада «Минем циффрлы Татарстаным» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Тантаналы чара «Кванториум» балалар технопаркында узды. Аны Түбән Кама муниципаль районы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге һәм мәгълүмат үзәге оештырды. Конкурста 20ләп беренче сыйныф укучысы катнашты. Яшь түбәнкамалылар үз эшләрендә шәһәр һәм киләчәк автомобильләрен, циффрлы һөнәрләрне, IT-йортны, роботларны сурәтләделәр һәм хәтта санлы дуслар да булдырдылар. Безнең гимназиябезнең 1 Б сыйныф укучысы Салимова Раяна һәм 1 В сыйныф укучысы Абдуллина Ясмина да шушы конкурста көчләрен сынадылар. Молодцы. Алдагы конкурсларда уңышлар телибез.
-
"Разговоры о важном" 06.09.2022

Башлангыч һәм 5-7 нче сыйныф укучылары, дүшәмбе иртәсен шулай ук, Дәүләт гимнын тыңлаудан башладылар. Сыйныф сәгатьләрен "Разговоры о важном" дип исемләнгән темага дәвам иттеләр. Балалар Белем көне кайчаннан билгеләнеп үтә башлау тарихы белән таныштылар. Бик күп кирәкле мәгълүмат алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
-
Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару 05.09.2022

Безнең гимназиябезнең югары сыйныф укучылары, дүшәмбе иртәсен Дәүләт әләмнәренә тигезләнеп, Рәсәй Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән башлап җибәрде.
-
Белем бәйрәме 01.09.2022

Бүген бездә зур бәйрәм-бүген белем бәйрәме. Гимназия бусагасын тәүге тапкыр 150 беренче сыйныф укучысы атлап керде. Беренчеләр өчен бу беренче Белем бәйрәме булса, унберенче сыйныф укучылары өчен бераз моңсу бәйрәм, аларның укучы буларак, бу соңгы 1 нче сентябрь. Уңышлар Сезгә кадерле укучыларыбыз.
-
Конференция 22.08.2022

19 нчы август көнне Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре конференциясе үткәрелде. Конференцияда безнең гимназия директоры Гаязова А.Н. белән физика укытучысы Нугманова А. С. катнаштылар.
-
Территориябезне матурладылар 17.08.2022

Бүген гимназиябезнең укытучылары гимназия яны бакчасында түтәлләрне тәртипкә китерделәр. Җирне йомшарттылар, чүп утадылар. Территориябезне матурладылар. Рәхмәт Сезгә.
-
Уку елы башланырга бик аз вакыт калды. 12.08.2022

Уку елы башланырга бик аз вакыт калды. Барлык мәктәп хезмәткәрләре, гимназиябез укытучылары балаларны көтә һәм гимназияне 1 нче сентябрьгә әзерли. Барысы да шатланып, яхшы кәеф белән клумбаларны, участокларны тәртипкә китерделәр.Уртак көч белән берничә сәгать эчендә мәктәп территориясе үзгәрде һәм яктыртылды. Өмә-территорияне төзекләндерү генә түгел, коллективны тагын да дус һәм тату итү өчен менә дигән мөмкинлек.
-
Гимназия янында үскән куакларны матурладылар 11.08.2022

Бүген укытучыларыбыз һәм техник персонал гимназия янында үскән куакларны матурладылар, кистеләр. Бик зур рәхмәт хезмәтегез өчен.











