Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 41 42 43 44 ( 45 ) 46 47 48 49 50 >>
-
Гимназиянең тарихи-этнографик музеенда 24.02.2022
7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре Камасина Алсу Габдулазаловна гимназиянең тарихи-этнографик музеенда 3г класс укучылары белән Бакый ага Урманченың тууына 125 ел тулуга багышланган тирән эчтәлекле мероприятие уздырды. Бөек рәссамның тормыш юлы һам ижаты турында видео фильм курсәтте, әңгәмә оештырды.
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2022
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, бүген 1-4 сыйныф укучылары маршировкада көч сынаштылар. Түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез.
-
Туган тел көне 22.02.2022
Бүген безнең гимназиядә Туган тел көне билгеләп үтелде.
Безнең гимназия бөек рәссам, скульптор Баки ага Урманченың исемен йөртә. Бүген бөек остазыбызның 125 яшьлеген билгеләп үттек Кунакларыбызга музейда фильм тәкъдим ителде. Төрле остаханәләр эшләде.
2022 ел-Бөек Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын билгеләп үтү елы.
-
«Тархан» конкурсы 21.02.2022
Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте буенча «Тархан» конкурсы - Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының яңа уртак проекты.
Бәйгедә 10 - 11 сыйныф укучылары, бөтен Россиядән урта белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән абитуриентлар катнашты. Бу проектта гимназияне 10 сыйныф укучысы Миңнуллина Камилла тәкъдим итте. Ул тест формасында беренче этапта Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте буенча сорауларга җавап бирде, бирелгән темага эссе язды. Киләсе этапка узды. Конкурсантлар икенче турда 17 февральдә телевизион форматта очраштылар. Камилла олимпиаданың киләсе этабына уңышлы үтте. Конкурс дәвам итә.
Төп призга 48 дәгъвачы дүрт этаплы интеллектуаль уенда көч сынаштылар. Финалда төрки тарихның алты белгече очрашачак. Ахыр чиктә, өч катнашучы төп призга - КФУның Халыкара Мөнәсәбәтләр Институтының "Төрки халыклар тарихы" факультетына бушлай керү мөмкинлеге була. Камиллага һәм Муратова Л. М. белән Шаймухаметова Ф. М. уңышлар телибез. -
Рус теле буенча Республика олимпиадасы 20.02.2022
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Рус теле буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 10 нчы Б сыйныф укучысы Галиева Лилия призёр булды (җитәкчесе Ситдикова А.Ф) Молодец. Яңадан-яңа җиңүләр насыйп булсын.
-
Бездә кунакта Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары булды. 19.02.2022
Гимназиядә тарихи вакыйга. Бездә кунакта Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары булды. Мөхтәрәм кунакларны халкыбызның гореф-гадәтләре буенча Чәк-чәк белән каршы алдылар. "Туган тел" җырын бергәләп башкардылар. Кунакларыбызны гимназиябезнең бай эчтәлекле Тарих-этнографик һәм Р. Гайнуллин музейлары белән таныштырып үттеләр. Очрашу музейдан соң, сыйныфларда дәвам итте.Язучылар: Ркаил Зайдулла, Газинур Морат Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Хабир Ибрагим, Факиль Сафин, Лилия Гибадуллина, Ильсияр Иксанова, үзебезнең "Кама таңнары" язучылары, җырчылар:Азат Тимершаех, Рөстәм Маликов балалар белән бик теләп аралаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Балалар да, мөхтәрәм кунакларыбыз да бу очрашудан кәнагать булдылар. Рәхмәт Сезгә, кадерле язучыларыбыз, безгә онытылмаслык мизгелләр бүләк иткән өчен.
-
18.02.2022
Хөрмәтле әти-әниләр!
2022 нче елның 19 нче февраленнән булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре башлана. Дәресләр шимбә көнне сәг. 09.00 дән 11.00 кадәр үткәрелә.
Уважаемые родители!
Первое занятие по подготовке к школе состоится 19 февраля 2022 года с 9:00 до 11:00
(1 раз в неделю по субботам)
При себе иметь: вторую обувь, тетрадь в клетку, ручку, простой карандаш, цветные карандаши.
-
"Телефонның файдасы һәм зарары" 18.02.2022
Безнең гимназиядә психология атналыгы дәвам итә. Бүген, 6-7 нче сыйныфларның яшь социологлары белән психологлары "Телефонның файдасы һәм зарары" дип исемләнгән соцопрос үткәрделәр.
-
Профориентация буенча сыйныф сәгатьләре 17.02.2022
2 нче гимназиядә психология атналыгы бара. 15 нче февральдә Казан инновацион университеты психология факультетның 3 нче курс студентлары профориентация буенча сыйныф сәгатьләре үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучыларына булачак психологлар белән аралашу бик файдалы булды.
-
Бездә кунакта 16.02.2022
Бездә кунакта Г.Тукай исемендәге китапханәдән Мусина Гөлфия Шәмгун кызы һәм Шалафаева Гөлназ Хәмит кызы. Бакый Урманченың 125 еллык юбилее уңаеннан гимназия музеенда саклана торган бөек рәссамга кагылышлы экспонатлар белән таныштылар.