Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
"Татарстан Эрудиты-2022" 11.05.2022
11 майда Казан шәһәрендә "Татарстан Эрудиты-2022" XIV республика конкурсы узды. 6 б сыйныф укучысы Мөхәммәдшин Самат лаеклы катнашты һәм 2 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Молодец. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Акция "Бумажный батл" 09.05.2022
Республиканская акция "Эковесна2022" в номинации "Лучшая школа" МБОУ "Гимназия № 2" имени Баки Урманче НМР РТ ! Ежемесячный сбор макулатуры.
-
"Тукайга мәхәббәт илә..." 06.05.2022
6 нчы май көнне Казан шәһәрендә Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан lll Республика күләмендә оештырылган "Тукайга мәхәббәт илә..." конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Зиһаншина Самирә l урынга, (житәкчесе- Шәймөхәммәтова Ф. М.) Фазуллина Иллина, Солтанова Амира, Нургалиева Әдилә, Хикматуллина Миләүшә ll урынга лаек булдылар.(Җитәкчеләре- Зарипова Ә. Г). Котлыйбыз. Алга да таба уңышлар телибез.
-
"Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен.Шушы булыр иң зур буләгең" 04.05.2022
Тукай исемендәге шәһәр китапханәсендә бөек татар шагыйре Г Тукайның 136 еллыгына багышланган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен.Шушы булыр иң зур буләгең" дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә безнең гимназия укучылары да актив катнашты 8 В сыйныф укучысыЗиганшина Самира Iурын яулады (җитәкчесе Шәймөхәммәтова Ф.М. ) һәм 4 в сыйныф укучысы Шарифуллин Данир (җитәкчесе Мухаметьянова Ч.М) шулай ук 1 урын яулады. Молодцы. Котлыйбыз.
-
"Татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары" 27.04.2022
26 нчы апрель көнне 7 нче китапханә хезмәткәрләре: Резедә Масгутовна, Алсу Габдулазаловна туган тел һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Газизуловна белән берлектә "Татар халкының бәйрәмнәре һәм йолалары" исемле чара үткәрделәр. Чарада укучылар татар халкының гореф- гадәтләре, йолалары белән таныштылар, сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар.Чара укучылар өчен кызыклы, бай мәгълүматка ия булуы белән истә калды.
-
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2022
Бүген 26нчы апрель-бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бәйрәм уңаеннан укучылар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, сыйныф сәгате вакытында укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган викторина сорауларына җаваплар алдылар. Чара укучыларда шагыйрь шәхесенә, иҗатына ихтирам хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
-
"Армиягә алынучылар көне" 22.04.2022
22 апрель көнне Түбән Камада "Армиягә алынучылар көне" үтте. Чара "Za Россия" музыкаль-патриотик марафоны кысаларында уза. Әлеге чарада гимназия укытучылары да катнашты.
-
Туган тел-Ватан нигезе 20.04.2022
Туган тел декадасы кысаларында 20 нче апрель, ТИСБИ университеты оештырган, “ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү акциясе үткәрелде. “Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү акциясендә 80 нэн артык укучы катнашты һәм татарча диктант язды. Диктантны татар теле һәм әдәбияты укытучылары яздырды. Диктант татар телендә дөрес язуга кызыксынуны һәм әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыруга юнәлтелгән иде.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы бел 19.04.2022
4 сыйныф укучылары, 1 сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.
-
"Абака" уены 18.04.2022
“Абака” уенында быел 8 команда катнашты. Икенче дәрәҗә 1 диплом һәм өченче дәрәҗә 4 диплом яуладылар. Бу укучыларны әзерләгән укытучыларга һәм укучыларга зур рәхмәт. Киләчәктә зур уңышлар телибез.